Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНБИШЕНЧЕ БҮЛЕК

Аллаһы хуплаган дин

Аллаһы хуплаган дин
  • Аллаһы бар диннәрне дә хуплыймы?

  • Хак динне ничек табарга?

  • Безнең көннәрдә хак Аллаһыга кем хезмәт итә?

1. Тоткан динебез Аллаһыга яраклы булса, нинди фатихалар алырбыз?

 ЙӘҺВӘ АЛЛАҺЫ безне бик нык ярата һәм безгә бәхетле тормыш тели, шуңа күрә үз җитәкчелеген бирә. Аллаһыга дөрес гыйбадәт кылсак, без бәхетле булырбыз һәм тормышыбызда туып торган күп проблемалардан кача алырбыз. Аллаһы безгә шулай ук үз фатихасын һәм ярдәмен биреп торачак (Ишагыйя 48:17). Ләкин безнең көннәрдә йөзләгән дин бар, һәм һәрбер дин Аллаһы турында дөрес өйрәтә дип саный. Шулай да Аллаһы һәм аның таләпләре турында әйткәндә, диннәрнең өйрәтүләре бер-берсеннән бик нык аерылып тора.

2. Йәһвәнең кайсы динне хак дип санаганын без ничек белә алабыз, һәм нинди мисал моны аңларга ярдәм итә?

2 Нинди динне Йәһвә хак дип саный? Моны белер өчен, барлык диннәрне дә тикшерәсе һәм аларны бер-берсе белән чагыштырып торасы юк. Сиңа Изге Язмаларның хак тәгълиматларын һәм анда хак дин турында нәрсә әйтелгәнен белергә кирәк. Бер мисал карап чыгыйк. Күп илләрдә ялган акча җитди проблемаларга китерә. Сиңа ялган акчаны табарга кушсалар, син нәрсә эшләр идең? Ялган акчаның бар төрләрен дә тикшереп торыр идеңме? Юктыр. Вакытыңны чын акча нинди икәнен белер өчен куллансаң, яхшырак булыр. Чын акча нинди икәнен белгәч, син ялганын инде таный алырсың. Нәкъ шулай ук, Аллаһы нинди динне хак дип саный икәнен белгәч, без ялган динне таный алырбыз.

3. Гайсә сүзләре буенча, Аллаһы хуплавын алырга теләсәк, без нәрсә эшләргә тиеш?

3 Йәһвәгә гыйбадәт кылуыбыз аңа яраклы булырга тиеш. Бу бик мөһим. Күп кешеләр бар диннәр дә Аллаһыга яраклы дип уйлый, әмма Изге Язмаларда алай дип әйтелми. Үзеңне мәсихче дип санау гына да әз. «Күкләр Патшалыгына миңа: „Хуҗам, Хуҗам“,— дип әйтүче һәркем түгел, ә күктәге Атамның ихтыярын үтәүче генә керәчәк»,— дип әйткән Гайсә. Шуңа күрә, Аллаһы хуплавын алыр өчен, безгә аның таләпләрен белеп, аларны үтәп яшәргә кирәк. Аллаһы ихтыярын үтәмәүчеләрне Гайсә «явызлык кылучылар» дип атаган (Маттай 7:21—23). Ялган акчаның чын кыйммәте булмаган кебек, ялган диннең дә чын кыйммәте юк. Ялган дин тоту хәтта куркыныч та.

4. Гайсә нинди ике юл турында әйткән, һәм алар кайда алып бара?

4 Йәһвә җирдәге Оҗмахта мәңге яшәргә мөмкинлекне һәр кешегә бирә. Ләкин моның өчен кешеләр Аллаһыга дөрес гыйбадәт кылырга һәм ул хуплаганны эшләргә тиеш. Кызганычка каршы, күп кенә кешеләрнең моны эшлиселәре килми. Шуңа күрә Гайсә болай дип әйткән: «Тар капкадан керегез, чөнки һәлакәткә илтүче юл киң һәм иркен, һәм шул юлдан күпләр бара. Ә тормышка алып баручы юл тар, капкасы да кысан, һәм ул юлны азлар гына таба» (Маттай 7:13, 14). Хак дин — мәңгелек тормышка, ә ялган дин һәлакәткә алып бара. Йәһвә беркемнең дә һәлак булуын теләми, шуңа күрә ул кешеләргә үзе турында белергә мөмкинлек бирә (2 Петер 3:9). Аллаһыга гыйбадәт кылуыбыз дөрес булса — тормыш, ә дөрес булмаса — үлем китерә.

