Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНСИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК

Аллаһыга багышлану һәм суга чумдырылу

Аллаһыга багышлану һәм суга чумдырылу

1. Бу китапны өйрәнгәч, нинди сорау туарга мөмкин?

БУ КИТАПНЫ өйрәнгәндә, сез Изге Язмалардан күп белемнәр алдыгыз. Мәсәлән, мәңгелек тормыш, үлеләрнең нинди хәлдә булуы һәм үледән терелтелү өмете турында белдегез (Вәгазьче 9:5; Лүк 23:43; Яхъя 5:28, 29; Ачылыш 21:3, 4). Бәлки, сез, Йәһвә Шаһитләренең очрашуларына йөреп, аларның дине хак икәнен күргәнсездер (Яхъя 13:35). Сез Йәһвә белән дуслаша башлагансыздыр, һәм сездә аңа хезмәт итәргә теләгегез тугандыр. Шуңа күрә сез: «Аллаһыга хезмәт итәр өчен, мин нәрсә эшләргә тиеш?» — дип уйлыйсыздыр.

2. Ни өчен хәбәш кешесе суга чумдырылырга теләгән?

2 Бу сорау беренче гасырда яшәгән бер хәбәш кешесен дә борчыган. Гайсә күккә кайтканнан соң, бу кешегә Филип исемле шәкерт вәгазьләгән. Филип аңа Гайсәнең Мәсих булуын раслаган. Белгәннәре хәбәш кешесенә шулкадәр тәэсир иткән ки, ул шунда ук: «Менә бит су, суга чумдырылырга миңа нәрсә комачаулый?» — дигән (Рәсүлләр 8:26—36).

3. а) Гайсә үз шәкертләренә нинди әмер биргән? ә) Суга чумдырылу ничек үтәргә тиеш?

3 Изге Язмалардан ап-ачык күренгәнчә, Йәһвәгә хезмәт итәр өчен, суга чумдырылу үтәргә кирәк. Гайсә үз шәкертләренә: «Бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез... суга чумдырыгыз»,— дип кушкан (Маттай 28:19). Гайсә үзе дә, суга чумдырылып, безнең өчен үрнәк күрсәткән. Чумдыручы Яхъя Гайсәнең башына су сипмәгән, ә Гайсәне тулысынча суга батырып чумдырган (Маттай 3:16). Бүген дә суга чумдырганда, мәсихчеләрне тулысынча суга батырып алалар.

4. Суга чумдырылу башкаларга нәрсәне күрсәтә?

4 Суга чумдырылганда, кеше Аллаһы дусты булырга һәм аңа хезмәт итәргә теләгәнен күрсәтә (Зәбур 40:7, 8). Сезнең суга чумдырылыр өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен беләсегез киләдер.

БЕЛЕМ ҺӘМ ИМАН

5. а) Суга чумдырылыр алдыннан, башта нәрсә эшләргә кирәк? ә) Ни өчен очрашуларга йөрү мөһим?

5 Суга чумдырылыр алдыннан, сезгә Йәһвә Аллаһы һәм Гайсә турында белем алырга кирәк. Изге Язмаларны өйрәнеп, сез инде шулай эшли башладыгыз. (Яхъя 17:3 укы.) Әмма бу гына җитми. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «Аллаһының ихтыяры турында төгәл белем белән сугарылырга» кирәк (Көләсәйлеләргә 1:9). Йәһвә Шаһитләренең очрашуларына йөреп, сез Йәһвәгә тагы да якынлашырсыз. Менә ни өчен без очрашуларга регуляр рәвештә йөрибез дә (Еврейләргә 10:24, 25).

Суга чумдырылганчы, Изге Язмалардан белем алыгыз

6. Суга чумдырылыр өчен, Изге Язмаларны никадәр яхшы белергә кирәк?

6 Әлбәттә, Йәһвә сез суга чумдырылганчы Изге Язмаларны тулысынча белерсез дип көтми. Ул моны хәбәш кешесеннән дә көтмәгән (Рәсүлләр 8:30, 31). Без Аллаһы турында әле мәңге белем алачакбыз (Вәгазьче 3:11). Шулай да, суга чумдырылыр өчен, Изге Язмалардагы төп хакыйкатьләрне белергә һәм кабул итәргә кирәк (Еврейләргә 5:12).

