Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

КУШЫМТА

Бәйрәмнәрне үткәрергәме?

Бәйрәмнәрне үткәрергәме?

БҮГЕНГЕ көндә бөтен җир шары буенча күптөрле бәйрәмнәр үткәрелә. Кайберләре дин белән бәйле, кайберләре бәйле түгел. Әмма бу бәйрәмнәр киң танылган булса да, Изге Язмаларга нигезләнмәгән. Алайса, ни өчен соң аларны бәйрәм итә башлаганнар? Бу сорауга җавапны төрле энциклопедияләрдән һәм белешмәлекләрдән карап чыгыйк.

Пасха. «Мәсихнең терелүен бәйрәм итү турында Инҗилнең бер җирендә дә әйтелми»,— дип әйтелгән бер энциклопедиядә («The Encyclopedia Britannica»). Бу бәйрәм Гайсә терелүенә багышланган дип саналса да, аның йолалары үз башлангычын мәҗүсиләрдән алган. Мәсәлән, «Пасха куяны» — бу «мәҗүсиләрнең уңдырышлылык символы» дип әйтелә бер китапта («The Catholic Encyclopedia»). Ә икенче бер энциклопедиядә: «Мәҗүсиләр үткәргән язгы бәйрәм йолалары (Пасха күмәчен изгеләндерү, сыр Пасхасы ясау, йомырка буяу һәм башкалар) христианнарның П[асхасына] күчкән»,— дип әйтелә («Большая Советская энциклопедия», 32 нче том, 1955 ел).

Яңа ел бәйрәме. Яңа ел бәйрәме бер илдә бер көнне үткәрелсә, икенче илдә башка көнне үткәрелә. Яңа ел йолалары да төрле халыкларда төрле. Бу бәйрәмнең кайдан килеп чыкканы турында бер китапта болай дип әйтелә: «Рим җитәкчесе Юлий Цезарь б. э. к. 46 елда 1 гыйнвар көнен Яңа Ел көне итеп игълан иткән. Римлылар бу көнне Януска — капкалар, ишекләр һәм бар башлангыч нәрсәләр илаһысына багышлаганнар. Ул илаһ ике йөзле булган: бер йөзе алга, ә икенчесе артка караган. Гыйнвар аена да исем шул илаһка багышлап бирелгән» («The World Book Encyclopedia»). Шулай итеп, Яңа ел бәйрәмен үткәрү мәҗүсиләр йолаларына нигезләнгән.

Хеллоуин. Бер энциклопедиядә болай дип әйтелә: «Хеллоуин йолаларын, әле христианнар дине барлыкка килгәнче, тотканнар. Бу йолалар друидларның [борынгы кельтларның руханилары] гореф-гадәтләреннән һәм табынуларыннан башланган. Кельтлар ике бөек илаһларына багышлап бәйрәмнәр үткәргән. Берсен кояш илаһысына, ә икенчесен 1 ноябрьдә үлеләр илаһысына багышлап үткәргәннәр (бу көн кельтларда яңа ел башы дип саналган). Әкрен генә ул бәйрәм христианнар үткәрә торган бәйрәмнәр санына кереп киткән» («The Encyclopedia Americana»).

Башка бәйрәмнәр. Әлбәттә, җир шарында үткәрелгән барлык бәйрәмнәрне карап чыгу мөмкин түгел. Ләкин кешеләрне яки аларның оешмаларын зурлый торган бәйрәмнәрне Йәһвә хупламый (Иремия 17:5—7; Рәсүлләр 10:25, 26). Шулай ук шуны истә тот: дини бәйрәмнәрнең чыгышы Аллаһы аны хуплый яки юкмы икәнен билгеләргә булыша (Ишагыйя 52:11; Ачылыш 18:4). 16 нчы бүлектә искә алынган Изге Язмалар принциплары сиңа бу дөнья бәйрәмнәрендә катнашуга Аллаһы карашы нинди икәнен белергә ярдәм итәр.