Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аңлатмалар

Аңлатмалар

1. ЙӘҺВӘ

Аллаһының исеме — Йәһвә. Күп белгечләр исәпләгәнчә, бу исем «ул булдырта» дигәнне аңлата. Йәһвә — чиксез кодрәтле Аллаһы, һәм ул бар нәрсәне барлыкка китергән. Аның ни теләсә шуны эшләргә көче бар.

Борынгы еврей телендә Аллаһының исеме дүрт хәреф белән язылган. Татар телендә алар ЙҺВҺ хәрефләре белән белдерелә. Аллаһының исеме Изге Язмаларның еврей телендәге төп нөсхәсендә якынча 7 000 тапкыр очрый. Бөтен дөнья буйлап кешеләр Йәһвә исеменең төрле вариантларын куллана һәм аны үз телләренә хас рәвештә әйтә.

1 нче бүл., 15 нче абз., иск.

2. ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ҮЗГӘРМӘГӘН

Кайбер кешеләр Изге Язмаларга ышанмый, чөнки бу китап үзгәртелгән дип уйлый. Әмма Аллаһы иңдергән китаплар үзгәртелгән дип әйтү Аллаһының аларны саклап калырга кодрәте җитмәгән дигән сүзләргә тиң түгелме? Күп гасырлар дәвамында төрле кешеләр Изге Язмалар текстына үз сүзләрен өстәмәкче булган. Ләкин алар Аллаһы сүзләрен үзгәртә алмаган. Ишагыя 40:8 дә болай диелә: «Яшел чирәм корый, чәчәк кибә, ә Аллаһыбызның сүзе мәңге тора».

Өстәвенә, бүгенге көнгә кадәр сакланып калган борынгы кулъязмаларга игътибар итсәк, шуны күрербез: Изге Язмаларның тексты үзгәрмәгән, һәм кешеләр аны төгәл күчереп язган.

2 нче бүл., 6 нчы абз.

3. ПРИНЦИПЛАР

Принцип — нәрсәнең дә булса асылы, төп фикере, гомуми идеясе. Изге Язмалардагы принциплар дөрес карарлар кабул итәргә булыша. Мәсәлән, «яманнар белән аралашу яхшы гадәтләрне боза» дигән принцип без аралашкан кешеләр безгә я яхшы, я начар яктан тәэсир итә икәнен күрсәтә (1 Көринтлеләргә 15:33). Ә «кеше ни чәчсә, шуны урыр» дигән принцип нигезендә шуны аңлап була: без кылган эшләребезнең нәтиҗәсен һичшиксез татырбыз (Гәләтиялеләргә 6:7).

2 нче бүл., 12 нче абз.

4. ПӘЙГАМБӘРЛЕК

Пәйгамбәрлек — Аллаһыдан бирелгән хәбәр. Бу хәбәрдә Аллаһының ихтыяры, әхлакый нәсыйхәт, боерык я хөкем карары белдерелергә мөмкин. Ул шулай ук киләчәктә нәрсә булачагын күрсәтүче хәбәр булырга мөмкин. Изге Язмаларда язылган күп кенә пәйгамбәрлекләр инде үтәлгән.

2 нче бүл., 13 нче абз.

5. МӘСИХ ТУРЫНДАГЫ ПӘЙГАМБӘРЛЕКЛӘР

Изге Язмалардагы Мәсихкә кагылышлы бик күп пәйгамбәрлекләр Гайсәдә үтәлгән. « Мәсих турындагы пәйгамбәрлекләр» дигән рамканы кара.

2 нче бүл., 17 нче абз., иск.

6. ЙӘҺВӘНЕҢ ҖИРГӘ КАРАТА НИЯТЕ

Йәһвә нияте буенча, бөтен җирдә оҗмах булырга һәм анда тәкъва кешеләр яшәргә тиеш булган. Аның нияте үзгәрмәгән. Тиздән Аллаһы бар явызлыкны юк итәчәк һәм кешеләргә мәңгелек тормыш бүләк итәчәк.

3 нче бүл., 1 нче абз.

7. ШАЙТАН ИБЛИС

Шайтан — Аллаһыга каршы фетнә күтәргән фәрештә. Йәһвәгә каршы торганга күрә, ул Шайтан дип аталган да, чөнки бу сүз «дошман» дигәнне аңлата. Ул шулай ук, Аллаһыны гаепләп һәм кешеләрне алдап, яла ягучы булып киткән. «Иблис» дигән сүз аздыручы, котыртучы, хәйләкәр дигәнне аңлата.