7. Изге Язмаларны өйрәнү сезгә ничек булышты?

7 Изге Язмаларда болай диелгән: «Иман итмичә Аллаһы хуплавын алып булмый» (Еврейләргә 11:6). Димәк, суга чумдырылыр өчен, Аллаһыга иман итәргә кирәк. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, борынгы Көринт шәһәрендәге кайбер кешеләр, Гайсәнең шәкертләре сөйләгәннәрен ишеткәч, «иман итә башладылар һәм суга чумдырылу үттеләр» (Рәсүлләр 18:8). Нәкъ шулай ук сез дә, Изге Язмаларны өйрәнеп, Аллаһы вәгъдәләренә һәм Гайсә корбанының безне гөнаһ белән үлемнән коткара алуына иман итә башладыгыз (Йошуа 23:14; Рәсүлләр 4:12; 2 Тимутигә 3:16, 17).

БЕЛГӘННӘРЕГЕЗНЕ БАШКАЛАРГА СӨЙЛӘГЕЗ

8. Сезне белгәннәрегезне башкаларга сөйләргә нәрсә дәртләндерер?

8 Изге Язмалар белән танышкан саен һәм аның файдасын яхшырак күргән саен, сезнең иманыгыз ныгый барачак. Сезнең белгәннәрегезне башкаларга сөйлисегез килер (Ирмия 20:9; 2 Көринтлеләргә 4:13). Мәсәлән кемгә?

Иман сезне ышануларыгыз турында башкаларга сөйләргә дәртләндерер

9, 10. а) Белгәннәрегезне башта кем белән уртаклашып була? ә) Җыелыш белән вәгазьлисегез килсә, нәрсә эшләргә кирәк?

9 Бәлки, сез белгәннәрегезне туганнарыгыз, дусларыгыз, күршеләрегез я хезмәттәшләрегез белән уртаклашырга теләрсез. Бу бик яхшы теләк, ләкин моны һәрвакыт ипләп кенә һәм ярату белән эшләргә кирәк. Соңрак сез җыелыш белән бергә вәгазьли алырсыз. Әзер булгач, бу теләгегез турында үзегез белән өйрәнгән кардәшкә әйтегез. Ул сезнең чыннан да әзер булуыгызны һәм Изге Язмалардагы нормалар буенча яшәвегезне күрсә, сез бергәләп җыелышның ике өлкәне белән очрашырсыз.

10 Өлкәннәр, сезнең белән сөйләшеп, шуны аңларга тырышыр: сез Изге Язмаларның төп хакыйкатьләрен аңлыйсызмы? Изге Язмаларны үз тормышыгызда кулланасызмы? Сезнең чыннан да Йәһвә Шаһите буласыгыз киләме? Онытмагыз, өлкәннәр бөтен җыелыш турында, шул исәптән сезнең турында да кайгырта, шуңа күрә алар белән сөйләшергә курыкмагыз (Рәсүлләр 20:28; 1 Петер 5:2, 3). Бу очрашудан соң өлкәннәр сезгә вәгазьче була аласызмы, юкмы икәнен әйтер.

11. Ни өчен, җыелыш белән вәгазьли башлаганчы, тормышта үзгәрешләр ясау мөһим?

11 Бәлки, өлкәннәр, сез җыелыш белән вәгазьли башлаганчы, тормышыгызда кайбер үзгәрешләр ясарга кирәк дип табар. Ни өчен андый үзгәрешләр ясау мөһим? Чөнки башкаларга Аллаһы турында сөйләгәндә, без Йәһвәнең вәкилләре булып торабыз, һәм шуңа күрә Аллаһыны данлап яшәргә тиешбез (1 Көринтлеләргә 6:9, 10; Гәләтиялеләргә 5:19—21).

ТӘҮБӘ ИТЕГЕЗ ҺӘМ АЛЛАҺЫГА ТАБА БОРЫЛЫГЫЗ

12. Ни өчен бар кешеләр тәүбә итәргә тиеш?

