Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Иосиф Флавий

Иосиф Флавий

(б. э. як. 37 — як. 100) Яһүдләрнең тарихчысы; ул руханилар нәселеннән булган. Иосиф фарисей булып киткән, һәм соңрак яһүдләр Римга каршы фетнә күтәргәндә Югары киңәшмә аны гаскәр башлыгы итеп билгеләгән булган. Башта аның исеме Иосиф бен Маттиас (Йосеф бен Маттитйаху) булган.

Яһүдләрнең фетнәсе вакытында Иосиф һәм аның кешеләре б. э. 67 елында Гәлиләядә җиңелгән булган. Иосиф римлыларның ул вакыттагы гаскәр башлыгы Веспасианга әсирлеккә бирелгән, һәм тегесе аны азат иткән. Ул вакытка хас булганча, Иосиф Веспасианның нәселдән килгән исемен, Флавий исемен кабул иткән. Иосиф Римның көч ягыннан өстен булганын инде таныган булган һәм хәтта римлылар белән Иерусалимда камалышта булган фетнәчеләр арасында арадашчы булырга тырышкан. Веспасианның улы Тит б. э. 70 елында шәһәрне басып алгач, Иосиф Тит белән Римга киткән һәм анда язу эше белән шөгыльләнә башлаган. Аның хезмәтләре арасында «Яһүдләр сугышы», «Яһүди борынгылыклар», «Апионга каршы» һәм аның «Тормыш» дип аталган тәрҗемәи хәле.

Иосиф ышанычлы тарихчы булып санала, ләкин ул да хаталар ясаган. Аның хезмәтләре яһүдләрнең тарихындагы җитди бушлыкларны тутыра һәм алардагы тарихи мәгълүмат Изге Язмалардагы кайбер өлешләрне тулырак аңларга ярдәм итә. Изге Язмалардан тыш аның язмалары беренче гасырдагы Иерусалим һәм аның гыйбадәтханәсе турында тарихи мәгълүматның төп чыганагы булып тора. Аның хезмәтләрендә шулай ук Гайсә, аның энесе Ягъкуб һәм Чумдыручы Яхъя искә алына. Өстәвенә, Иосифның үз күзләре белән күргән Иерусалим белән аның гыйбадәтханәсенең җимерелүе турындагы шаһитлеге Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекнең үтәлүенә ачыклык кертә (Дн 9:24—27; Лк 19:41—44; 21:20—24).