Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЕГЕРМЕ ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Алар үз вәгъдәсен бозган

Алар үз вәгъдәсен бозган

Йәһвә Мусага болай дигән: «Минем яныма тауга мен. Мин, таш такталарга кануннарымны язып, аларны сиңа бирермен». Муса тауга менгән һәм шунда 40 көн һәм 40 төн калган. Ул анда булганда, Йәһвә ике таш тактага ун мөһим әмер язган һәм такталарны Мусага биргән.

Күпмедер вакыттан соң исраиллелә́р Муса аларны калдырып киткән дип уйлый башлаган. Алар Һарунга́: «Безне берәрсе алып барырга тиеш,— дигән.— Безгә илаһ яса!» Һару́н: «Миңа алтыныгызны китерегез»,— дигән. Ул, алтынны эретеп, аннан бозау сыны ясаган. Халык: «Бу бозау — безне Мисырда́н алып чыккан Аллаһы!» — дип әйткән. Алар, шул алтын бозауга табынып, бәйрәм итә башлаган. Бу дөрес булганмы? Юк, чөнки исраиллелә́р Йәһвәгә генә гыйбадәт кылырга вәгъдә иткән. Ә хәзер алар үз вәгъдәсен бозган.

Йәһвә моның барысын күреп торган һәм Мусага: «Халык янына кайт,— дигән.— Алар мине тыңламый һәм ялган илаһка табына». Шунда Муса, ике таш тактаны тотып, таудан төшкән.

Лагерьга якынлашканда, Муса халыкның җырлаганын ишеткән. Аннары ул аларның биегәннәрен һәм бозауга табынганнарын күргән. Нык ярсып, Муса ике таш тактаны җиргә бәргән, һәм алар челпәрәмә килгән. Ул шунда ук бозау сынын юк иткән һәм Һарунна́н: «Ничек инде син, халыкны тыңлап, андый яман эш эшли алдың?» — дип сораган. Һару́н аңа болай дип җавап биргән: «Ачуланма. Бу халыкны беләсең бит. Алар үзләренә илаһ ясарга теләде, шуңа күрә мин алтыннарын утка ташладым, һәм шул бозау килеп чыкты». Һару́н дөрес эш итмәгән. Муса тагын тауга менгән дә Йәһвәдән халыкны кичерсен дип үтенгән.

Йәһвә үзен тыңларга теләгән кешеләрне кичергән. Әйе, исраиллелә́р Мусаның җитәкчелегенә буйсынырга тиеш булган.

«Аллаһыга вәгъдә биргәндә, аны кичектермичә үтә, чөнки ул акылсызларны хупламый. Биргән вәгъдәңне үтә» (Вәгазьче 5:4)