Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бишенче кисәккә кереш сүз

Бишенче кисәккә кереш сүз

Кызыл диңгез аша үткәннән соң ике ай узгач, исраиллелә́р Сина́й тавы янына килгән. Анда Йәһвә Исраи́л белән килешү төзегән һәм аларны үз халкы иткән. Ул аларны юлларында һәм тукталган урыннарында яклаган, шулай ук аларга бар кирәклесен: ашарга ма́нна һәм киенергә тузмый торган кием биргән. Балагызга ни өчен Йәһвә исраиллеләргә́ Канун һәм изге чатыр биргән, ни өчен руханилар хезмәте урнаштырган икәнен аңлатыгыз. Балагыз үз вәгъдәләрен үтәү, басынкы булып калу һәм Йәһвәгә һәрвакыт тугры булып калу никадәр мөһим икәнен аңласын.

БУ КИСӘКТӘ

ЕГЕРМЕ ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йәһвәгә бирелгән вәгъдә

Исраиллеләр, Синай тавы янында булганда, Аллаһыга махсус вәгъдә биргән.

ЕГЕРМЕ ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Алар үз вәгъдәсен бозган

Муса таш такталарны алып килгәндә, халык зур гөнаһ кылган.

ЕГЕРМЕ БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гыйбадәт кылу өчен изге чатыр

Бу изге чатырда килешү сандыгы торган.

ЕГЕРМЕ АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Унике шымчы

Йошуа белән Кәлебнең сүзләре Кәнган җирен карарга барган башка ун шымчыныкыннан аерылып торган.

ЕГЕРМЕ ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Алар Йәһвәгә каршы чыккан

Корах, Датан, Абирам һәм тагын 250 кеше Муса белән Һарунны Йәһвә сайлаганын санга сукмаган.

ЕГЕРМЕ СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Бильямның ишәге сөйләшә

Ишәк күренми торган бер шәхесне күргән.