Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Икенче кисәккә кереш сүз

Икенче кисәккә кереш сүз

Ни өчен Йәһвә Туфан ярдәмендә ул вакыттагы дөньяны юк иткән? Кешелек тарихы башында Шайтан Йәһвәгә каршы чыккан. Кайберәүләр, мәсәлән Адәм, Хаува һәм Каби́л, Шайтан ягына баскан. Ә башкалар, мәсәлән Һаби́л һәм Нух, Йәһвә ягына баскан. Күпчелек кеше шулкадәр начар булып киткән ки, Йәһвә хәтта аларны юк итәргә булган. Бу кисәктән без шуны күрербез: Йәһвә безнең кем яклы икәнен күрә һәм ул беркайчан да явызлыкның яхшылыкны җиңүенә юл куймас.

БУ КИСӘКТӘ

ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Адәм белән Хаува Аллаһыны тыңламаган

Гадән бакчасындагы бер агач нәрсә белән аерылып торган? Ни өчен Хаува аның җимешен ашаган?

ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Ачу үтерүгә китерә

Аллаһы Һабилнең корбанын кабул иткән, ә Кабилнекен кабул итмәгән. Моны белгәч, Кабилнең нык ачуы килгән һәм ул коточкыч гөнаһ кылган.

БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Нух көймәсе

Кайбер фәрештәләр җирдәге хатын-кызларга өйләнгәч, алардан туган балалар явыз әзмәверләр булып үскән. Җинаятьчелек бөтен җир буйлап таралган. Әмма Нух Аллаһыны яратып һәм тыңлап яшәгән.

АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Сигез кеше Туфанда котылып кала

Туфан вакытында яңгыр 40 көн һәм 40 төн яуган. Нух үз гаиләсе белән көймәдә барлыгы бер елдан артык вакыт булган. Аннан соң алар көймәдән чыккан.