Эфес
Кече Асиянең көнбатыш ярында урнашкан борынгы шәһәр (бүгенге Төркия). Ул Рим провинциясе Асиянең башкаласы булган. Бу шәһәр Рим империясендә иң зур шәһәрләрнең берсе булган (Асия к.).
Эфес, яхшы урында урнашканга, бай булып киткән. Аның янында мөһим диңгез юллары узган; алар Урта диңгез ярларындагы шәһәрләрне бәйләгән. Шулай ук бу шәһәр төп сәүдә юллары кисешкән урында урнашкан булган. Шушы юлларның берсе Эфесне көнчыгыш җирләре белән берләштергән һәм Һиндстанга кадәр сузылган булган. Өстәвенә, анда күп кеше агылган; бу да шәһәргә зур табыш китергән. Шулай ук кешеләр Артемида гыйбадәтханәсендә үз акчаларын саклаган; ул үзенә күрә банк булып хезмәт иткән. Бу гыйбадәтханә борынгы дөньядагы җиде могҗизаның берсе дип саналган. Шәһәрдә шулай ук төрле илаһларга багышланган башка гыйбадәтханәләр һәм һәйкәлләр булган. Бу илаһларга Грециядә, Римда, Мисырда һәм Анатолиядә (Кече Асия) табынганнар. Эфес Кече Асиядәге иң зур театрга, шулай ук атлетлар ярышлары һәм гладиатор көрәшләре үткәрелгән зур стадионга ия булган. Шәһәрдә хөкүмәт агорасы — шәһәрнең сәяси һәм дини тормышында мөһим роль уйнаган мәйдан, шулай ук сәүдә агорасы — базар мәйданы булган (Ә13 кушымт. һәм Медиаматериал, «Эфестәге театр һәм аның әйләнә тирәсе» к.).
Рәсүл Паул Эфескә берничә тапкыр килгән булган. Беренче мәртәбә ул анда үзенең икенче вәгазь сәяхәте барышында, Көринттән Иерусалимга барганда, кыска вакытка тукталган. Шул очракта ул Эфестә, вәгазь эшен дәвам итәр өчен, Әкил белән Прискилләне калдырган. Нәкъ Эфестә бу пар, Аполлосны очратып, аны өйрәткән булган (Рс 18:18—26). Үзенең өченче вәгазь сәяхәте вакытында Паул анда озаграк кала алган (Рс 19:1, 8—10; 20:31). Б. э. 61 елыннан соң, Эфес җыелышында берникадәр вакыт Тимути хезмәт иткән (1Тм 1:3). Күп еллар үткәч, терелтелгән Гайсә Мәсих бу җыелышка рәсүл Яхъя аша хәбәр җибәргән булган (Ач 2:1—7).