ХАК ДИННЕ НИЧЕК ТАБАРГА

5. Хак дин тоткан кешеләрне ничек танып була?

5 Тормышка алып бара торган юлны табар өчен нәрсә эшләргә? Хак динне аны тотучы кешеләрнең эшләреннән танып була дигән Гайсә. «Аларны җимешләренә карап танырсыз»,— дип әйткән ул һәм: «Яхшы агач яхшы җимеш бирә»,— дип өстәгән (Маттай 7:16, 17). Әйе, хак дин тотучы кешеләрне аларның тәртипләренә карап һәм өйрәткән тәгълиматлары аша танып була. Алар камил түгел һәм кайвакыт хаталар эшли, шулай да алар барысы, тулаем алганда, Аллаһы ихтыярын үтәргә тырыша. Хак дин тотучыларны аерып торган алты үзенчәлекне карап чыгыйк.

6, 7. Аллаһы хезмәтчеләренең Изге Язмаларга карашы нинди, һәм Гайсә нинди үрнәк калдырган?

6 Аллаһы хезмәтчеләренең тәгълиматлары Изге Язмаларга нигезләнгән. Аллаһы Сүзендә болай дип әйтелә: «Бар Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм өйрәтү, фаш итү, төзәтү һәм тәкъвалык тәрбияләү өчен файдалы. Нәтиҗәдә, Аллаһы кешесе бар нәрсәгә сәләтле һәм һәркайсы игелекле эшкә әзер булачак» (2 Тимутигә 3:16, 17). Ә рәсүл Паул үз имандашларына: «Сез бездән Аллаһы сүзен ишеткәч, аны кеше сүзе итеп түгел, ә Аллаһы сүзе итеп кабул иттегез (ул чыннан да Аллаһы сүзе бит)»,— дип язган (1 Тисалуникәлеләргә 2:13). Димәк, хак диннең тәгълиматлары кешеләр йөрткән карашларга яки тоткан йолаларга түгел, ә Аллаһы Сүзенә, Изге Язмаларга нигезләнә.

7 Гайсә Мәсих Аллаһы Сүзенә нигезләнеп өйрәткән һәм моның белән безнең өчен яхшы үрнәк калдырган. Күктәге Атасына дога кылганда, ул: «Синең сүзең — хакыйкать»,— дигән (Яхъя 17:17). Гайсә Аллаһы Сүзенә ышанган, һәм ул өйрәткән һәрбер тәгълимат Изге Язмага нигезләнгән. Дәлилләр китергәндә, Гайсә еш кына: «Язылган»,— диеп, Аллаһы Сүзеннән өземтә китергән (Маттай 4:4, 7, 10). Нәкъ шулай ук Аллаһының бүгенге хезмәтчеләре дә үз карашларын таратып йөрми. Алар Изге Язмаларның Аллаһы Сүзе булуына бер дә шикләнмиләр. Аларның бар тәгълиматлары Изге Язмаларга гына нигезләнгән.

8. Йәһвәгә изге хезмәт башкару нәрсәне аңлата?

8 Хак дин тотучылар Йәһвәгә генә гыйбадәт кыла һәм аның исемен игълан итә. Гайсә: «Йәһвә Аллаһыңа табын һәм аңа гына изге хезмәт башкар»,— дип әйткән (Маттай 4:10). Аллаһы хезмәтчеләре Йәһвәгә генә гыйбадәт кылалар. Алар аның исеме һәм искиткеч сыйфатлары турында сөйләп, изге хезмәт башкаралар. Зәбур китабында: «Синең исемең, Ходай [«Йәһвә», ЯД], бөтен җиргә Аллаһы Тәгалә бер Син генә»,— дип әйтелә (Мәдхия 82:19). Гайсә кешеләргә Аллаһы турында белем биргән һәм моның белән безгә үрнәк калдырган. Ул Йәһвәгә дога кылганда: «Син дөньядан миңа биргән кешеләргә мин синең исемеңне ачык билгеле иттем»,— дип әйткән (Яхъя 17:6). Аллаһының бүгенге хезмәтчеләре дә башкаларга Аллаһының исеме, аның ниятләре һәм сыйфатлары турында сөйли.

