Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК

Аллаһыга дога аша якынлаш

Аллаһыга дога аша якынлаш
  • Ни өчен Аллаһыга дога кылырга кирәк?

  • Аллаһы догабызны ишетсен өчен, нәрсә эшләргә?

  • Аллаһы догага ничек җавап бирә?

«Күкне, җирне тудырган» Йәһвә догаларыбызны тыңларга әзер

1, 2. Ни өчен без дога кылуны зур хөрмәт дип санарга тиеш, һәм ни өчен Изге Язмаларда дога турында әйтелгәнне белү мөһим?

 ҖИР, чиксез Галәм белән чагыштырганда, кечкенә ком бөртеге шикелле. Ә җирдәге бар халыклар «күкне, җирне тудырган» Йәһвә өчен «чиләктән тамган бер тамчы су» кебек кенә (Мәдхия 113:23; Ишагыйя 40:15). Шулай да Изге Язмаларда: «Инәлеп дәшүчеләренә, чынлык белән ялварып чакыручыларның барсына да Ходай якын. Ул Үзеннән куркучыларның теләкләрен тормышка ашырыр, ачы тавышларын ишетеп, аларны коткарыр»,— диелә (Мәдхия 144:18, 19). Бу сүзләр турында уйлап кына кара! Чиксез кодрәтле Барлыкка Китерүче безгә якын, һәм без аңа «чынлык белән ялварсак», ул безне тыңлый. Аллаһыга дога аша мөрәҗәгать итү — безнең өчен зур хөрмәт!

2 Йәһвә догабызны тыңласын өчен, без аңа аның таләпләренә туры китереп мөрәҗәгать итәргә тиеш. Дөрес дога кылыр өчен Изге Язмаларда дога турында әйтелгәнне белергә кирәк. Бу бик мөһим, чөнки дога Йәһвәгә якынлашырга ярдәм итә.

НИ ӨЧЕН ЙӘҺВӘГӘ ДОГА КЫЛЫРГА КИРӘК?

3. Ни өчен Йәһвәгә дога кылырга кирәк? Моның өчен мөһим сәбәпләрнең берсен әйтеп бир.

3 Йәһвә үзе безне үзенә дога кылырга чакыра, һәм бу — дога кылыр өчен мөһим сәбәпләрнең берсе. Аның Сүзендә болай дип әйтелә: «Һичнәрсә турында борчылмагыз, әмма теләсә нинди хәлдә рәхмәт укып, дога кылыгыз һәм ялварыгыз, Аллаһыга үз үтенечләрегезне җиткерегез, һәм һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы йөрәгегезне һәм аңыгызны Мәсих Гайсә аша саклаячак» (Филипиялеләргә 4:6, 7). Галәмнең Югары Хакиме безгә шундый зур бүләк биргән. Әлбәттә, безнең бу бүләкне кадерлисебез килә!

4. Йәһвәгә өзлексез дога кылып тору аның белән дуслыгыбызны ничек ныгыта?

4 Дога кылыр өчен тагын бер сәбәп бар. Дога Йәһвә белән дуслыгыбызны ныгыта. Син дустыңнан берәр нәрсә кирәк булганда гына аңа мөрәҗәгать итә торган булсаң, бу чын дуслык булмас. Чын дуслар бергә вакыт үткәрергә ярата. Үз фикерләрен, кайгыруларын һәм хисләрен бер-берсенә сөйләгәндә, аларның дуслыгы тагын да ныгый. Йәһвә Аллаһы белән дуслыгыбыз турында шуны ук әйтеп була. Шушы брошюралар ярдәмендә син Изге Язмалардан Йәһвә турында, аның сыйфатлары һәм ниятләре турында күп белем алдың. Аллаһы синең өчен чын шәхес булып китте. Дога безгә иң яшерен фикерләребезне һәм хисләребезне күктәге Атабызга сөйләргә мөмкинлек бирә һәм аңа якынлашырга булыша (Ягъкуб 4:8).

