Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНБЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

Ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә?

Ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә?
  • Кешеләрнең газапларында Аллаһы гаеплеме?

  • Гадән бакчасында нинди сорау күтәрелгән булган?

  • Аллаһы фетнә китергән зыянны ничек бетерәчәк?

1, 2. Кешеләр нинди бәлаләргә эләгә, һәм аларның нинди сораулары туа?

 СУГЫШ барган илләрнең берсендә коточкыч бер бәрелешүдән соң, меңләгән хатын-кызлар белән балаларның мәетләрен зур кабердә җирләп, бу урынны такталар белән билгеләп куйганнар. Тактаның һәрберсенә: «Ни өчен?» — дигән сорау язганнар. Бу сорауны биреп, кешеләр сугышлар, җинаятьчелек, афәтләр һәм башка бәлаләр аркасында кеше гомере өзелгәнгә, йортлары җимерелгәнгә, җан әрнүләрен һәм үз кайгыларын белдерә. Аларның беләсе килә: ни өчен аларга андый авырлыклар аша үтәргә туры килә.

2 Ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә? Йәһвә Аллаһы чиксез кодрәтле, яратучан, акыллы һәм гадел икән, ни өчен дөньяда шулхәтле күп нәфрәт һәм гаделсезлек? Синең дә андый сораулар биргәнең бармы?

3, 4. а) «Ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә?»— дигән сорау бирү дөрес икәнен нәрсә күрсәтә? б) Явызлыкка һәм газапларга Йәһвәнең карашы нинди?

3 Ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә дигән сорау бирү дөрес булырмы? Кайберәүләр андый сорау бирү иманың юклыгын күрсәтә дип уйлый. Яки алар, андый сорау биреп Аллаһыны хөрмәт итмәгәнеңне күрсәтәсең, дип саный. Ләкин Изге Язмаларны укыганда, моңа охшаш сорауларны Аллаһының тугры хезмәтчеләре дә биргән икәнен күрерсең. Мәсәлән, Аввакум исемле пәйгамбәр Йәһвәгә болай дип дога кылган: «Ни өчен син миңа явызлыкны күрергә рөхсәт итәсең һәм бәхетсезлеккә карап торасың? Ни өчен минем алда талау һәм җәбер-золым? Ни өчен бәхәсләшәләр һәм талашалар?» (Аввакум 1:3).

Йәһвә кешеләрне кайгы-хәсрәтләрдән азат итәчәк

4 Йәһвә үзенең тугры пәйгамбәрен мондый сорау биргәне өчен шелтәләгәнме? Юк. Ул хәтта Аввакумның бу эчкерсез сүзләрен Изге Язмаларга керткән. Аллаһы аңа барысын аңлаткан һәм аның иманын ныгыткан. Йәһвәнең сиңа да булышасы килә. Изге Язмаларда Аллаһы «сезнең хакта кайгырта» дип әйтелә (1 Петер 5:7). Аллаһы явызлыкны һәм явызлык тудырган газапларны нәфрәт итә. Ә Аллаһының хисләреннән көчлерәк хис беркемдә дә юк (Ишагыйя 55:8, 9). Алай булса, ни өчен соң дөньяда кайгы-хәсрәт шулхәтле күп?

НИ ӨЧЕН КАЙГЫ-ХӘСРӘТ ШУЛХӘТЛЕ КҮП?

5. Кешеләр газапларның сәбәбен кайвакыт ничек аңлата, әмма Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

5 Кешеләр, бу сорауны үз дини җитәкчеләренә биргәч, еш кына мондый җавап ишетәләр: Аллаһы шулай язган инде, ул алдан ук барысын, шул исәптән бәла-казаларны да, билгеләп куйган. Күпләр Аллаһы юлларын белеп булмый, ул үлемне кешеләргә үзе җибәрә дип саный. Аллаһы хәтта сабыйларны да, үзе белән бергә күктә булсыннар өчен, ала дип әйтә кайберәүләр. Әмма без Йәһвә Аллаһы беркайчан да явызлык кылмый икәнен белдек инде. Изге Язмаларда: «Хак Аллаһы яманлык эшли алмый һәм Чиксез Кодрәт Иясе гаделсез эш итә алмый!» — дип әйтелә (Әюб 34:10).

6. Ни өчен күп кешеләр бар газапларда Аллаһыны гаепли?

6 Ни өчен кешеләр бар газапларда Аллаһыны гаепли? Чөнки күп кешеләр бу дөнья белән Аллаһы Тәгалә җитәкчелек итә дип уйлый. Алар Изге Язмаларда әйтелгән гади генә, әмма бик мөһим бер хакыйкатьне белми. Ул хакыйкать турында 3 нче бүлектә әйтелгән иде: бу дөньяның җитәкчесе — Шайтан Иблис.

