Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛТМЫШ АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Езра Аллаһы Канунына өйрәтә

Езра Аллаһы Канунына өйрәтә

Исраиллеләрне́ң күбесе Иерусалимга кире кайтканнан соң, якынча 70 ел үткән. Әмма кайберәүләр һаман да Фарсы́ патшалыгының төрле өлешләрендә яшәгән. Аларның берсе Езра́ исемле рухани булган. Ул кешеләрне Йәһвә Канунына өйрәткән. Езра́ Иерусалим халкының Канунны үтәмичә яшәгәнен белеп алгач, аның, анда барып, аларга ярдәм итәсе килгән. Фарсы́ патшасы Артаксе́ркс Езрага́ болай дип әйткән: «Син кешеләрне Аллаһы Канунына өйрәтә алсын өчен, Аллаһы сиңа акыл-зирәклек биргән. Үзең белән барырга теләүче кешеләрне ал да анда барыгыз». Езра́ Иерусалимга кайтырга теләгән кешеләр белән очрашкан. Йәһвәгә үзләрен озын юлда сакласын дип дога кылгач, алар юлга чыккан.

Дүрт айдан соң алар Иерусалимга килеп җиткән. Башлыклар Езрага́ болай дип әйткән: «Исраиллелә́р Йәһвәгә буйсынмый һәм башка халыклардан булган хатын-кызларга өйләнә. Ә бу хатыннар ялган илаһларга табына». Езра́ нәрсә эшләр икән? Ул, бөтен халык алдында тезләнеп, дога кыла башлаган: «Йәһвә, син безнең өчен бик күп игелек эшлисең, ә без кабат сиңа каршы гөнаһлар кылабыз». Халык тәүбә иткән, ләкин аларга дөреслекне эшләр өчен ярдәм кирәк булган. Езра́, бу сорауны чишәр өчен, өлкәннәрне һәм хакимнәрне сайлаган. Киләсе өч ай эчендә Йәһвәгә гыйбадәт кылмаган кешеләр куып чыгарылган булган.

Унике ел үткән. Ул арада Иерусалим стеналары торгызылган булган. Езра́, халыкка Аллаһы Канунын укыр өчен, аны шәһәр мәйданында җыйган. Езра́ китапны ачкач, бар кеше дә торып баскан. Шунда ул Йәһвәне данлаган, ә бөтен халык, үз ризалыгын күрсәтеп, кулларын күтәргән. Аннан соң Езра́ Канунны укып аңлата башлаган, ә халык аны игътибар белән тыңлаган. Алар, үзләренең Йәһвәдән читкә китүләрен аңлап, каты елаган. Киләсе көнне Езра́ халыкка тагын Канунны укыган. Алар якын арада Куыш кору бәйрәмен үткәрергә кирәк икәнен белеп алган. Халык шунда ук бәйрәмгә әзерләнә башлаган.

Бәйрәмнең җиде көне дәвамында кешеләр бик шатланган һәм яхшы уңыш өчен Йәһвәгә рәхмәтләрен белдергән. Куыш кору бәйрәме Йошуа́ көннәреннән бирле үткәрелмәгән булган. Бәйрәмнән соң халык, җыелып, болай дип дога кылган: «Йәһвә, син безне коллыктан азат иттең, чүлдә булганда безне ашаттың һәм безгә шушы матур җирне бирдең. Ләкин без сиңа кат-кат буйсынмадык. Безне кисәтер өчен, син үз пәйгамбәрләреңне җибәрдең, әмма без аларны тыңламадык. Моңа карамастан, син безгә карата түземле булдың. Син Ибраһимга әйткән вәгъдәңне үтәдең. Һәм хәзер без сиңа буйсынып яшәргә вәгъдә итәбез». Алар үз вәгъдәләрен язып куйган. Башлыклар, ле́вилеләр һәм руханилар үз мөһерләрен суккан.

«Аллаһы сүзен тыңлап, аны үтәүчеләр бәхетле!» (Лүк 11:28)