МӨҺИМ ТАЛӘПЛӘР

5. Йәһвә кайбер догаларны тыңламый икәнен нәрсә күрсәтә?

5 Йәһвә һәр доганы тыңлыймы? Моны белер өчен, Аллаһының сүзләренә игътибар итик. Ишагыйя пәйгамбәр яшәгән көннәрдәге тыңламаучан исраиллеләргә Аллаһы болай дигән: «Сез күп тапкыр дога кылсагыз да, мин тыңламыйм. Сезнең кулларыгыз канга баткан» (Ишагыйя 1:15). Шулай итеп кайбер, эшләребез аркасында Аллаһы догаларыбызны тыңламаска мөмкин. Аллаһы догаларыбызны ишетсен өчен, безгә кайбер төп таләпләрне үтәргә кирәк.

6. Аллаһы догаларыбызны тыңласын өчен, нинди мөһим таләп бар, һәм аны үтәр өчен нәрсә эшләргә?

6 Мөһим таләпләрнең берсе — иман (Марк 11:24). Рәсүл Паул болай дип язган: «Иман итмичә Аллаһы хуплавын алып булмый, чөнки аңа якынлашучы һәркем аның барлыгына һәм аның үзен ихластан эзләүчеләргә әҗерләрен бирүенә ышанырга тиеш» (Еврейләргә 11:6). Аллаһының барлыгына ышану, ул догаларны ишетә һәм аларга җавап бирә икәнен белү — чын иман түгел әле. Иман эшләр аша күрсәтелә. Һәр көнебез иманыбыз барлыгын күрсәтеп торсын (Ягъкуб 2:26).

7. а) Ни өчен Йәһвәгә дога кылганда, аңа хөрмәт күрсәтергә кирәк? б) Аллаһыга дога кылганда, басынкы һәм эчкерсез булу ничек күрсәтелә?

7 Дога кылганда, без басынкы һәм эчкерсез булырга тиеш. Бу Йәһвә таләбе. Аллаһы белән сөйләшкәндә басынкы булыр өчен сәбәпләр күп. Мәсәлән, президентка мөрәҗәгать иткәндә, кешеләр, гадәттә, аңа хөрмәт күрсәтеп һәм аның дәрәҗәсен танып сөйләшәләр. Йәһвәгә дога кылганда моны тагы да зуррак хөрмәт белән башкарырга кирәк! (Мәдхия 137:6). Ул бит Чиксез кодрәтле Аллаһы (Яратылыш 17:1). Дога кылганда, аның алдындагы үз дәрәҗәбезне басынкылык белән танырга кирәк. Мондый басынкылык безне ятлаган догалар һәм кат-кат бер үк сүзләр әйтеп түгел, ә чын күңелдән, эчкерсез дога кылырга дәртләндерәчәк (Маттай 6:7, 8).

8. Догадагы сүзләребезгә туры китереп эш итү нәрсә аңлата?

8 Аллаһы безне тыңласын өчен, тагын бер таләпне үтәргә кирәк: догада әйтелгәнгә туры китереп эшләргә кирәк. Йәһвә без шулай эшләр өчен бар көчебезне куярбыз дип өметләнә. Мәсәлән, Аллаһыдан: «Безгә бүген көнлек икмәгебезне бир»,— дип сорасак, безгә эшләгән урыныбызда тырышып эшләргә һәм намуслы булырга кирәк (Маттай 6:11; 2 Тисалуникәлеләргә 3:10). Аллаһыдан берәр йомшак ягыбызны төзәтергә булышсын дип сорасак, үзебезне вәсвәсәгә кертүче хәлләрдән сакларга кирәк (Көләсәйлеләргә 3:5). Аллаһыга дөрес дога кылыр өчен, тагын нәрсә белергә кирәк?