12 Суга чумдырылыр алдыннан тагын кайбер адымнар ясарга кирәк. Рәсүл Петер болай дигән: «Тәүбә итегез һәм Аллаһыга таба борылыгыз. Моны Йәһвә үзе гөнаһларыгызны юып төшерсен өчен... эшләгез» (Рәсүлләр 3:19, 20). Тәүбә итү нәрсәне аңлата? Бу кылган гөнаһларыбызга бик нык үкенү дигән сүз. Мәсәлән, кеше әхлаксыз тормыш алып барган булса, аңа тәүбә итәргә кирәк. Ләкин сез тормышыгызда дөрес булганны гына эшләргә тырышкан булсагыз да, барыбер тәүбә итәргә һәм Аллаһыдан кичерүен үтенергә кирәк, чөнки барыбыз да гөнаһлы (Римлыларга 3:23; 5:12).

13. «Аллаһыга таба борылу» нәрсәне аңлата?

13 Әмма кылган эшләребезгә үкенү генә җитми. Петер шулай ук: «Аллаһыга таба борылыгыз»,— дигән. Бу элеккеге начар эшләрне калдырырга һәм Аллаһы хуплаганны эшли башларга дигәнне аңлата. Моны мондый мисал белән аңлатып була: әйтик, сез кая да булса беренче тапкыр барасыз, ди. Бара торгач сез ялгыш юлдан барганыгызны аңлыйсыз. Сез нәрсә эшләрсез? Әлбәттә, тукталырсыз да, борылып, дөрес якка барырсыз. Нәкъ шулай ук Изге Язмаларны өйрәнгәндә дә, сез кайбер эшләрегез һәм гадәтләрегез дөрес түгел икәнен аңлагансыздыр. Алай булса, «борылырга», ягъни кирәкле үзгәрешләр ясарга, һәм дөрес булганны эшләргә тәвәккәл булыгыз.

АЛЛАҺЫГА БАГЫШЛАНЫГЫЗ

Сез Йәһвәгә гомер буе хезмәт итәргә вәгъдә иттегезме?

14. Кеше Аллаһыга ничек багышлана?

14 Суга чумдырылыр алдыннан ясалырга тиешле тагын бер адым — Йәһвәгә багышлану. Йәһвәгә багышланганда, кеше догада Аллаһыга гына табынырга һәм аның ихтыярын үз тормышында беренче урынга куярга вәгъдә итә (Лүк 4:8).

15, 16. Кешене Аллаһыга багышланырга нәрсә дәртләндерергә тиеш?

15 Йәһвәгә генә хезмәт итәргә вәгъдәне сөйгән кешең белән гомер буе яшәргә вәгъдә белән чагыштырып була. Әйтик, егет кыз белән йөрешә. Егет кызны яхшырак белгән саен, аны ныграк ярата башлый һәм аның белән өйләнешергә тели. Бу карар җитди булса да, ул бу җаваплылыктан качмый, чөнки аны бик ярата.

16 Йәһвә турында күбрәк белгән саен, аңа карата мәхәббәтегез үсәр һәм сез аңа чын күңелдән хезмәт итәргә теләрсез. Бу сезне Йәһвәгә догада моның турында әйтергә этәрер. Изге Язмаларда язылганча, Гайсәгә иярергә теләгән һәркем «үз-үзеннән баш тартырга» тиеш (Марк 8:34). Башка сүзләр белән әйткәндә, Йәһвәгә тыңлаучан булу тормышыгызда иң беренче урында булырга тиеш. Йәһвәнең теләкләре үз теләкләрегездән һәм максатларыгыздан мөһимрәк булып китә. (1 Петер 4:2 укы.)

КУРКУГА БИРЕЛМӘГЕЗ

17. Ни өчен кайберәүләр Йәһвәгә багышланырга ашыкмый?

17 Кайберәүләр, Йәһвәгә биргән вәгъдәләрен үти алмаслар дип курыкканга, аңа багышланырга ашыкмый. Алар Йәһвәнең өметләрен акламаслар дип курка. Я алар: «Багышланмасам, Йәһвә мине җавапка тартмас»,— дип уйлый.

18. Йәһвәнең өметләрен аклый алмаудан курыкмаска нәрсә булышыр?

18 Йәһвәне ярату сезгә бар андый куркуларыгызны җиңәргә булышыр. Аллаһыны яратканга, сез аңа биргән вәгъдәгезне үтәргә тырышырсыз (Вәгазьче 5:4; Көләсәйлеләргә 1:10). Сезгә Йәһвә ихтыярын үтәү авыр кебек тоелмас. Рәсүл Яхъя болай дип язган: «Аллаһыны ярату — аның әмерләрен үтәү, ә аның әмерләре авыр түгел» (1 Яхъя 5:3).