9, 10. Чын мәсихчеләр яратуларын ничек күрсәтә?

9 Аллаһы халкы бер-берсен чын-чынлап, риясыз ярата. Гайсә: «Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр»,— дигән (Яхъя 13:35). Беренче мәсихчеләр бер-берсен яраткан. Чын мәхәббәт кешенең милләтенә дә, җәмгыятьтәге дәрәҗәсенә дә карамый һәм кешеләрне чын кардәшлекнең өзелмәслек бәйләнешләре белән берләштерә (Көләссәйлеләргә 3:14). Ялган дин тоткан кешеләр арасында андый яратучы кардәшлек юк. Ни өчен без алай дип әйтә алабыз? Алар милләтләр яки этник төркемнәр арасындагы каршылыклар аркасында үз имандашларын үтерәләр. Чын мәсихче, үз кардәшен яки башка берәр кешене үтерер өчен, кулына сугыш коралы алмый. Инҗилдә болай дип әйтелә: «Аллаһы балаларын һәм Иблис балаларын болай танып була: тәкъва тормыш алып бармаучы һәм үз кардәшен яратмаучы һәркем Аллаһыдан түгел... Без бер-беребезне яратырга тиеш. Кабил кебек булмыйк. Ул Явыздан булган һәм үз энесен үтергән» (1 Яхъя 3:10—12; 4:20, 21).

10 Әлбәттә, берәрсе: «Мин кеше үтермим»,— дисә, бу ул чын мәхәббәт күрсәтеп яши дип әйтеп булмый әле. Чын мәсихчеләр үз вакытларын, көчләрен һәм мал-мөлкәтен бер-берсенә ярдәм итәр өчен һәм бер-берсенә таяныч булыр өчен риясыз куллана (Еврейләргә 10:24, 25). Алар авыр вакытларда бер-берсенә булыша һәм үзләрен намуслы тота. Алар Инҗилдәге: «Бар кешегә... игелек эшлик»,— дигән киңәш буенча яши (Гәләтиялеләргә 6:10).

11. Ни өчен Аллаһы коткаруны Гайсә Мәсих аша гына бирә икәнен танырга кирәк?

11 Чын мәсихчеләр Аллаһы Гайсә Мәсих аша гына коткару бирә икәнен таный. Инҗилдә болай дип әйтелә: «Безне аңардан башка беркем дә коткара алмый, чөнки җир йөзендә кешеләргә бирелгән исемнәр арасында безне коткара алырдай башка исем юк» (Рәсүлләр 4:12). Бишенче бүлектә әйтелгәнчә, Гайсә Мәсих тыңлаучан кешеләр өчен үз тормышын йолым итеп биргән (Маттай 20:28). Без шулай ук Аллаһы Гайсәне күктәге Патшалыкта Патша итеп билгеләгән һәм бу Патшалык бөтен җир өстеннән идарә итәчәк икәнен белдек. Мәңге яшәргә теләсәк, безгә Гайсә Мәсихкә буйсынырга һәм аның әйткәннәрен тормышыбызда кулланырга кирәк. Менә ни өчен Инҗилдә: «Угылга иман итүче мәңгелек тормышка ия, Угылга буйсынмаучы исә тормышка ия булмаячак»,— дип әйтелгән (Яхъя 3:36).

12. «Дөньяныкы түгел» дигән сүзләр нәрсә аңлата?

