Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

КУШЫМТА

«Җан» һәм «рух» дигән сүзләр нәрсә аңлата?

«Җан» һәм «рух» дигән сүзләр нәрсә аңлата?

ҖАН һәм рух нәрсә ул? Син ничек уйлыйсың? Күпләр бу кешенең үлемсез өлеше дип саный. Һәм бу күзгә күренми торган көч, кеше үлгәндә, аның тәнен калдырып, яшәвен дәвам итә дип уйлый алар. Бу фикер киң таралган, шуңа күрә кешеләр мондый карашларның Изге Язмаларга нигезләнмәгәнен белгәч, шаккаталар. Нәрсә соң ул җан һәм нәрсә соң ул рух? Аллаһы Сүзендә моның турында нәрсә әйтелә?

НӘРСӘ УЛ ҖАН?

Беренче итеп, җанның нәрсә икәнен карап чыгыйк. Изге Язмаларның төп тексты күбесенчә еврей һәм грек телләрендә язылган булган. Изге Язмаларны язучылар, җан турында язганда, еврей телендәге не́феш яки грек телендәге психи́ дигән сүзләрне кулланганнар. Аллаһы Сүзендә бу ике сүз 800 тапкыр очрый, һәм «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә алар урынына «җан» дигән сүз куелган. Изге Язмаларда «җан» һәм «җаннар» дигән сүзләр ничек кулланыла икәнен карап чыксаң, син шуны күрерсең: бу сүз еш кына 1) кешеләрне, 2) хайваннарны, 3) тереклекнең, шул исәптән кеше гомерен аңлата. Әйдәгез, Изге Язмаларның кайбер шигырьләрен карап чыгыйк.

Кешеләр. «Нух көннәрендә... бик аз кеше, ягъни сигез җан гына, су аша коткарылган булган»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (1 Петер 3:20). Монда «җан» дигән сүз турыдан-туры кешеләргә кулланыла: Нух пәйгамбәр, аның хатыны һәм өч улы белән аларның хатыннары. Тәүратта Чыгыш 16:16 да исраиллеләргә манна җыю турында мондый боерык бирелгән булган: «Аны [маннаны]... һәрберегез җан санын, чатырында ничәү булса, шуны исәпкә алып җыегыз». Маннаны һәрбер гаиләдәге кеше санын исәпкә алып җыярга кирәк булган. «Җан» яки «җаннар» дигән сүзләрнең берәр кешегә яки кешеләргә карата кулланылганы турында башка мисаллар да бар. Мәсәлән, Яратылыш 46:18, Йошуа 11:11, Рәсүлләр 27:37 һәм Римлыларга 13:1 не карагыз.

Хайваннар. Тәүратта барлыкка китерелү турында болай дип әйтелә: «Аллаһы: „Сулар терек җаннар белән тулып ашсын, җир йөзе өстендә һәм күк гөмбәзе астында кошлар очып йөрсен“,— дип боерды. Аллаһы: „Җир йөзе төрле токымдагы җаннарны — кыргый хайваннарны, терлек һәм хәшәрәтләрне булдырсын“,— дип боерды. Һәм нәкъ шулай булды» (Яратылыш 1:20, 24). Бу өзектә балыклар, йорт хайваннары һәм кыргый хайваннар шулай ук «җаннар» дип атала. Нәкъ шул ук сүз белән Яратылыш 9:10 да һәм Саннар 31:28 дә кошлар һәм башка хайваннар атала.

Кеше гомере. Кайвакыт «җан» дигән сүз кеше гомерен аңлата. Йәһвә Мусага: «Синең җаныңны эзләгән бар кешеләр үлделәр»,— дигән (Чыгыш 4:19). Мусаның дошманнары нәрсә эшләргә җыенган? Аны үтерергә. Рахилә Ибнеяминне тудырганда, «җаны чыгып бара иде, чөнки ул үлеп бара иде» дип әйтелә Тәүратта (Яратылыш 35:16—19). Шул мизгелдә Рахиләнең гомере өзелгән. Ә менә нәрсә Гайсә әйткән: «Мин яхшы көтүче. Яхшы көтүче үз сарыклары өчен үз җанын бирә» (Яхъя 10:11). Гайсә үз җанын, яки гомерен кешелек өчен биргән. Изге Язмаларның барлык бу өзекләрендә «җан» дигән сүз кешенең гомерен аңлата. Бу мәгънәдә «җан» дигән сүз шулай ук 3 Патшалык 17:17—23, Маттай 10:39, Яхъя 15:13 һәм Рәсүлләр 20:10 да кулланыла.