7, 8. а) Ни өчен бу дөнья үз җитәкчесенең холкын чагылдыра дип әйтеп була? б) Ничек кешеләрнең камилсезлеге, шулай ук «вакыт һәм очрак» аркасында газаплар күбәя?

7 Инҗилдә: «Бөтен дөнья Явызның хакимлеге астында тора»,— дип әйтелә (1 Яхъя 5:19). Моны истә тотсаң, барысы да аңлашыла. Бу дөнья шул күзгә күренми торган «бөтен дөньяны юлдан яздыручы» явыз рухның холкын чагылдырып тора (Ачылыш 12:9). Шайтан явыз, мәрхәмәтсез һәм ялганчы. Шуңа күрә аның хакимлеге астындагы бу дөнья да явыз, мәрхәмәтсез һәм алдакчы. Бу — шундый күп газаплар булуның беренче сәбәбе.

8 Икенче сәбәпне дә 3 нче бүлектән белдек. Гадән бакчасында фетнә күтәргәннән соң, кешеләр, гөнаһлы һәм камилсез булып киткән. Гөнаһлы кеше хакимлеккә омтылучан, шуңа күрә дөньядагы сугышларның, җәберләүнең һәм газапларның беткәне дә юк (Вәгазьче 4:1; 8:9). Газаплар кичереп яшәүнең өченче сәбәбе — «вакыт һәм очрак» (Вәгазьче 9:11). Йәһвә кешеләр яшәгән дөньяны яклап тормый, шуңа күрә алар берәр очрак аркасында бәлагә эләгә ала.

9. Ни өчен без Йәһвәнең газапларны рөхсәт итәргә җитди сәбәпләре бар дип әйтә алабыз?

9 Әйе, Аллаһы газапларда гаепле түгел! Бу — юанычлы хәбәр. Ул сугышлар, җинаятьчелек, җәберләү һәм хәтта шулхәтле күп газап китергән афәтләр өчен дә җаваплы түгел. Шулай да: «Ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә?» — дигән сорауга җавапны белергә кирәк. Ул чиксез кодрәтле булганга, аның явызлыкны бетерер өчен көче җитәрлек. Алай булса, ни өчен ул аны бетерми? Яратучы Аллаһының газапларны рөхсәт итәргә җитди сәбәпләре булырга тиеш (1 Яхъя 4:8).

БИК МӨҺИМ СОРАУ

10. Шайтан нәрсәне шик астына алган һәм ничек итеп?

10 Ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә? Моңа җавап алыр өчен, бу газаплар башланган көнне искә төшерергә кирәк. Шайтан, Адәм белән Хауваны Йәһвәне тыңламаска котыртып, бик мөһим сорау күтәргән булган. Ул Йәһвәнең кодрәтен шик астына алмаган, юк. Хәтта Шайтан да Йәһвәнең кодрәте чиксез икәнен белә. Ул Йәһвәнең идарә итәргә хокукын шик астына алган. Аллаһыны ялганчы дип атап һәм ул үзенең затларыннан яхшыны яшерә диеп, Шайтан Йәһвәне начар җитәкче итеп күрсәткән (Яратылыш 3:2—5). Шайтанның шул сүзләрендә кешеләр Аллаһысыз хәтта бәхетлерәк тә булачак дигән фикер яңгыраган. Ул Йәһвәнең югары хакимлеген, ягъни аның идарә итәргә хокукын шик астына алган.

11. Ни өчен Йәһвә фетнәчеләрне юк итмәгән?

11 Адәм белән Хаува Йәһвәгә каршы күтәрелгәннәр. Моның белән алар: «Йәһвә безнең белән идарә итмәсен. Ул безгә кирәкми. Без үзебез дә нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен аера алабыз»,— дигәннәр дип әйтеп була. Йәһвә бу сорауны ничек хәл итәргә тиеш булган? Ничек барысына фетнә күтәрүчеләр хак түгел һәм Аллаһы юлы гына бәхет китерә икәнен күрсәтергә? Берәрсе фетнәчеләрне юк итеп, бөтенесен яңадан башларга кирәк иде дип әйтер. Ләкин барысы да Йәһвәнең ниятен белгән, ә бу ният буенча, җирне Адәм белән Хауваның буыннары тутырырга һәм кешеләр җирдәге оҗмахта яшәргә тиеш (Яратылыш 1:28). Ә Йәһвә үз ниятләрен һәрвакыт үти (Ишагыйя 55:10, 11). Шулай ук Аллаһы Гадән бакчасында фетнә күтәргәннәрне юк итсә, бу аның идарә итәргә хокукы турындагы сорауны хәл итмәс иде.

12, 13. Ни өчен Йәһвә Шайтанга бу дөнья белән идарә итәргә рөхсәт иткән, һәм ни өчен ул кешеләргә үз хөкүмәтләрен булдыруга юл куйган? Мисал аша аңлат.