3 нче бүл., 4 нче абз.

8. ФӘРЕШТӘЛӘР

Йәһвә фәрештәләрне җирне булдырганчы күп вакыт алдан барлыкка китергән. Аллаһының нияте буенча, алар күктә яшәргә тиеш. Фәрештәләрнең саны 100 миллионнан артык (Даниял 7:10). Аларның һәрберсенең үз исеме, үз сыйфатлары һәм ихтыяр иреге бар. Тугры фәрештәләр, басынкы булганга, кешеләрнең үзләренә табынуларын теләми. Аларның дәрәҗәләре һәм башкарган эшләре төрле. Алар, мәсәлән, Йәһвә тәхете алдында хезмәт итә, Аллаһының хәбәрләрен җиткерә, аның җирдәге хезмәтчеләрен яклый һәм җитәкли, аның хөкем карарларын үти һәм вәгазь эшенә булышлык күрсәтә (Зәбур 34:7; Ачылыш 14:6; 22:8, 9). Киләчәктә алар Гайсә белән бергә Армагеддон сугышында катнашачак (Ачылыш 16:14, 16; 19:14, 15).

3 нче бүл., 5 нче абз.; 10 нчы бүл., 1 нче абз.

9. ГӨНАҺ

Йәһвәгә я аның ихтыярына каршы килгән һәртөрле хис, уй я эш-гамәл гөнаһ дип атала. Гөнаһ Аллаһы белән дуслыгыбызны боза, шуңа күрә Аллаһы, безгә гөнаһтан качарга ярдәм итәр өчен, кануннар һәм принциплар биргән. Башлангычта Йәһвә һәммә нәрсәне камил итеп яраткан. Ләкин Адәм белән Хаува, Аллаһыга буйсынмыйча, гөнаһ кылган һәм камилсез булып киткән. Алар картаеп үлгән. Без дә, Адәмнән гөнаһ мирас итеп алганга, картаябыз һәм үләбез.

3 нче бүл., 7 нче абз.; 5 нче бүл., 3 нче абз.

10. АРМАГЕДДОН

Армагеддон — Аллаһының сугышы. Бу сугышта ул Шайтан дөньясын һәм бар явызлыкны юк итәчәк.

3 нче бүл., 13 нче абз.; 8 нче бүл., 18 нче абз.

11. АЛЛАҺЫ ПАТШАЛЫГЫ

Аллаһы Патшалыгы — Йәһвә күктә урнаштырган хөкүмәт. Аның патшасы — Гайсә Мәсих. Киләчәктә Йәһвә бу Патшалык ярдәмендә бар явызлыкны юк итәчәк. Аллаһы Патшалыгы бөтен җир өстеннән идарә итәчәк.

3 нче бүл., 14 нче абз.

12. ГАЙСӘ МӘСИХ

Иң беренче итеп Аллаһы Гайсәне барлыкка китергән. Йәһвә Гайсәне җиргә кешеләр хакына үләргә җибәргән. Гайсә үтерелгәч, Йәһвә аны терелткән. Хәзер Гайсә күктә Аллаһы Патшалыгының Патшасы булып идарә итә.

4 нче бүл., 2 нче абз.

13. ҖИТМЕШ АТНА ТУРЫНДАГЫ ПӘЙГАМБӘРЛЕК

Изге Язмаларда Мәсихнең килү вакыты алдан әйтелгән булган. Андагы пәйгамбәрлек буенча, ул «69 атна» дип аталган чор ахырында килергә тиеш булган. Бу чор б. э. к. 455 елда башланып, б. э. 29 елында тәмамланган.

Бу чорның б. э. 29 елында тәмамланганы кайдан билгеле? 69 атна б. э. к. 455 елда, Никами Иерусалимга шәһәрне торгызырга килгән елны башланган (Даниял 9:25; Никами 2:1, 5—8). «Дистә» сүзе безгә 10 санын хәтерләткән кебек, «атна» сүзе 7 санын хәтерләтә. Бу пәйгамбәрлектәге атналар — җиде көнлек атналар түгел, ә җиде еллык атналар. Чөнки Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрдә еш кына бер көн бер елны аңлата (Саннар 14:34; Йәзәкил 4:6). Димәк, һәр атна — 7 елдан, ә 69 атна 483 елдан тора (69 х 7). Б. э. к. 455 елдан 483 елны санасак, б. э. 29 елына килербез (нуленче ел юк). Ә Гайсә нәкъ шул елны, суга чумдырылу үтеп, Мәсих булып киткән дә! (Лүк 3:1, 2, 21, 22)

Шул ук пәйгамбәрлектә тагын бер атна — өстәмә 7 ел турында әйтелгән булган. Шул чорның уртасында, б. э. 33 елында, Мәсих үтерелергә тиеш булган. Ә б. э. 36 елында Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәр яһүдләргә генә түгел, ә бар халыкларга игълан ителергә тиеш булган (Даниял 9:24—27).

