Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Филон

Филон

(б. э. к. як. 20—10 — б. э. як. 50) Яһүд язучысы һәм фәлсәфәчесе. Александриядә (Мисыр) яшәгән. Аны еш кына Александрияле Филон дип атыйлар, ләкин еврей булганга, ул шулай ук Филон Яһүд буларак билгеле.

Ул вакытта Мисырда яшәүче башка күп яһүдләр кебек, Филон грек телендә сөйләшкән. Изге Язмаларны тикшерер өчен, ул башлыча Еврей Язмаларының грек Септуагинтасын кулланган. Филон Мәсихче Грек Язмаларында очраган кайбер грек сүзләрен кулланган. Бу Изге Язмаларны тикшерүчеләргә аларның мәгънәсен аңларга булыша. (Мт 19:28 гә аңлатманы кара.)

Филон яһүд динен бердәнбер хак дин дип санаган. Башка халык кешеләрен Аллаһыга китерер өчен, ул яһүд динен аларга яраклаштырган. Ләкин ул Изге Язмаларны грек фәлсәфәсе белән, мәсәлән Платон өйрәтүләре белән буташтырган. Филон Аллаһының барлыгына дәлилләр китергән, әмма шул ук вакыт, Аллаһының «үз сыйфатлары юк» һәм аны «белеп булмый», шуңа күрә аның шәхси исеме дә була алмый дип өйрәткән.

Филон язуларының тәэсире аркасында күп христиан диннәре Изге Язмаларга нигезләнмәгән үлемсез җан турындагы тәгълиматны үзләштергән. Өстәвенә, Филонның «Сүз» турындагы өйрәтүләре Троица тәгълиматының таралуына өлеш керткән.