12 Бер мисал карап чыгыйк. Укытучы үз укучыларына авыр мәсьәләне ничек чишәргә икәнен аңлатып тора. Сәләтле, әмма үзсүзле бер укучы укытучыга каршы чыга: ул укытучы ялгыша һәм мәсьәләне башкача чишәргә кирәк ди. Бу укучы укытучы белемсез һәм мин үзем бу мәсьәләне яхшырак чишә алам дип әйтә. Кайбер укучылар аның белән ризалашып, аңа кушылалар. Укытучыга нәрсә эшләргә? Бу укучы белән аңа кушылганнарны класстан куып чыгарса, калган укучылар нәрсә дияр? Алар кем хак икәнен аңлый алырмы? Алар, укытучы үзенең хак түгеллеген ачыклаудан курка дип уйлап, аны хөрмәт итми башлар. Ә укытучы бу үзсүзле укучыга мәсьәләне үзенчә чишәргә рөхсәт итсә, яхшырак булмасмы?

Укучы укытучыдан күбрәк беләме?

13 Йәһвә моңа охшаш нәрсә эшләгән дип әйтеп була. Гадән бакчасындагы вакыйга фетнә күтәрүчеләргә дә, башкаларга да кагылган. Барысын миллионлаган фәрештә күзәтеп торган (Әюб 38:7; Данил 7:10). Шуңа күрә бәхәсле сорауны хәл итү фәрештәләргә дә һәм, нәтиҗәдә, барлык затларга да файда китерер иде. Йәһвә нәрсә эшләгән? Ул Шайтанга кешеләр белән идарә итәргә рөхсәт иткән. Аллаһы кешеләргә Шайтан идарәсе астында үз хөкүмәтләрен булдыруга да юл куйган.

14. Ни өчен Йәһвәнең кешеләргә үзләре белән идарә итәргә рөхсәт бирүе файда китерәчәк?

14 Кабат мисалга кайтыйк. Укытучы белә: үзсүзле укучы һәм аңа кушылганнар хак түгел. Ул шуны да аңлый: фетнәчеләргә әйткәннәрен исбат итәргә мөмкинлек бирсәң, бу бөтен класска файда китерәчәк. Чөнки фетнәчеләрнең бернәрсәсе дә барып чыкмагач, калган укучылар шуны күрәчәк: укытучы хак булган, һәм бары тик ул гына дәресне алып бара ала. Ә киләчәктә тагын берәрсе укытучыга каршы күтәрелсә, укучылар ни өчен укытучы ул укучыны класстан куып чыгарганын аңлаячак. Йәһвә Аллаһы белә: Шайтан һәм аңа ияргән фетнәчеләр хак түгел һәм кешеләр үзләре белән идарә итә алмый икәнен күреп, эчкерсез кешеләр һәм фәрештәләр файда алачак. Борынгы замандагы Иремия пәйгамбәр кебек, кешеләр һәм фәрештәләр бер мөһим хакыйкатьне аңлаячак: «Кеше үз юлы белән идарә итә алмый. Баручы үз адымнарына юнәлеш бирә алмый» (Иремия 10:23).

НИ ӨЧЕН ШУЛХӘТЛЕ ОЗАК?

15, 16. а) Ни өчен Йәһвә газапларның шулхәтле озакка сузылуын рөхсәт итә? б) Ни өчен Йәһвә кешеләрне явызлык белән җинаятьчелектән якламый?

15 Ләкин ни өчен Йәһвә газапларга шулхәтле озакка сузылырга рөхсәт итә? Ни өчен кешеләрне бәлаләрдән сакламый? Кабат укытучы белән мисалга кайтыйк. Укытучы үзсүзле укучыны туктатмаган һәм аңа үзенең хак булуын күрсәтергә мөмкинлек биргән. Ул аңа шулай ук мәсьәләне чишәргә дә булышмаган. Йәһвә дә нәкъ шулай эшләгән: Шайтанны һәм аңа ияргәннәрне туктатмаган һәм аларга үзләренең хак булуын исбат итәргә комачауламаган. Ул аларга моның өчен вакыт та биргән. Кешеләр инде идарә итүнең күп төрләрен кулланып караган, фән һәм башка яклардан алга киткән, әмма гаделсезлек, ярлылык, җинаятьчелек үсүен дәвам итә, ә сугышлар саны арта гына. Кешеләр үзләре белән идарә итә алмый. Бу күренеп тора.

16 Йәһвә Шайтанга да бу дөнья белән идарә итәргә булышмаган. Аллаһы явызлык белән җинаятьләрне туктатса, бу фетнәчеләр файдасына булмас идеме? Аллаһы алай эшләсә, кешеләр алар үзләре дә җирдә уңышлы идарә итә ала дип уйлар иде һәм үз идарә итүләренең һәлакәтле нәтиҗәләрен күрмәс иде. Әгәр Йәһвә шулай эшләсә, ялганга юл куяр иде. Ә «Аллаһы һич тә ялганлый алмый» (Еврейләргә 6:18).

