Тетраграмматон
Сүзгә-сүз «дүрт хәреф» дигәнне аңлаткан сүз. Ул те́тра (мәгънәсе «дүрт») һәм гра́мма (мәгънәсе «хәреф») дигән грек сүзләреннән барлыкка килгән. Ул уңнан сулга язылган дүрт еврей тартык хәрефеннән יהוה тора һәм Аллаһының шәхси исемен күрсәтә.
Тетраграмматон Еврей Язмаларында якынча 7 000 тапкыр очрый. Аны татар теленә ЙҺВҺ дип транслитерацияләп була. Борынгы еврей телендә язылган барлык сүзләр кебек, тетраграмматон да сузык хәрефләрсез булган. Ләкин укыганда, борынгы вакытта яшәгән яһүдләр тиешле сузык авазларны кушып әйткән. Әмма бүген без нинди сузык хәрефләрнең кулланылганын белмибез. Татар телендә Аллаһы исеме Йәһвә рәвешендә языла һәм Изге Язмалардан тыш башка басмаларда да очрый. Кайбер галимнәр бу исемне «Яхве» дип язсалар да, аның Йәһвә рәвешендәге язылышы киңрәк кулланыла.
Күп кенә галимнәр уйлавынча, Аллаһы исеме «булырга» дигәнне аңлаткан еврей фигыленнән барлыкка килгән һәм шул фигыльнең йөкләтү юнәлешен чагылдырырга мөмкин. Аллаһы исеменең төгәл мәгънәсен әйтеп булмый. Ләкин аның «Ул булдырта» дигән мәгънәсе урынлы. Ул Йәһвәнең бөтен нәрсәне Барлыкка Китерүче һәм үзенең ниятен Үтәүче буларак роленә яхшы туры килә. Аллаһы Галәмне һәм акылга ия затларны барлыкка китереп кенә калмаган, ә вакыйгалар барышында үз ихтыярын һәм ниятен үтәвен дәвам итә. (Аллаһы исеменең мәгънәсе турында күбрәк белер өчен, А4 кушымт., «Еврей Язмаларында Аллаһы исеме» кара.)