Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Һируд (Ирод)

Һируд (Ирод)

Рим тарафыннан яһүдләр өстеннән куелган идарәчеләр династиясе исеме. Беренчесе Бөек Һируд булган. Ул Иерусалимда гыйбадәтханә торгызуы һәм Гайсәне һәлак итәр өчен кечкенә балаларны үтерергә боерык чыгаруы белән билгеле булган (Мт 2:16; Лк 1:5). Бөек Һирудның уллары Һируд Архелай һәм Һируд Антипа аталары идарә иткән җирнең кайбер өлкәләре өстеннән билгеләнгән булган (Мт 2:22). Антипа тетрарх булган, халыкта патша дип аталган. Ул Гайсә Мәсихнең өч ярым еллык хезмәте дәвамында идарә иткән, һәм идарәсе Рәсүлләр 12 нче бүлектә сурәтләнгән вакыйгаларга кадәр дәвам иткән (Мк 6:14—17; Лк 3:1, 19, 20; 13:31, 32; 23:6—15; Рс 4:27; 13:1). Аннары Һируд Әгрип I — Бөек Һирудның оныгы — бераз идарә иткәннән соң, Аллаһы фәрештәсе аны җәзалап үтергән (Рс 12:1—6, 18—23). Шуннан соң аның улы Һируд Әгрип II идарәче булып киткән һәм яһүдләр Римга каршы фетнә күтәргәнчегә кадәр идарә иткән (Рс 23:35; 25:13, 22—27; 26:1, 2, 19—32).