17, 18. Кешеләр идарәсе һәм Шайтан йогынтысы китергән барлык зыянны Йәһвә ничек юк итәчәк?

17 Аллаһыга каршы фетнә инде мең еллар буе дәвам итә һәм күп зыян китергән. Бу зыянны бетереп буламы? Йәһвәнең чиксез кодрәтле Аллаһы икәнен онытмыйк. Шуңа күрә ул кешелеккә китерелгән бар зыянны юк итә ала һәм моны һичшиксез эшләячәк. Инде белгәнебезчә, җирне талау-туздыру туктатылачак, һәм җир кабат оҗмах булачак. Гөнаһ китергән зыян Гайсәнең йолым корбанына иман итү аша юк ителәчәк, ә үлем терелтү белән җиңелгән булачак. Аллаһы Гайсәгә «Иблис эшләрен җимерергә» кушкан (1 Яхъя 3:8). Йәһвә моның барысын нәкъ билгеләнгән вакытта башкарачак. Аллаһының бу көнгә кадәр түзүе безгә хакыйкатьне белергә һәм аңа хезмәт итәргә мөмкинлек ачты. Без моңа шундый шат! (2 Петер 3:9, 10). Безнең көннәрдә Аллаһы үзенә яраклы булырга теләгән кешеләрне тырышып эзләвен дәвам итә. Ул аларга кайгы-хәсрәт белән тулы бу дөньядагы авырлыкларны һәм газапларны кичереп чыгарга ярдәм итә (Яхъя 4:23; 1 Көринтлеләргә 10:13).

18 Ләкин шундый сорау туа: ни өчен Аллаһы Адәм белән Хауваны һәрвакыт дөрес эшли торган кешеләр итеп яратмаган? Бу сорауга җавап алыр өчен, безгә Йәһвә биргән кадерле бүләкне исебезгә төшерергә кирәк.

СИН АЛЛАҺЫНЫҢ БҮЛӘГЕН НИЧЕК КУЛЛАНЫРСЫҢ?

Аллаһы сиңа кайгы-хәсрәт кичергәндә нык калырга булышачак

19. Йәһвә безгә нинди кыйммәтле бүләк биргән, һәм ни өчен без аны кадерләргә тиеш?

19 Бишенче бүлектә кешегә ихтыяр иреге бирелгән дип әйтелгән иде. Бу бүләк никадәр кыйммәтле икәнен аңлыйсыңмы? Аллаһы барлыкка китергән хайваннар инстинкт буенча яши, ә роботлар, мәсәлән, программа буенча эшли. Аллаһы безне дә хайваннар яки роботлар кебек итеп ясаса, без бәхетле булыр идекме? Юк. Тормышыбызда кем булырга, аны ничек алып барырга, кем белән дуслашырга һәм башка күп нәрсәләрне без үзебез сайлый алабыз, һәм без моңа шатбыз. Без бу азатлыкка сөенеп яшибез. Ә Аллаһы нәкъ шуны теләгән дә.

20, 21. Ихтыяр иреген куллануда иң яхшы юл нинди, һәм ни өчен бу мөһим?

20 Йәһвә кешеләрнең үзенә «мәҗбүриләп» хезмәт итүләрен теләми (2 Көринтлеләргә 9:7). Әйтик, бала үз әти-әнисенә: «Мин сезне яратам»,— дип әйтә, ди. Әти-әнине нәрсә сөендерер иде: баланың бу сүзләрне берәр кешенең кушуы буенча әйтүеме яки чын күңелдән әйтүеме? Ә син үзең Йәһвә биргән ирекне ничек кулланырсың? Шайтан, Адәм һәм Хаува үз ирекләрен кулланыр өчен иң начар юл сайлаган. Алар Йәһвә Аллаһыны кире какканнар. Ә син нәрсә эшләрсең?

21 Синең искиткеч бүләгең — ихтыяр ирегең бар. Синең шулай ук бу бүләкне иң яхшы юл белән кулланырга мөмкинлегең бар. Син Йәһвә ягына баскан миллионлаган кешеләргә кушыла аласың. Алар Аллаһыны сөендереп яши, чөнки Шайтанның ялганчы һәм бернәрсәгә дә яраксыз җитәкче булуын күрсәтер өчен барысын эшлиләр (Гыйбрәтле сүзләр 27:11). Син дә, дөрес тормыш юлын сайлап, Аллаһыны сөендереп яши аласың. Моның өчен нәрсә эшләргә? Моны чираттагы бүлектән белербез.