12 Аллаһының чын хезмәтчеләре бу дөньяныкы түгел. Суд алдында торганда, Гайсә Рим җитәкчесе Пилатка: «Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел»,— дигән (Яхъя 18:36). Гайсәнең шәкертләре, кайсы гына илдә яшәсәләр дә, үзләрен күк Патшалыгының гражданнары дип саный һәм бу дөньяның сәяси эшләренә карата һәрвакыт нейтралитет саклый. Алар бу дөнья конфликтларында катнашмый. Ләкин башкалар сәяси партия әгъзасы булырга, үзләрен сайлауга кандидат итеп куярга яки сайлауларда катнашырга теләсә, Йәһвә хезмәтчеләре моңа каршы килми. Алар сәясәткә карата нейтралитет сакласалар да, законнарны үтиләр. Ни өчен? Чөнки Аллаһы Сүзендә «өстен торучы хакимлеккә һәр җан буйсынсын» дип язылган (Римлыларга 13:1). Әмма дәүләт законы Аллаһы законына каршы килсә, чын мәсихчеләр рәсүлләр үрнәге буенча эш итә. Рәсүлләр: «Без кешеләргә түгел, ә иң элек хакимебез Аллаһыга буйсынырга тиеш»,— дип әйткән (Рәсүлләр 5:29; Марк 12:17).

13. Гайсәнең чын шәкертләре өчен Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул, һәм алар нинди эш башкаралар?

13 Гайсәнең чын шәкертләре Аллаһы Патшалыгы гына — кешелек өчен бердәнбер өмет дип вәгазьли. Гайсә мондый пәйгамбәрлек әйткән булган: «Бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер, һәм шунда ахыр килер» (Маттай 24:14). Гайсә Мәсихнең чын шәкертләре кешеләрне җирдәге хөкүмәтләргә түгел, ә Аллаһының күктәге Патшалыгына өметләнергә өйрәтә, чөнки ул гына кешелек проблемаларын чишә ала (Мәдхия 145:3). Гайсә күктәге бу хөкүмәт турында: «Синең Патшалыгың килсен. Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен»,— дип дога кылырга өйрәткән (Маттай 6:10). Аллаһы Сүзендә бу күк Патшалыгы турында алдан ук: «Ул барлык [бүгенге] патшалыкларны җимерәчәк һәм аларны юкка чыгарачак, ә үзе мәңге торачак»,— дип әйтелгән булган (Данил 2:44).

14. Синеңчә, нинди динне хак дип атап була?

14 Өстә әйтелгәнне исәпкә алып, үз-үзеңә мондый сораулар бир: «Нинди диннең тәгълиматлары тулысынча Изге Язмаларга нигезләнгән? Йәһвә исемен кем игълан итә? Кем бер-берсен эчкерсез ярата һәм Гайсә Мәсихкә иман итә? Кем бу дөнья эшләрендә катнашмый һәм Аллаһы Патшалыгы — кешелек өчен бердәнбер өмет дип игълан итә? Кем барлык бу таләпләргә туры килә?» Бу таләпләргә Йәһвә Шаһитләре генә туры килә икәнен күрәбез (Ишагыйя 43:10—12).

СИН НӘРСӘ ЭШЛӘРСЕҢ?

15. Аллаһының барлыгына ышанудан тыш, тагын нәрсә таләп ителә?

15 Аллаһы хуплавын алыр өчен, аңа ышану гына әз. Чөнки Изге Язмаларда хәтта җеннәр дә Аллаһының барлыгын белә дип әйтелә (Ягъкуб 2:19). Әмма җеннәр Аллаһы ихтыярын үтәми, һәм Йәһвә аларны хупламый. Аллаһы хуплавын алыр өчен, аның барлыгына ышанырга һәм аның ихтыярын үтәргә кирәк. Безгә ялган динне ташлап, хак дин тотарга кирәк.

16. Ялган табыну белән берәр ничек бәйле булсак, нәрсә эшләргә?

16 Рәсүл Паул без ялган табынуда катнашмаска тиеш дигән һәм болай дип язган: «„Шуңа күрә алар арасыннан чыгыгыз һәм аерылыгыз,— ди Йәһвә,— нәҗес нәрсәгә кагылмагыз“; „һәм мин сезне кабул итәрмен“» (2 Көринтлеләргә 6:17; Ишагыйя 52:11). Шуңа күрә чын мәсихчеләр ялган табынуга бәйле бер нәрсәдә дә катнашмый.

