Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хорт, Фентон

Хорт, Фентон

(1828—1892) Изге Язмалар белгече һәм теолог. Дублинда (Ирландия) туган һәм Кембридж университетында (Англия) укыган. Соңрак Хорт Кембриджта профессор булып киткән һәм үлеменә кадәр шунда эшләгән. Ул шулай ук англикан чиркәвенең бер хезмәтчесе булган.

Хорт үз хезмәттәше Б. Ф. Весткотт белән «Яңа Гаһед грек телендә» дип аталган фәнни басма әзерләгән. Мәсихче Грек Язмаларының әлеге грек тексты 1881 елда дөнья күргән. «Яңа дөнья тәрҗемәсе» һәм 2013 елгы яңадан карап чыгылган чыгарылыш әзерләнгәндә, шушы фәнни басма кулланылган.