Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Талмуд

Талмуд

Яһүдләрнең дини һәм башка сорауларга кагылышлы телдән әйтелгән кануннар җыентыгы. Ул ике өлештән: кануннар кодексы Мишнадан һәм шул кануннарга аңлатмалар җыентыгы Гемарадан тора.

Ике Талмуд бар: Палестина Талмуды (б. э. як. 400) һәм Бабыл Талмуды (б. э. як. 600). Бабыл Талмуды киңрәк һәм раввиннар канунының баганасы дип санала. Яһүдләр аны Еврей Язмаларына өстәмә дип саный, чөнки анда тормышның һәр нечкәлегенә кагылышлы кагыйдәләр бар. Урта гасырларда күп яһүдләр аны Изге Язмалардан да ныграк хөрмәт итә башлаган.

Талмудта яһүдләрнең борынгы йолаларына кагылышлы кызыклы мәгълүмат һәм Изге Язмаларга аңлатмалар булса да, ул кешеләрне Аллаһының гаделлеге һәм мәхәббәте турында түгел, ә кагыйдәләр турында уйларга өйрәтә (Мт 23:23, 24; Лк 11:42). Талмуд шуны ачыклый: яһүдләрнең фикер йөртү рәвешенә хорафатлар һәм грек фәлсәфәсе, шул исәптән үлемсез җанга ышану, тәэсир иткән. (Мт 15:2 гә аңлатманы кара.)