ДОГА ТУРЫНДАГЫ КАЙБЕР СОРАУЛАРГА ҖАВАП

9. Без кемгә һәм кем аша дога кылырга тиеш?

9 Без кемгә дога кылырга тиеш? Гайсә үз шәкертләрен «Күкләрдәге Атабызга» дога кылырга өйрәткән (Маттай 6:9). Шуңа күрә без Йәһвә Аллаһыга гына дога кылырга тиеш. Әмма Йәһвә шулай ук үзенең бердәнбер Улының, Гайсә Мәсихнең дәрәҗәсен танырбыз дип көтә. Бишенче бүлектән белгәнебезчә, Гайсә җиргә безне гөнаһ белән үлемнән йолып алыр өчен килгән (Яхъя 3:16; Римлыларга 5:12). Ул Иң баш рухани һәм Хаким итеп билгеләнгән (Яхъя 5:22; Еврейләргә 6:20). Шуңа күрә Аллаһы Сүзендә догабызны Гайсә аша кылырга кирәк дип әйтелә. Ул үзе турында: «Мин — юл, хакыйкать һәм тормыш. Атам янына, минем аша үтмичә, беркем дә килми»,— дигән (Яхъя 14:6). Аллаһы догабызны ишетсен өчен, без аны Гайсә Мәсих аша Йәһвәгә генә әйтергә тиеш.

10. Ни өчен дога кылганда, моны утырып, басып яки башкача башкарып була?

10 Дога кылганда, үзеңне ничек тотарга? Бу яктан Йәһвәнең аерым таләпләре юк. Изге Язмаларда кешеләр утырып, басып, баш иеп яки тезләнеп дога кылган дип әйтелә (1 Елъязма 17:16; Нихами 8:6; Данил 6:10; Марк 11:25). Дога кылганда үзеңне ничек тоту түгел, ә йөрәгеңнең дөрес торышы мөһим. Берәр эш башкарганда яки көтелмәгән хәлгә эләккәндә — кайда гына булсак та, эчтән дога кылып була. Башкалар моны күрмәсә дә, Йәһвә андый доганы ишетә (Нихами 2:1—6).

11. Догада үзебезгә кагылышлы нәрсәләр турында әйтә алабыз?

11 Нәрсә турында дога кылып була? «Аның ихтыяры буенча нәрсәне генә сорасак та, ул безне ишетә»,— дип әйтелә Инҗилдә (1 Яхъя 5:14). Димәк, Аллаһы ихтыярына туры килгән һәрнәрсә турында дога кылып була. Үзебезне борчыган нәрсәләр турында дога кылып буламы? Бу Аллаһы ихтыяры буенчамы? Әлбәттә! Йәһвәгә дога кылу якын дустың белән сөйләшүгә охшаш. Без Аллаһыга «күңелләребезне бушатып», аның белән, бернәрсәне дә яшермичә, сөйләшә алабыз (Мәдхия 61:9). Безгә һәрвакыт аның изге рухын сорарга кирәк, чөнки бу рух безгә дөрес булганны эшләргә булышачак (Лүк 11:13). Без шулай ук акыллы карарлар кабул итәр өчен һәм авырлыклар белән көрәшер өчен, аңардан җитәкчелек сорый алабыз (Ягъкуб 1:5). Гөнаһ кылган кеше Мәсих корбаны нигезендә Аллаһыдан кичерү турында сорарга тиеш (Эфеслеләргә 1:3, 7). Дога кылганда үзебез өчен генә түгел, ә шулай ук башкалар — туганнар һәм имандашлар өчен дә сорыйк (Рәсүлләр 12:5; Көләсәйлеләргә 4:12).

12. Догабызда иң беренче урында нәрсә торырга тиеш?

