Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

КУШЫМТА

«Бөек Бабыл». Нәрсә ул?

«Бөек Бабыл». Нәрсә ул?

ИНҖИЛНЕҢ Ачылыш китабында әйтелгән кайбер нәрсәләр символик тел кулланып язылган (Ачылыш 1:1). Мәсәлән, анда маңгаена «Бөек Бабыл» дип язылган хатын искә алына. Бу хатын «халыклар, кешеләрнең гаять зур төркемнәре» өстендә утыра (Ачылыш 17:1, 5, 15). Әлбәттә, бер хатын да алай утыра алмый, димәк, «Бөек Бабыл» дигән сүзләр символик мәгънә йөртә. Бу фахишә — кемнең символы?

Инҗилдә бу хатын — «җир патшалары өстеннән патшалык итүче бөек шәһәр ул» дип әйтелә (Ачылыш 17:18). «Бөек шәһәр» «җир патшалары» белән идарә итә, шуңа күрә «Бөек Бабыл» исемле хатын — бик көчле халыкара оешма булып чыга. Аны чыннан да бөтендөнья империясе дип атап була. Нинди империя ул? Ул — дини империя. Ачылыш китабының кайбер өземтәләре бу фикернең дөрес икәнен күрсәтә. Әйдәгез, моны карап чыгыйк.

Сәяси, дини империяләр һәм сәүдә белән бәйле империяләр бар. «Бөек Бабыл» дип аталган хатын сәяси империя түгел, чөнки «аның белән җир патшалары [бу дөньяның сәяси көчләре] фахишәлек кылдылар» дип әйтелә Аллаһы Сүзендә. Бу хатын алар белән ничек фахишәлек кыла? Ул җирдәге җитәкчеләр белән берләшә. Менә ни өчен ул «бөек фахишә» дип атала (Ачылыш 17:1, 2; Ягъкуб 4:4).

Бөек Бабыл сәүдә империясе дә түгел, чөнки «сәүдәгәрләр», ягъни сәүдә итү белән шөгыльләнүчеләр, аның юк ителүен күреп елап торачак. Шулай ук Изге Язмаларда патшалар белән сәүдәгәрләр Бөек Бабылга, «читтәрәк басып», карап торалар дип әйтелә (Ачылыш 18:3, 9, 10, 15—17). Шуңа күрә Бөек Бабыл сәүдә белән бәйле империя яки сәяси империя түгел. Ул — дини империя.

Бу сүзләрнең дөреслеген тагын бер нәрсә исбатлый: бу «хатынның» «сихерчелеге бар халыкларны юлдан яздырды» дип әйтелә Инҗилдә (Ачылыш 18:23). Сихерләүнең, яки спиритизмның, һәркайсы формасы дин белән бәйле һәм җеннәр ярдәмендә башкарыла, шуңа күрә Изге Язмаларда Бөек Бабыл «җеннәр... торагы» дип атала, һәм моңа шаккатасы да юк (Ачылыш 18:2; Канун 18:10—12). Бу империя шулай ук хак дингә каршы тора, «пәйгамбәрләрне» һәм «изгеләрне» эзәрлекли (Ачылыш 18:24). Бөек Бабылның хак дингә карата нәфрәте шулхәтле көчле ки, ул «Гайсә шаһитләрен» каты эзәрлекли һәм хәтта үтерә дә (Ачылыш 17:6). Димәк, «Бөек Бабыл» дип аталган хатын — ялган диннең бөтендөнья империясе. Бу империяне Йәһвә Аллаһыга каршы торган бөтен диннәр тәшкил итә.