Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Унциал

Унциал

Зур, түгәрәк баш хәрефләрдән торган язу стиле. Унциал шрифтында гадәттә сүзләр аерымланмаган һәм тыныш билгеләре булмаган. Бу төшенчә шулай ук шул стильдә язылган кулъязмага да кулланылырга мөмкин. Бу язу стилен б. э. IV—IX гасырларында Изге Язмаларның грек кулъязмаларын ясаган күчереп язучылар киң кулланган булган.

Иң мөһим унциал кулъязмалар пергаментта язылган, һәм алар арасында мондый кулъязмалар бар: Синай кодексы, Александрия кодексы, Ватикан кодексы, Ефрем кодексы һәм Беза кодексы. Борынгы булулары һәм сыйфатлары аркасында грек унциал кулъязмалары Септуагинта һәм Мәсихче Грек Язмаларының төп нөсхәдәге текстлары нинди булганын билгеләр өчен иң кыйммәтле нигез дип санала.