АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК
Үлгән кешеләр кайда?
1—3. Кешеләр үлем турында нинди сораулар бирә һәм кайбер диннәр бу сорауларга ничек җавап бирә?
ИЗГЕ ЯЗМАЛАР буенча, киләчәктә үлем инде булмаячак (Ачылыш 21:4). 5 нче бүлектән белгәнебезчә, йолым безгә мәңге яшәргә мөмкинлек бирә. Әмма әлегә кешеләр үлә (Вәгазьче 9:5). Шуңа күрә мондый сорау туа: кеше үлгәч, аның белән нәрсә була?
2 Яраткан кешебез үлгәндә, безне бу сорау аеруча борчый. Без болай дип уйларга мөмкин: «Ул хәзер кайда? Ул безне күзәтәме? Ул безгә ярдәм итә аламы? Без кайчан да булса аның белән очрашырбызмы?»
3 Төрле диннәр бу сорауларга төрлечә җавап бирә. Кайберләре яхшы кешеләр күккә бара, ә яман кешеләр тәмугта яна дип өйрәтә. Башкалары үлгән кешенең җаны үлгән туганнары белән яшәвен дәвам итә диләр. Өченчеләре исә кеше, үлгәннән соң, хөкем алдына баса, ә аннары башка кеше булып я хәтта хайван булып яңадан туа дип әйтәләр.
4. Төрле диннәр нинди уртак фикергә өйрәтә?
4 Әйе, төрле диннәрнең өйрәтүләре бик аерылып тора. Ләкин аларның барысы диярлек бер уртак фикергә өйрәтә: кеше үлгәч, аның ниндидер өлеше яшәвен дәвам итә. Әмма бу чыннан да шулаймы?
ҮЛГӘН КЕШЕЛӘР КАЙДА?
5, 6. Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була?
5 Үлгән кешеләр белән нәрсә булганын Йәһвә белә. *. Үлгәч, кеше күрми дә, ишетми дә, уйламый да.
Ул безгә шуны ачты: кеше үлгәч, аның тормышы бетә. Үлем — тормышның капма каршысы. Шуңа күрә кеше үлгәч, аның хисләре һәм хатирәләре юкка чыга6 Сөләйман патша: «Үлеләр бернәрсә дә белми»,— дип язган. Үлгән кеше ярата да, нәфрәт итә дә алмый. «Кабердә эш тә, уй-ният тә, белем дә, зирәклек тә юк». (Вәгазьче 9:5, 6, 10 укы.) Изге Язмаларда, Зәбур 146:4 тә кеше үлгәч, «аның уй-фикерләре юкка чыга» дип әйтелә.
ГАЙСӘ ҮЛЕМ ТУРЫНДА НӘРСӘ ДИГӘН?
7. Гайсә үлем турында нәрсә дигән?
7 Дусты Лазар үлгәч, Гайсә үз шәкертләренә: «Лазар йоклап китте»,— дигән. Гайсәнең Лазар ял итә дип әйтәсе килмәгән. Ул: «Лазар үлде»,— дип аңлаткан (Яхъя 11:11—14). Шулай итеп Гайсә үлемне йокы белән чагыштырган. Ул Лазар турында тегесе күктә, үлгән туганнары белән бергә дип әйтмәгән. Ул шулай ук аны тәмугта газаплана я башка кеше булып я хайван булып туган димәгән. Лазар тирән йокыга охшаш хәлдә булган. Изге Язмаларның башка өзекләрендә дә үлем тирән йокы белән чагыштырыла. Мәсәлән, Стифән үтерелгәч, ул «үлем йокысына талды» дип әйтелгән (Рәсүлләр 7:60). Рәсүл Паул кайбер мәсихчеләр турында алар «үлем йокысына талган» дип язган (1 Көринтлеләргә 15:6).
8. Аллаһы кешеләрнең үлүләрен теләми икәнен без кайдан беләбез?
Вәгазьче 3:11). Ата-аналар үз балаларының чирләвен һәм үлүләрен күрергә теләми. Йәһвәнең дә безнең үлүебезне күрәсе килми. Ул безне мәңге яшәр өчен яраткан икән, ник алайса без үләбез?
8 Аллаһының нияте буенча, Адәм белән Хаува үләргә тиеш булганмы? Юк. Йәһвә аларның мәңге яшәүләрен һәм сау-сәламәт булуларын теләгән. Йәһвә кешеләргә мәңге яшәргә теләк биргән (НИ ӨЧЕН КЕШЕЛӘР ҮЛӘ?
