Тацит, Публий Корнелий
(б. э. як. 56 — як. 120) Рим ораторы һәм дәүләт эшлеклесе. Борынгы Римның иң бөек тарихчысы дип санала.
Тацитның иң танылган хезмәтләре арасында — «Тарих» (б. э. як. 104—109) һәм «Анналлар» (б. э. як. 115—117). Анда Рим империясенең б. э. 14—96 елларындагы тарихы язылган. Моралист буларак, Тацит Рим идарәчеләренең ришвәтчелеген һәм деспотлыгын хөкем иткән. Ул, үзе мәсихче булмаса да, Неронның мәсихчеләргә карата мәрхәмәтсезлеген тасвирлаган. Мәсәлән, Нерон б. э. 64 елында Рим шәһәрендә булган янгында мәсихчеләрне нахакка гаепләгән.
Тацит язуларында Изге Язмаларда искә алынган кешеләр еш очрый. Алар арасында Суриянең Рим идарәчесе Квирини, Яһүдия прокураторы Феликәс, шулай ук Мәсихне кайсар Тиберий идарәсе вакытында үлемгә хөкем иткән Понти Пилат. Шулай итеп, Тацит язулары Изге Язмаларның хаклыгын раслый (Мт 27:2; Лк 2:1, 2; 3:1; Рс 23:24, 26).