Септуагинта
Еврей Язмаларының грек теленә иң борынгы тәрҗемәсе. Грек телендә сөйләшкән яһүдләр өчен ясалган булган. Тәрҗемә итү эше б. э. к. III гасырда Мисырда башланган һәм киләсе гасырда тәмамланган булган.
Аны якынча 70 яһүд галиме ясаган дип санала. Латин телендә «Септуагинта» дигән сүз «70» санын аңлата. Гадәттә бу тәрҗемәне LXX (рим нумерациясе буенча 70) дип атыйлар. Септуагинтаның беренче кулъязмаларында Аллаһы исемен белдерер өчен грек символлары я дүрт еврей хәрефе — тетраграмматон (татарча ЙҺВҺ) кулланыла. Еврей каноны тәрҗемә ителгәч, Септуагинтага апокрифик язмалар өстәлгән булган. Мәсихче Грек Язмаларын язучылар апокрифик язмаларны кулланган я аннан өземтәләр китергән икәнен бер нәрсә дә күрсәтми. Ләкин алар еш кына Септуагинтаның канон китапларыннан өземтәләр китергән. Өстәвенә, I гасырда кайбер мәсихчеләрнең рухландырылган язмаларны аера белү могҗизалы сәләте булган (1Кр 12:4, 10).
Септуагинта — Еврей Язмаларының текстын өйрәнер һәм аңлар өчен бик мөһим корал. Ул аңлаешсыз еврей һәм арамей сүзләренең мәгънәсен аңларга булыша.