9. Ни өчен Йәһвәнең Адәм белән Хаувага биргән әмере урынлы булган?
9 Гадән бакчасында Йәһвә Адәмгә болай дигән: «Син бакчадагы һәрбер агачтан туйганчы ашый аласың. Әмма яхшылык белән яманлыкны таныту агачыннан ашама, чөнки аннан ашаган көнне, һичшиксез, үләчәксең» (Яратылыш 2:9, 16, 17). Шушы ачык әмерне үтәү авыр булмаган. Йәһвәнең Адәм белән Хаувага нәрсә яхшы, ә нәрсә яман икәнен әйтергә хакы булган. Йәһвәне тыңлап, алар аның хакимлеген хөрмәт иткәннәрен һәм бөтен нәрсә өчен рәхмәтле булганнарын күрсәтер иде.
10, 11. а) Ничек итеп Шайтан Адәм белән Хауваны котырткан? ә) Ни өчен Адәм белән Хауваның акланырлык сәбәбе булмаган?
10 Кызганычка каршы, Адәм белән Хаува Йәһвәне тыңламаган. Шайтан Хаувадан: «Аллаһы чыннан да бакчадагы һичбер агачтан ашамагыз дидеме?» — дип сораган. Хаува аңа болай дип җавап биргән: «Без бакчадагы агачларның җимешләрен ашый алабыз. Ләкин Аллаһы бакча уртасындагы агачның җимешләре турында: „Аннан ашамагыз, аңа кагылмагыз. Юкса үләчәксез“,— диде» (Яратылыш 3:1—3).
11 Шунда Шайтан болай дигән: «Юк, үлмисез. Аллаһы белә: бу агачтан ашаган көнне күзләрегез ачылачак һәм сез яхшылык белән яманлыкны белеп, Аллаһы кебек булачаксыз» (Яратылыш 3:4—6). Шайтан Хауваның нәрсә яхшы, ә нәрсә яман икәнен үзем хәл итә алам дип уйлавын теләгән. Шул ук вакыт ул аны шуңа ышандырган: имеш Аллаһыны тыңламаса, ул үлмәячәк. Хаува җимешне ашап караган һәм иренә дә биргән. Адәм белән Хаува җимешне ашарга ярамаганын белгән. Җимешне ашап, алар Аллаһының ачык һәм урынлы әмерен үтәмәгән. Шулай итеп алар күктәге кайгыртучан Аталарын хөрмәт итмәгәннәрен күрсәткән. Аларның акланырлык сәбәбе булмаган!
12. Адәм белән Хаува Йәһвәне тыңламагач, ул нәрсә хис иткән?
12 Әйе, борынгы ата-анабызның Аллаһы Тәгаләне хөрмәт итмәгәннәрен белү бик күңелсез. Әгәр дә сез улыгызны я кызыгызны тәрбияләп үстерер өчен күп көч куйган булсагыз, ә ул үҗәт булып сүзегезне тыңламаса, сез үзегезне ничек хис итәр идегез? Бу күңелегезне рәнҗетмәс идеме?
13. Йәһвәнең «кире туфракка кайтырсың» дигән сүзләре нәрсәне аңлаткан?
13 Аллаһыны тыңламагач, Адәм белән Хаува мәңге яшәргә мөмкинлекләрен югалткан. Йәһвә Адәмгә: «Син туфрак һәм кире туфракка кайтырсың»,— дип әйткән. (Яратылыш 3:19 укы.) Башка сүзләр белән әйткәндә, Адәм туфракка әйләнер иде, әйтерсең лә Йәһвә аны беркайчан да барлыкка китермәгән (Яратылыш 2:7). Гөнаһ кылганнан соң, Адәм үлгән һәм юкка чыккан.
14. Ни өчен без үләбез?
14 Адәм белән Хаува, Йәһвәне тыңлаган булса, әле дә яшәр иде. Римлыларга 5:12). Әмма Аллаһы моны безнең өчен ниятләмәгән. Ул кешеләрнең үлүләрен беркайчан да теләмәгән. Изге Язмаларда үлем «дошман» дип атала (1 Көринтлеләргә 15:26).