17, 18. Нәрсә ул «Бөек Бабыл», һәм ни өчен аннан тизрәк чыгарга кирәк?

17 Изге Язмаларда барлык ялган диннәр «Бөек Бабыл» a дип атала (Ачылыш 17:5). Бу исем борынгы Бабыл шәһәрен искә төшерә. Нух көннәрендәге Туфан үткәннән соң, бу шәһәрдә ялган дин үз башлангычын алган. Нәкъ шушы шәһәрдә ялган диннәрнең күпчелек йолалары һәм тәгълиматлары туган. Мәсәлән, Бабылда яшәүче кешеләр өч илаһка табынган. Бүген күп диннәрнең төп тәгълиматы — бу Троица. Ләкин Изге Язмаларда бер генә хак Аллаһы бар, ул — Йәһвә, һәм Гайсә Мәсих — аның Улы дип әйтелә (Яхъя 17:3). Бабылда яшәүчеләр кешенең үлемсез җаны бар, ул кеше үлеменнән соң яши һәм җәфалау урынында газап чигәргә мөмкин дип ышанганнар. Бүген үлемсез җан һәм тәмугтагы газаплар турындагы тәгълимат күпчелек диннәрдә киң кулланыла.

18 Борынгы Бабыл тәгълиматлары бөтен җир шары буенча таралган. Шуңа күрә хәзерге Бөек Бабыл — ялган диннең бөтендөнья империясе. Һәм Аллаһы ялган дин империясе көтмәгәндә юк ителгән булачак дип алдан ук әйтеп куйган (Ачылыш 18:8). Шуңа күрә Бөек Бабыл белән бәйле һәрнәрсәдән үзеңне читтә тоту бик мөһим. Хәзер син моның ни өчен мөһим булганын аңлыйсыңмы? Йәһвә Аллаһы синең ялган диннән тизрәк, әле вакыт булганда чыгуыңны тели (Ачылыш 18:4).

Йәһвәгә аның халкы белән бергә хезмәт итеп, син, берәр нәрсә югалтсаң да, күпкә күбрәкне алырсың

19. Йәһвәгә хезмәт итү сиңа нәрсә китерәчәк?

19 Ялган динне ташларга теләгеңне белгәч, кайберәүләр синең белән аралашмый башлар. Әмма Йәһвәгә аның халкы белән бергә хезмәт итеп, син, берәр нәрсә югалтсаң да, күпкә күбрәкне алырсың. Гайсәнең беренче шәкертләре барысын калдырып аңа ияреп киткәннәр. Син дә күп кардәшләр табарсың. Син чын мәхәббәт күрсәтүче миллионлаган мәсихчеләрнең бөтендөнья гаиләсенең өлеше булып китәрсең. Синең «киләчәк дөнья төзелешендә» мәңгелек тормышка искиткеч өметең булачак (Марк 10:28—30). Вакыт узар, һәм синең белән аралашырга теләмәгән кешеләр, бәлки, Изге Язмалар тәгълиматлары белән танышырга теләр һәм Йәһвәгә хезмәт итә башлар.

20. Хак дин тотучыларны киләчәктә нәрсә көтә?

20 Аллаһы тиздән бу бозык дөнья төзелешен юк итәчәк һәм үз Патшалыгы идарәсе астында тәкъва яңа дөнья урнаштырачак дип әйтелә Инҗилдә (2 Петер 3:9, 13). Ул чакта тормыш искиткеч булачак! Җирдә Аллаһы хуплый торган бер генә хак дин булачак. Шуңа күрә инде хәзер, кирәкле адымнар ясап, Аллаһының чын хезмәтчеләренә кушылу акыллы булмас идеме?

a Бөек Бабыл — ялган диннең бөтендөнья империясе. Моның турында күбрәк белер өчен, «„Бөек Бабыл“. Нәрсә ул?» дигән кушымтаны кара.