Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Унберенче кисәккә кереш сүз

Унберенче кисәккә кереш сүз

Бу кисәктән башлап, без Мәсихче Грек Язмаларын карый башларбыз. Гайсә кечкенә шәһәрдә яшәүче бер гади гаиләдә туган. Аның атасы балта остасы булган, һәм Гайсә аның белән бергә эшләгән. Гайсә кешелекне коткарырга тиеш булган. Йәһвә аны үзенең күктәге Патшалыгында Патша булырга сайлаган. Балаларыгызга шуны аңларга булышыгыз: Йәһвә Гайсә өчен яхшы гаиләне сайлаган, шуңа күрә Гайсә тәкъва кешеләр арасында үскән; Гайсәне Һиру́д үтермәсен өчен, Йәһвә аны яклаган; Аллаһы ниятенең үтәлешенә бернәрсә дә комачаулый алмый; Йәһвә Яхъяны ул Гайсәгә юл әзерләсен өчен билгеләгән; Гайсә, хәтта яшь булганда да, үзенә түгел, ә Йәһвәнең зирәклегенә таянган.

БУ КИСӘКТӘ

АЛТМЫШ СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Илисәбәтнең улы туа

Ни өчен фәрештә Илисәбәтнең иренә, бала туганчы ул сөйләшә алмаячак, дип әйткән?

АЛТМЫШ ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Мәрьям янына Җәбраил килә

Җәбраил Мәрьямгә бер хәбәр әйтә. Бу Мәрьямнең тормышын үзгәртә.

ҖИТМЕШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Фәрештәләр Гайсәнең тууын игълан итә

Көтүчеләр, моны ишеткәч, шунда ук эш итә башлаган.

ҖИТМЕШ БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йәһвә Гайсәне яклый

Явыз патша Гайсәне үтерергә тели.

ҖИТМЕШ ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Яшь Гайсә

Ул гыйбадәтханәдә утырган укытучыларны ничек гаҗәпләндерә?

ҖИТМЕШ ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Яхъя Мәсихнең килүе турында вәгазьли

Яхъя, үскәч, пәйгамбәр булып китә. Ул Мәсихнең килүе турында вәгазьли. Кешеләр бу хәбәргә ничек карый?