Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК

Аллаһы кешеләр өчен нинди тормыш тели?

Аллаһы кешеләр өчен нинди тормыш тели?

1. Аллаһы кешеләр өчен нинди тормыш теләгән?

АЛЛАҺЫ кешеләр өчен искиткеч тормыш теләгән. Ул беренче кешеләргә — Адәм белән Хаувага — яшәр өчен матур бакча биргән. Ул аларның балалар тудыруын, бөтен җирне оҗмахка әйләндерүен һәм хайваннар турында кайгыртуын теләгән (Яратылыш 1:28; 2:8, 9, 15; 6 нчы аңлатманы кара).

2. а) Аллаһы үз ниятен үтәячәк. Ни өчен моңа шикләнмәскә була? ә) Изге Язмалар буенча, кем мәңге яшәячәк?

2 Сезнеңчә, без кайчан да булса оҗмахта яшәрбезме? Йәһвә болай ди: «Мин моны ниятләдем һәм моны үтәрмен» (Ишагыя 46:9—11; 55:11). Әйе, Йәһвә үз ниятен үтәячәк. Аңа беркем дә һәм бернәрсә дә комачауламаячак. Йәһвә җирне «юкка гына түгел», ә билгеле бер максат белән булдырган (Ишагыя 45:18). Ул кешеләрнең бөтен җир буйлап яшәүләрен тели. Аның нияте буенча, җирдә нинди кешеләр һәм никадәр озак яшәргә тиеш? Изге Язмаларда: «Тәкъвалар [ягъни Аллаһыга тыңлаучан кешеләр] җирне мирас итеп алачак һәм анда мәңге яшәячәк»,— дип әйтелә (Зәбур 37:29; Ачылыш 21:3, 4).

3. Дөньядагы авырлыклар аркасында нинди сорау туа?

3 Шулай да бүген кешеләр авырый һәм үлә. Кайбер урыннарда кешеләр сугыша һәм бер-берсен үтерә. Әлбәттә, бу Аллаһының ниятенә кермәгән. Ни өчен Аллаһының нияте әле үтәлмәгән? Җавапны Изге Язмалардан гына табып була.

АЛЛАҺЫНЫҢ ДОШМАНЫ

4, 5. а) Гадән бакчасында, еланны кулланып, Хаува белән кем сөйләшкән? ә) Ничек итеп намуслы кеше карак булып китәргә мөмкин?

4 Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Аллаһының «Иблис һәм Шайтан дип аталган» дошманы бар. Гадән бакчасында Шайтан, еланны кулланып, Хауваны алдаган (Ачылыш 12:9; Яратылыш 3:1). Хаува аның белән елан сөйләшә дип уйлаган. Чынында исә аның белән Шайтан сөйләшкән. (7 нче аңлатманы кара.)

5 Шайтан кайдан килеп чыккан соң? Ул иң баштан ук шундый булганмы? Юк. Аллаһы җирне булдырганда, ул күктә яхшы фәрештә булган. Әмма соңрак ул үзгәргән һәм Шайтан Иблис булып киткән (Әюп 38:4, 7). Кайчак намуслы кеше дә карак булып китәргә мөмкин. Ничек итеп? Ул карак булып тумый. Әмма бервакыт ул кеше әйберен алырга тели. Ул бу әйбер турында уйлый торгач, начар теләге көчәя. Мөмкинлек туу белән, ул аны урлый. Шулай итеп ул карак булып китә. (Ягъкуб 1:13—15 укы; 8 нче аңлатманы кара.)

6. Ничек итеп яхшы фәрештә Аллаһының дошманы булып киткән?

6 Шушы фәрештә белән дә нәкъ шундый ук хәл булган. Йәһвә, Адәм белән Хауваны барлыкка китергәннән соң, аларга балалар тудырырга һәм «җир йөзен тутырырга» кушкан (Яратылыш 1:27, 28). Теге фәрештә болай дип уйлый алган: «Бар бу кешеләр Йәһвәгә түгел, ә миңа табына ала бит!» Моның турында күбрәк уйлаган саен, аның начар теләге көчәя барган. Бу фәрештә кешеләрнең үзенә табынуларын теләгән. Ул, Хауваны алдап, аны юлдан яздырган. (Яратылыш 3:1—5 укы.) Шулай итеп ул Аллаһының дошманы — Шайтан Иблис булып киткән.

