Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТУКСАН БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә үледән терелә

Гайсә үледән терелә

Гайсә үлгәч, Йосыф исемле бер бай кеше, Пилатта́н рөхсәт сорап, Гайсәнең тәнен баганадан алган. Йосыф аның гәүдәсен хуш исле үләннәр белән бергә нәфис җитен тукымага төргән һәм яңа кабергә салган. Ул кабернең керү урынына бер авыр таш тәгәрәтеп китерткән. Өлкән руханилар Пилатка́ болай дигән: «Гайсәнең шәкертләре, аның тәнен алып китеп, ул үледән терелгән дип әйтә күрмәсеннәр». Шунда Пила́т аларга: «Ташны беркетеп куегыз да каберне саклагыз»,— дип кушкан.

Өченче көнне иртән иртүк кайбер хатын-кызлар кабер янына килгән. Карасалар, таш алып куелган! Кабер эченнән бер фәрештә аларга болай дигән: «Курыкмагыз. Гайсә үледән терелгән. Барыгыз, Гайсәнең шәкертләренә аның белән Гәлилә́ядә очрашсыннар дип әйтегез».

Ул арада магдалалы́ Мәрьям, ашыгып, Пете́р белән Яхъя янына барган. Барып җиткәч, ул аларга: «Кемдер Гайсәнең тәнен алып киткән!» — дигән. Пете́р белән Яхъя, кабер янына килгәч, аның буш булганын күргән. Шуннан соң алар өйләренә кайтып киткән.

Мәрьям, кабер янына әйләнеп кайткач, кабер эчендә ике фәрештәне күргән һәм аларга: «Минем Хуҗамны кая алып киткәннәр икән?» — дигән. Аннан соң ул, бер кешене күреп, аны бакчачы дип уйлаган. Мәрьям аңа: «Әфәндем, аны кая алып киткәнеңне әйтче»,— дип әйткән. Ләкин тегесе: «Мәрьям!» — дигәч, Мәрьям аның Гайсә икәнен аңлаган. Ул: «Остаз!» — дип кычкырып җибәргән һәм аны кочаклаган. Гайсә аңа: «Бар, кардәшләремә мине күргәнеңне сөйләп бир»,— дигән. Мәрьям шунда ук йөгереп киткән һәм шәкертләргә Гайсәне күргәне турында сөйләп биргән.

Шул ук көнне, ике шәкерт Иерусалимнан Имауска́ барганда, аларга юлда бер кеше кушылган. Ул алардан: «Сез нәрсә турында сөйләшәсез?» — дип сораган. Алар аңа болай дигән: «Син ишетмәдеңмени? Өченче көн өлкән руханилар Гайсәне үтерде. Ә хәзер кайбер хатын-кызлар аны үледән терелгән ди!» Бу кеше алардан болай дип сораган: «Әллә сез пәйгамбәрләргә ышанмыйсызмы? Алар бит, Мәсих үләчәк һәм аннан соң үледән тереләчәк, дип әйткән булган». Шунда ул аларга Изге Язмаларны аңлата башлаган. Имауска́ килеп җиткәч, шәкертләр аны үзләре белән калырга күндергән. Табын янында теге кеше дога кылган, һәм шәкертләр аның Гайсә икәнен аңлаган. Аннан соң ул аларга күренмәс булып киткән.

Бу ике шәкерт Иерусалимга рәсүлләр җыелган йортка йөгереп килгән һәм аларга барысын сөйләп биргән. Шунда алар алдында Гайсә пәйда булган. Башта рәсүлләр аның Гайсә булуына ышанмаган. Әмма ул аларга болай дигән: «Кулларыма карагыз, миңа кагылыгыз. Мәсих үледән тереләчәк, дип язылган булган бит».

«Мин — юл, хакыйкать һәм тормыш. Атам янына, минем аша үтмичә, беркем дә килми» (Яхъя 14:6)