Яһүд (II)
Ун кабиләдән торган Исраил патшалыгы юк ителгәннән соң шулай атала башлаган Яһүд кабиләсе кешесе (2Пат 16:6). Бабыл әсирлегеннән соң бу сүз Исраилгә кайткан төрле кабилә кешеләренә карата кулланыла башлаган (Ез 4:12). Соңрак бу сүзне исраиллеләрне мәҗүси халыклардан аерыр өчен кулланганнар (Әс 3:6). Мәсихче җыелышта кешенең кайсы милләттән булуы мөһим түгел икәнлеген күрсәткәндә рәсүл Паул бу сүзне шулай ук күчмә мәгънәдә кулланган (Рм 2:28, 29; Гл 3:28).