7. а) Ни өчен Адәм белән Хаува үлгән? ә) Ни өчен без картаябыз һәм үләбез?

7 Аллаһы Адәм белән Хауваны бакчадагы билгеле бер агачның җимешләрен ашаудан тыйган. Ашаган булсалар, алар үләр иде. Адәм белән Хаува Аллаһыны тыңламаган һәм тыелган җимешне ашаган (Яратылыш 2:17; 3:6). Алар Йәһвәгә каршы гөнаһ кылган һәм, Йәһвә алдан кисәткәнчә, үлгән (Яратылыш 3:17—19). Адәм белән Хауваның балалары да гөнаһлы булып туган һәм ахыр чиктә үлгән. (Римлыларга 5:12 укы.) Ни өчен Адәм белән Хауваның балалары да гөнаһлы булган? Моны аңлар өчен, бер мисал карап чыгыйк. Икмәкне яньчелгән савытта пешерсәләр, икмәк тә, шул савыт кебек, кимчелекле булыр. Адәм, Аллаһыны тыңламаганга, гөнаһлы булып киткән. Барыбыз да Адәмнең балалары булганга күрә, без дә кимчелекле, ягъни гөнаһлы булып тудык. Ә барыбыз да гөнаһлы булганга, без картаябыз һәм үләбез (Римлыларга 3:23; 9 нчы аңлатманы кара).

8, 9. а) Шайтан Адәм белән Хауваны нәрсәгә ышандырырга теләгән? ә) Ни өчен Йәһвә фетнәчеләрне шунда ук үтермәгән?

8 Адәм белән Хауваны Аллаһыга буйсынмаска котыртып, Шайтан фетнә күтәргән. Ул Адәм белән Хауваны Йәһвәнең ялганчы, начар идарәче булуына ышандырырга теләгән. Имеш, Аллаһы алар турында кайгыртмый. Шайтанның сүзләре буенча, Аллаһы кешеләргә нәрсә эшләргә икәнен әйтергә тиеш түгел һәм Адәм белән Хаува нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен үзләре хәл итәргә тиеш. Йәһвә нәрсә эшләгән? Ул, фетнәчеләрне үтереп, фетнәне баса алган. Әмма бу Шайтанның ялганчы икәнен күрсәтер идеме? Юк, күрсәтмәс иде.

9 Шуңа күрә Йәһвә фетнәчеләрне шунда ук юк итмәскә булган. Ул, кешеләр үзләре идарә итеп карасын дип, вакыт бүлеп куйган. Нәтиҗәдә, бу Шайтанның ялганчы икәнен һәм Йәһвәнең кешеләргә иң яхшысын теләгәнен ап-ачык күрсәтер иде. Моның турында күбрәк 11 нче бүлектә әйтелә. Сезнеңчә, Адәм белән Хаува дөрес эшләгәнме? Шайтанга ышанып, Аллаһыны тыңламаганнары акыллы булганмы? Адәм белән Хаувага бар нәрсәне Йәһвә биргән. Ул аларга камил тормыш, матур яшәү урыны һәм канәгатьлек китерүче эш биргән. Шайтан исә алар өчен бер яхшы эш тә кылмаган. Сез анда булсагыз, нәрсә эшләр идегез?

10. Һәрберебез нәрсә сайларга тиеш?

10 Бүген без охшаш хәлдә. Без дә Йәһвәнеме я Шайтанны тыңларгамы икәнен үзебез сайлыйбыз. Бу сайлауга безнең киләчәгебез бәйле. Аллаһыга Идарәчебезгә буларак буйсынсак, без Шайтанның ялганчы булуын расларбыз. Әмма Шайтанга буйсынсак, бу үлемгә генә китерер (Зәбур 73:28; Гыйбрәтле сүзләр 27:11 укы). Бүген бик азлар гына Аллаһыга буйсынып яши. Чынлыкта, Аллаһы бу дөнья белән идарә итми. Алайса, кем идарә итә соң?

ДӨНЬЯ БЕЛӘН КЕМ ИДАРӘ ИТӘ?

Дөньяның бар патшалыклары Шайтанныкы булмаган булса, ул аларны Гайсәгә тәкъдим итә алыр идеме?