Аллаһы Сүзен өйрәнүеңне дәвам итеп, син шуны белерсең: Изге Язмаларның бер урынында да «үлемсез җан» яки «мәңге яшәүче җан» дигән сүзләр юк. Киресенчә, Аллаһы Сүзендә җан үлә дип әйтелә (Йәзәкил 18:4, 20). Шулай ук Изге Язмаларда үлгән кеше «үлгән җан» (ЯД) дип атала (Левиләр 21:11).

НӘРСӘ УЛ РУХ

Изге Язмаларда «рух» дигән сүз ничек кулланыла? Кайбер кешеләр «рух» һәм «җан» бер үк нәрсәне аңлата дип саный. Ләкин бу алай түгел. Изге Язмалардан «рух» һәм «җан» дигән сүзләрнең ике төрле нәрсәне аңлатканы ачык күренә. Алар арасында нинди аерма бар?

Изге Язмаларны язучылар «рух» турында язганда еврей телендә ру́ах дигән сүзне, ә грек телендә пне́вма дигән сүзне кулланганнар. Бу сүзләрнең мәгънәсе Изге Язмаларның үзендә аңлатыла. Мәсәлән, Зәбур китабында: «Йөзеңне борсаң — йөдәшерләр, рухларын [ру́ахларын] чыгарсаң — вафат булып, үз туфракларына кире кайталар»,— дип әйтелә (Мәдхия 103:29). Инҗилдә «тән рухсыз [пне́вмасыз] үле» дип әйтелә (Ягъкуб 2:26). Бу өземтәләрдән «рух» — тәнгә яшәү бирүче нәрсә икәнен күрәбез. Рухсыз тән үле. Шуңа күрә Изге Язмаларда ру́ах дигән еврей сүзе «рух» дип тә һәм шулай ук «көч» яки яшәү көче дип тә тәрҗемә ителә. Аллаһы Нух пәйгамбәргә: «Мин җир йөзен туфан суына батырачакмын, күк астындагы яшәү рухы [ру́ах] булган һәрбер тереклекне юк итәчәкмен»,— дигән (Яратылыш 6:17; 7:15, 22). Шулай итеп, «рух» — күзгә күренми торган көч (яшәү чаткысы), аның ярдәмендә бар тереклек яши.

Рух һәм җан бер үк нәрсә түгел. Радио эшләсен өчен электр тогы кирәк булган кебек, тән «эшләсен», ягъни яшәсен өчен, рух кирәк. Мәсәлән, радиоприемник эшли башласын өчен, аңа батареялар куярга кирәк. Батареясыз радио эшләми, ул «үле». Моны шулай ук электр тогыннан эшләгән радио турында да әйтеп була. Тән рух ярдәмендә яши. Электр тогы уйлый алмый, аның хисләре дә юк, нәкъ шулай ук рух та: аның хисләре дә юк, һәм ул уйлый да алмый. Рух ул — көч кенә. Әмма кешеләрнең рухы, ягъни яшәү көче булмаса, мәдхия җырлаучы әйткәнчә, алар «вафат булып, үз туфракларына кире кайталар».

Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була? Бу Вәгазьче 12:7 дә болай итеп сурәтләнә: «Туфрактан яратылган тән кире туфракка кайтыр; Аллаһы Тәгалә биргән рух кире иясенә кайтыр». Рух, ягъни яшәү көче, тәнне калдыргач, тән үлә; тән үзе алынган урынга — җиргә кире кайта. Нәкъ шулай ук яшәү көче дә аны биргән Аллаһыга кире кайта (Әюб 34:14, 15; Мәдхия 35:10). Бу сүзләр яшәү көче күккә бара дигәнне аңлатмый. Аллаһыга кире кайта дигән сүзләр Йәһвә генә үлгән кешене терелтә ала дигәнне аңлата. Үлгән кешенең гомере Аллаһы ихтыярында дип әйтеп була. Чөнки Аллаһы гына үз кодрәте белән рухны кайтара ала, ягъни кешене терелтә ала.

Аллаһы кабердә булган бар кешене терелтәчәк. Моны белү безне шундый юата! (Яхъя 5:28, 29). Терелткәндә, Йәһвә аларга яңа тән бирәчәк һәм рух, яки яшәү көче биреп, аларны яшәүгә кайтарачак. Нинди шатлыклы булачак ул вакыт!

Изге Язмаларда «җан» һәм «рух» дигән сүзләрнең кулланышы турында күбрәк белер өчен, «Үлгәч, кеше белән нәрсә була?» дигән брошюраны (рус) һәм «Изге Язма нигезендә сөйләшү» дигән китапның (рус) 131—135, 139—144 нче битләрен кара. Бу басмалар Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.