Ләкин, тыңламаучанлык күрсәтеп, алар гөнаһ кылган һәм ахыр чиктә үлгән. Гөнаһ, коточкыч авыру кебек, безгә борынгы ата-анабыздан нәсел буенча күчкән. Барыбыз да гөнаһлы булып туабыз һәм шуңа күрә үләбез (ХАКЫЙКАТЬ БЕЗНЕ АЗАТ ИТӘ
15. Үлем турында хакыйкатьне белү безне ничек азат итә?
15 Үлем турында хакыйкатьне белү безне ялган карашлардан яклый. Изге Язмалар буенча, үлгән кеше авырту һәм кайгы кичерми. Без үлеләр белән сөйләшә алмыйбыз, алар да безнең белән сөйләшә алмый. Без аларга булыша алмыйбыз, алар да безгә булыша алмый. Алар безгә зыян китерә алмый, шуңа күрә безгә алардан куркасы юк. Әмма күп диннәрдә үлеләр кайдадыр яши һәм без аларга, дини җитәкчеләргә акча түләп, ярдәм итә алабыз дип өйрәтәләр. Ләкин үлем турында хакыйкатьне белү безне андый ялганнан яклый.
16. Күп диннәрдә үлеләр турында нәрсәгә өйрәтәләр?
16 Ялган динне кулланып, Шайтан безне үлеләр яшәвен дәвам итә дип алдый. Мәсәлән, кайбер диннәр өйрәтүенчә, кеше үлгәч, аның ниндидер өлеше берәр җирдә яши. Сезнең динегез моңа өйрәтәме я аның өйрәтүләре Изге Язмаларда үлем турында әйтелгәннәргә туры киләме? Шайтан, кешеләрне Йәһвә Аллаһыдан читләштерер өчен, ялганны куллана.
17. Ни өчен тәмуг турындагы өйрәтү Йәһвәне хурлый?
17 Күп диннәрнең өйрәтүләре шаккатыра. Мәсәлән, тәмугта яна дип өйрәтә. Бу ялган Йәһвәне хурлый. Аллаһы беркайчан да кешеләрнең алай газаплануына юл куймас иде! (1 Яхъя 4:8 укы.) Тыңламаучан баланы кулын ут өстеннән тотып җәзалаган кеше турында сез нәрсә уйлар идегез? Сез аны бик кансыз кеше дип санар идегез. Сез андый кеше белән дуслашырга теләмәс идегез. Шайтан Йәһвә кешеләрне мәңге җәзалый дип уйлавыбызны тели!
кайберләре начар кешеләр мәңге18. Ни өчен безгә үлеләрдән куркасы юк?
18 Кайбер диннәр үлгән кешеләр рухлар булып китә дип өйрәтә. Бу диннәр әйтүенчә, без ул рухларны хөрмәт итәргә һәм хәтта алардан куркырга тиеш, чөнки үлеләр безгә я кодрәтле дуслар, я коточкыч дошманнар булып китә ала. Бу ялганга күпләр ышана. Курыкканга, алар Йәһвәгә түгел, ә үлгән кешеләргә табына. Онытмагыз: үлгән кешеләр бернәрсә дә хис тә итми, сизми дә. Шуңа күрә алардан куркасы юк. Йәһвә — Барлыкка Китерүчебез. Ул хак Аллаһы, һәм без аңа гына гыйбадәт кылырга тиеш (Ачылыш 4:11).
19. Үлем турында хакыйкатьне белү безгә ничек булыша?
19 Үлем турында хакыйкатьне белгәндә, без дини ялганнан азат. Бу безгә Йәһвәнең киләчәккә кагылышлы вәгъдәләренә ышанырга ярдәм итә.
20. Киләсе бүлектән без нәрсәне белербез?
20 Күп вакыт элек Аллаһының Әюп исемле бер хезмәтчесе болай дип сораган: «Кеше үлгәч, яңадан яшәрме?» (Әюп 14:14). Үлгән кеше өчен яңадан яшәү чыннан да мөмкинме? Аллаһы бу сорауга Изге Язмалар аша бик куанычлы җавап бирә. Аны без киләсе бүлектән белербез.
^ 5 абз. Кайбер кешеләр кеше үлгәч, аның җаны я рухы яшәвен дәвам итә дип ышана. Әмма Изге Язмалар моңа өйрәтми. 17 һәм 18 нче аңлатмаларны кара.