11, 12. а) Шайтанның Гайсәгә әйткән тәкъдименнән нинди нәтиҗә ясап була? ә) Шайтан — бу дөньяның идарәчесе икәнен Изге Язмалардагы нинди өзекләр күрсәтә?

11 Гайсә дөнья белән кем идарә итә икәнен яхшы белгән. Бер тапкыр Шайтан аңа «дөньяның бар патшалыкларын һәм аларның шөһрәтләрен күрсәткән». Аннары Шайтан Гайсәгә: «Әгәр дә тезләнеп миңа бер табынсаң, боларның барысын да сиңа бирермен»,— дигән (Маттай 4:8, 9; Лүк 4:5, 6). Уйлап карагыз, бу патшалыклар Шайтанныкы булмаган булса, ул аларны Гайсәгә тәкъдим итә алыр идеме? Юк. Шулай итеп, бар хөкүмәтләр Шайтан кулында.

12 Бәлки, сез болай дип уйлый торгансыздыр: «Ничек инде бу дөнья белән Шайтан идарә итсен? Йәһвә бит — галәмне барлыкка китергән Чиксез Кодрәт Иясе!» (Ачылыш 4:11) Әйе, шулай. Әмма Гайсә Шайтанны турыдан-туры «бу дөньяның идарәчесе» дип атаган (Яхъя 12:31; 14:30; 16:11). Рәсүл Паул Шайтан Иблисне «бу дөнья төзелешенең илаһы» дип атаган (2 Көринтлеләргә 4:3, 4). Ә рәсүл Яхъя «бөтен дөнья Явызның хакимлеге астында тора» дип язган (1 Яхъя 5:19).

ШАЙТАН ДӨНЬЯСЫ НИЧЕК ЮК ИТЕЛӘЧӘК?

13. Ни өчен без яңа дөньяга мохтаҗ?

13 Бу дөньяда яшәү көннән-көн куркынычрак булып китә. Җирдә сугышлар, бозыклык, икейөзлелек һәм көч куллану хөкем сөрә. Кешеләр ничек кенә тырышмасын, алар моның барысыннан арына алмый. Әмма тиздән Аллаһы үзенең Армагеддон дигән сугышында явыз дөньяны юк итәчәк. Аның урынына ул яңа гадел дөнья булдырачак (Ачылыш 16:14—16; 10 нчы аңлатманы кара).

14. Аллаһы кемне үз Патшалыгының Патшасы итеп билгеләгән? Изге Язмаларда Гайсә турында нәрсә алдан язылган булган?

14 Ничек итеп Аллаһы яңа гадел дөнья булдырачак? Үзенең күктәге хөкүмәте ярдәмендә. Бу хөкүмәт Аллаһы Патшалыгы дип атала. Бу Патшалыкның Патшасы итеп Аллаһы Гайсә Мәсихне билгеләгән. Меңләгән ел элек Изге Язмаларда Гайсә «Тынычлык мирзасы» булып идарә итәчәк һәм аның хакимлеге мәңге булачак дип язылган булган (Ишагыя 9:6, 7). Гайсә үз шәкертләрен шул күктәге хөкүмәт турында болай дип дога кылырга өйрәткән: «Синең Патшалыгың килсен. Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен» (Маттай 6:10). 8 нче бүлектә без Аллаһы Патшалыгы дөньядагы хөкүмәтләрне ничек алыштырачак икәнен күрербез. (Даниял 2:44 укы.) Ул вакытта Аллаһы Патшалыгы җирне матур оҗмахка әйләндерәчәк. (11 нче аңлатманы кара.)

ЯҢА ДӨНЬЯ ЯКЫН!

15. «Яңа җир» нәрсә ул?

15 Изге Язмаларда өметебез турында болай дип язылган: «Без... гаделлек хакимлек итә торган яңа күкләрне һәм яңа җирне көтеп яшибез» (2 Петер 3:13; Ишагыя 65:17). Кайвакыт Изге Язмаларда «җир» дигән сүз җир йөзендә яшәүче кешеләрне аңлатырга мөмкин (Зәбур 96:1). Шуңа күрә «яңа җир» Аллаһыга тыңлаучан һәм Ул хуп күргән кешеләрне аңлата.