12 Йәһвә Аллаһы белән бәйле булган бар нәрсә догаларыбызда беренче урында торсын. Аңа бар игелеге өчен чын күңелдән рәхмәтләр һәм мактау сүзләре әйтер өчен сәбәпләр исәпсез күп (1 Елъязма 29:10—13). Маттай 6:9—13 тә Гайсәнең үрнәк итеп бирелгән догасы язылган. Анда ул Аллаһы исеменең изге дип танылуы турында дога кылырга өйрәткән. Чираттагы үтенеч — Аллаһы Патшалыгының килүе һәм аның ихтыяры күктәге кебек, җирдә дә үтәлүе турында үтенеч. Бу мөһим якларны искә алганнан соң гына, Гайсә шәхси үтенечләргә күчкән. Без дә шул догадагы тәртип буенча дога кылсак, уйларыбыз үзебез турында гына түгел икәнен күрсәтербез.

13. Изге Язмаларда Аллаһы хуплаган доганың озынлыгы турында нәрсә әйтелә?

13 Догабыз никадәр озын булырга тиеш? Син үзең генә дога кылганда яки кешеләр алдында, әйтелгән догалар никадәр озын булырга тиеш? Моның турында Изге Язмаларда бернәрсә әйтелми. Ашар алдыннан әйтелгән догабыз кыска булса, Йәһвәгә күңелебездә булганны әйтеп биргәндә, ул озын булыр (1 Патшалык 1:12, 15). Ләкин, башкалар күрсен дип, озын догалар кылган һәм үз-үзләре белән канәгать булган кешеләрне Гайсә хөкем иткән (Лүк 20:46, 47). Мондый догалар Йәһвә өчен буш. Аның өчен чын күңелдән әйтелгән дога мөһим. Шулай итеп, доганың озынлыгы төрле вакытта һәм шартларга карап төрлечә булырга мөмкин.

Кайда гына булсаң да, Аллаһы сине ишетә

14. Изге Язмалардагы өзлексез «дога кылыгыз» дигән сүзләр нәрсә аңлата һәм ничек юата?

14 Ничә тапкыр дога кылырга? Изге Язмаларда «өзлексез дога кылыгыз» дип әйтелә (Маттай 26:41; Римлыларга 12:12; 1 Тисалуникәлеләргә 5:17). Әлбәттә, бу сүзләр без Йәһвәгә көне-төне дога кылып торырга тиеш дигәнне аңлатмый, юк. Изге Язмаларда мөмкин кадәр ешрак дога кылыгыз диелә. Догада Йәһвәгә игелеге өчен кат-кат рәхмәт әйтегез һәм аңардан җитәкчелек белән таяныч сорагыз. Йәһвә үзе белән сөйләшү вакытының озынлыгына да һәм догаларның санына да бернинди чикләр салмый. Әлбәттә, бу безне юата! Дога — бүләк ул, һәм аны кадерләсәк, күктәге Атабыз белән сөйләшергә һәрвакыт мөмкинлек табарбыз.

15. Үзебез генә яки берәрсе кешеләр алдында, мәсәлән җыелышта, дога кылганда, ни өчен безгә дога азагында «амин» дип әйтергә кирәк?

15 Ни өчен дога азагында «амин» дип әйтергә кирәк? «Амин» дигән сүз «дөрес» яки «шулай булсын» дигән мәгънә йөртә. Изге Язмалар язылган чорда яшәгән кешеләр үз догаларын «амин» дигән сүз белән тәмамлаган (1 Елъязма 16:36; Мәдхия 40:14). Догабызның азагында «амин» дип әйтеп, без сүзләребезнең чын күңелдән әйтелгәнен күрсәтәбез. Ә берәрсе кешеләр алдында дога кылганда, без «амин» дигән сүзне эчтән генә яки кычкырып әйтеп, аның сүзләре белән риза булганыбызны күрсәтәбез (1 Көринтлеләргә 14:16).

АЛЛАҺЫ ДОГАГА НИЧЕК ҖАВАП БИРӘ?

16. Дога кылганда, без нәрсәгә ышанырга тиеш?