19. Ни өчен Йәһвәгә багышланудан куркырга кирәкми?

19 Йәһвәгә багышланыр өчен, камил булырга кирәкми. Ул кулыбыздан килмәгәнне эшләрбез дип көтми (Зәбур 103:14). Ул сезгә дөрес булганны эшләргә ярдәм итәр (Ишагыя 41:10). Чын күңелдән Йәһвәгә таяныгыз, һәм, Изге Язмаларда язылганча, «ул сукмакларыңны туры итәр» (Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6).

КОТКАРУГА ИЛТҮЧЕ АДЫМ

20. Йәһвәгә багышланудан соң киләсе адым нинди?

20 Йәһвәгә багышлангач, сез киләсе адымга әзер булырсыз. Сезгә суга чумдырылу үтәргә кирәк булыр.

21, 22. Ничек сез кешеләр алдында үз иманыгыз турында «игълан итә» аласыз?

21 Йәһвәгә багышланганыгыз һәм суга чумдырылу үтәргә теләгегез турында үз җыелышыгызның өлкәннәр советы координаторына әйтегез. Бу абый-кардәш өлкәннәрне сезнең белән Изге Язмаларның төп тәгълиматларын карап чыгарга сорар. Алар, сезнең суга чумдырылуга әзер икәнегезне күрсә, сезгә Йәһвә Шаһитләренең киләсе конгрессында суга чумдырыла аласыз дип әйтер. Конгресста суга чумдырылуның мәгънәсе турында нотык яңгыраячак. Докладчы суга чумдырылачак вәгазьчеләргә ике гади сорау бирәчәк. Бу сорауларга җавап биреп, сез кешеләр алдында үз иманыгыз турында «игълан итәрсез» (Римлыларга 10:10).

22 Аннары сез суга чумдырыла алырсыз. Сезне тулысынча суга батырып чумдырырлар. Шулай итеп сез барысына да Йәһвәгә багышланганыгызны һәм Йәһвә Шаһите булып киткәнегезне күрсәтерсез.

СУГА ЧУМДЫРЫЛУЫГЫЗ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?

23. «Ата, Угылны һәм изге рухның көчен тану» нәрсәне аңлата?

23 Гайсә үз шәкертләренә: «Ата, Угылны һәм изге рухның көчен танучыларны суга чумдырыгыз»,— дигән. (Маттай 28:19 укы.) Гайсә сүзләреннән күренгәнчә, суга чумдырылырга теләүчеләр нәрсәне танырга тиеш? Алар Йәһвә хакимлеген, Гайсәнең Аллаһы ниятендәге ролен һәм Аллаһының үз ихтыярын үтәр өчен изге рухны куллануын танырга тиеш (Зәбур 83:18; Маттай 28:18; Гәләтиялеләргә 5:22, 23; 2 Петер 1:21).

Суга чумдырылып, сез Аллаһы ихтыярын үтәргә теләгәнегезне күрсәтерсез

24, 25. а) Суга чумдырылу нинди мәгънәгә ия? ә) Соңгы бүлектә нинди сорауга җавап бирелер?

24 Суга чумдырылу — бик мөһим адым. Суга батырылганда, кеше элекке тормыш рәвешен калдырганын, ягъни аның өчен үлгәнен күрсәтә. Судан чыгарылгач, кеше яңа тормыш башлый. Ул Аллаһы ихтыярын үтәп яши башлый. Хәзер ул Йәһвәнең хезмәтчесе. Онытмагыз, без үз тормышыбызны берәр кешегә, оешмага я эшкә түгел, ә Йәһвәгә багышлыйбыз.

25 Аллаһыга багышлану аның белән якын дуслыкка илтә (Зәбур 25:14). Әлбәттә, кешенең суга чумдырылуы аның һичшиксез коткарылачагын аңлатмый. Рәсүл Паул болай дип язган: «Алга таба да, Аллаһы сезне коткарсын өчен тырышлыклар куйганда, курку катыш тирән хөрмәт күрсәтеп яшәгез» (Филипиялеләргә 2:12). Суга чумдырылу — котылуга илтүче юлның башлангычы гына. Әмма Йәһвә белән дуслыкны ничек сакларга? Шушы китапның соңгы бүлеге бу сорауга җавап бирер.