16. Яңа дөньяда Аллаһы кешеләргә нинди бүләк бирәчәк һәм, бу бүләкне алыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

16 Гайсәнең вәгъдәсе буенча, Аллаһының яңа дөньясында яшәячәк кешеләр «мәңгелек тормышка ия булачак» (Марк 10:30). Бу бүләкне алыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк? Җавапны сез Яхъя 3:16 дан һәм 17:3 тән табарсыз. (Укы.) Изге Язмаларда җирдәге оҗмах турында нәрсә әйтелә? Әйдәгез, белик.

17, 18. Бөтен җирдә тынычлык, иминлек урнашачагын без кайдан беләбез?

17 Явызлык, сугышлар, җинаятьчелек һәм көч куллану бүтән булмаячак. Җир йөзендә явыз кешеләр калмас (Зәбур 37:10, 11). Аллаһы «бөтен җирдә сугышларны туктатыр» (Зәбур 46:9; Ишагыя 2:4). Бөтен җирдә Аллаһыны яратучы һәм аңа тыңлаучан кешеләр генә яшәр. Тынычлык мәңге бетмәс (Зәбур 72:7).

18 Йәһвә халкы тыныч-имин яшәячәк. Изге Язмалар язылган чорда, исраиллеләр Аллаһыны тыңлаганда, ул аларны яклаган һәм алар имин яшәгән (Левилеләр 25:18, 19). Оҗмахта без беркемнән һәм бернәрсәдән дә курыкмабыз. Без үзебезне һәрвакыт тыныч-имин хис итәрбез. (Ишагыя 32:18; Микай 4:4 укы.)

19. Яңа дөньяда ризыкның мул булачагына ни өчен шикләнмәскә була?

19 Җирдә ризык күп булачак. «Җир йөзендә ашлык мул булыр, тау башларында ул артыгы белән булыр» (Зәбур 72:16). Йәһвә «Аллаһыбыз безне фатихалар», һәм «җир үз җимешен бирер» (Зәбур 67:6).

20. Җирнең оҗмахка әйләнәчәген без кайдан беләбез?

20 Бөтен җир оҗмахка әйләнәчәк. Кешеләрнең матур йортлары һәм бакчалары булыр. (Ишагыя 65:21—24; Ачылыш 11:18 укы.) Бөтен җир Гадән бакчасы кебек гүзәл булыр. Йәһвә безгә һәрвакыт кирәклесен бирер. Аллаһы турында Изге Язмаларда болай диелгән: «Кулыңны ачып, син һәр тере җанның теләген канәгатьләндерәсең» (Зәбур 145:16).

21. Кешеләр белән хайваннарның тату яшәячәге турында кайда язылган?

21 Кешеләр белән хайваннар тату яшәячәк. Хайваннар кешеләргә бүтән зыян китермәс. Кечкенә балалар хәтта бүген куркыныч булып саналган хайваннар янында да үзләрен имин хис итәр. (Ишагыя 11:6—9; 65:25 укы.)

22. Гайсә авырган кешеләр өчен нәрсә эшләячәк?

22 Беркем дә авырмаячак. Җирдә булганда, Гайсә күп кешеләрне савыктырган (Маттай 9:35; Марк 1:40—42; Яхъя 5:5—9). Ә киләчәктә, Аллаһы Патшалыгының Патшасы буларак, ул һәр кешене савыктырыр. Берәү дә: «Мин авырыйм»,— дип әйтмәс (Ишагыя 33:24; 35:5, 6).

23. Үлгән кешеләр өчен Аллаһы нәрсә эшләячәк?

23 Үлгән кешеләр яңадан яшәячәк. Аллаһы миллионлаган үлгән кешене терелтергә вәгъдә итә. «Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк» (Рәсүлләр 24:15; Яхъя 5:28, 29 укы).

24. Сез оҗмахтагы тормыш турында нәрсә уйлыйсыз?

24 Йәһвә турында белем алып, ул кушканча яшәргәме я үзебез теләгәнне генә эшләргәме? Моны һәрберебез үзе сайлый. Йәһвәгә хезмәт итүне сайласак, безнең киләчәгебез искиткеч булыр. Гайсә үзе янында баганага кадакланган кешегә болай дип вәгъдә иткән: «Син минем белән бергә оҗмахта булачаксың» (Лүк 23:43). Әйдәгез, Гайсә Мәсих турында һәм ул Аллаһының гаҗәеп вәгъдәләрен ничек тормышка ашырачак икәнлеге турында күбрәк белик.