16 Йәһвә догаларга җавап бирәме? Һичшиксез! «Доганы ишетүче» Аллаһы миллионлаган кешеләрнең эчкерсез догаларына җавап бирә (Мәдхия 64:3). Ул моны төрлечә башкара.

17. Ни өчен без Йәһвә догага җавапны, үз фәрештәләрен һәм җирдәге хезмәтчеләрен кулланып, бирә дип әйтә алабыз?

17 Йәһвә догага җавапны үз фәрештәләре һәм җирдәге хезмәтчеләре аша бирә (Еврейләргә 1:13, 14). Күп кешеләр, Аллаһыдан Изге Язмаларны аңларга ярдәм итсен дип сорагач, тиздән Йәһвәнең хезмәтчеләре белән очрашкан. Моңа охшаш күп очрак китереп була, һәм бу Патшалык турындагы вәгазь фәрештәләрнең җитәкчелегендә башкарылганын күрсәтә (Ачылыш 14:6). Догабызга җавап итеп, Йәһвә берәр имандашыбызны безгә ярдәмгә килергә дәртләндерергә мөмкин (Гыйбрәтле сүзләр 12:25; Ягъкуб 2:16).

Йәһвә, догаңа җавап итеп, сиңа ярдәмгә килергә имандашыңны дәртләндерер

18. Йәһвә үзенең изге рухын һәм үз Сүзен догага җавап бирер өчен ничек куллана?

18 Йәһвә, догага җавап бирер өчен, шулай ук үзенең изге рухын һәм үзенең Сүзен, Изге Язмаларны куллана. Сынауларда ныклык сорап әйтелгән догабызга җавап итеп, ул безгә тиешле җитәкчелек һәм изге рухы аша көч бирә (2 Көринтлеләргә 4:7). Догабызга җавапны еш кына Изге Язмалардан алабыз. Андагы принциплар акыллы карарлар кабул итәргә булыша. Кирәкле өземтәләрне без Изге Язмаларны шәхси өйрәнгәндә яки башка мәсихче басмаларны укыганда таба алабыз. Аллаһы Сүзеннән кирәкле киңәшне мәсихчеләр очрашуында яки, җыелышның кайгыртучан өлкәне белән сөйләшкәндә, ишетеп була (Гәләтиялеләргә 6:1).

19. Догаларыбыз җавапсыз кала кебек күренгәндә, нәрсәне истә тотарга кирәк?

19 Кайвакыт Йәһвә догабызга җавабын һаман бирми кебек тоела, әмма бу Аллаһы аңа җавап бирә алмый дигәнне аңлатмый. Шуны исеңдә тот: Йәһвә җавап бирү юлын һәм вакытын үзе сайлый. Ул безгә нәрсә кирәк һәм ничек ярдәм итәргә икәнен бездән яхшырак белә. Ул безгә сорарга, эзләргә һәм шакырга мөмкинлек бирә (Лүк 11:5—10). Шулай эшләп, без догада әйтелгәннәр безнең өчен мөһим икәнен һәм иманыбыз эчкерсез икәнен күрсәтәбез. Йәһвәдән бер төрле җавап көтсәк тә, ул кайвакыт башка төрле җавап бирә. Мәсәлән, берәр сынау вакытында ул аны алып куеп түгел, ә аны кичерер өчен безне ныгытып җавап бирер (Филипиялеләргә 4:13).

20. Ни өчен үзебезгә бирелгән бүләкне — доганы кадерләргә кирәк?

20 Чиксез Галәмне Барлыкка Китерүче үзен ялварып чакыручыларга якын. Без моның өчен аңа шундый рәхмәтле! (Мәдхия 144:18). Әйдәгез, үзебезгә бирелгән бүләкне — доганы һәрвакыт кадерлик. Бу безгә Йәһвәгә тагын да якынрак булырга ярдәм итәчәк.