4 нче бүл., 7 нче абз.

14. ТРОИЦА ТУРЫНДАГЫ ЯЛГАН ТӘГЪЛИМАТ

Изге Язмалар буенча, Йәһвә Аллаһы — Барлыкка Китерүчебез һәм иң беренче итеп ул Гайсәне булдырган (Көләсәйлеләргә 1:15, 16). Гайсә Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһы түгел. Ул беркайчан да үзен Аллаһыга тиң дип әйтмәгән. Киресенчә, ул: «Атам миннән бөегрәк»,— дигән (Яхъя 14:28; 1 Көринтлеләргә 15:28). Шулай да кайбер диннәрдә Аллаһы ул — Троица, ягъни өч шәхестән: Ата, Угыл һәм изге рухтан тора дип өйрәтәләр. Изге Язмаларда «Троица» дигән сүз юк. Бу тәгълимат ялган.

Изге Язмаларда ачыктан-ачык әйтелгәнчә, Йәһвә — бердәнбер хак Аллаһы, Гайсә Мәсих — аның Улы, ә изге рух — Йәһвәнең эш итүче көче. Изге рухны кулланып, Аллаһы үз ихтыярын үти. Беренче гасыр мәсихчеләре турында алар «изге рух белән сугарылды» дип әйтелә. Шулай ук Йәһвә: «Үз рухымны һәртөрле кешегә коярмын»,— дигән (Рәсүлләр 2:1—4, 17). Бу изге рухның шәхес түгеллеген күрсәтә.

4 нче бүл., 12 нче абз.; 15 нче бүл., 17 нче абз.

15. ХАЧ

Чын мәсихчеләр Аллаһыга гыйбадәт кылганда хач кулланмый. Ни өчен?

  1. Озак вакыт дәвамында хач ялган диннәрдә кулланылган. Борынгы вакытларда хач табигать көчләренә табынуда һәм мәҗүсиләрнең әхлаксыз йолаларында кулланылган. Гайсәнең үлеменнән соң 300 ел дәвамында мәсихчеләр гыйбадәт кылганда хач кулланмаган. Әмма соңрак Рим императоры Константин хачны христиан диненең символы иткән. Ул моны христиан дине киңрәк таралсын өчен эшләгән. Ләкин хачның Гайсә Мәсих белән бернинди бәйләнеше юк. «Яңа католик энциклопедиясе»ндә болай дип аңлатыла: «Хач христиан диненә кадәрге культураларда да, христиан дине белән бәйле булмаган культураларда да кулланылган» («New Catholic Encyclopedia»).

  2. Гайсә хачта үлмәгән. «Хач» дип тәрҗемә ителгән грек сүзләренең төп мәгънәсе: «вертикаль багана», «бүрәнә» я «агач». Бер китапта болай диелә: «Бу сүз бер-берсенә берәр почмак ясап беркетелгән ике багананы беркайчан да аңлатмый, ә һәрвакыт бер багананы аңлата. [...] [Инҗилнең] грек телендәге текстында [бер-берсенә беркетелгән] ике бүрәнә турында хәтта фикер дә юк» («The Companion Bible»). Гайсә вертикаль баганада үлгән.

  3. Йәһвә гыйбадәт кылуыбызда сурәтләр һәм символлар куллануыбызны теләми (Чыгыш 20:4, 5; 1 Көринтлеләргә 10:14).

5 нче бүл., 12 нче абз.

16. ИСКӘ АЛУ КИЧӘСЕ

Гайсә үз шәкертләренә үзенең үлемен искә алырга кушкан. Алар моны ел саен 14 нисан көнне — исраиллеләр Пасах бәйрәмен үткәргән көнне эшләгән. Бу дата календаребез буенча март-апрель айларына туры килә. Искә алу кичәсендә Гайсәнең тәнен һәм канын символлаштырган икмәк һәм шәраб кулдан-кулга тапшырыла. Гайсә белән күктә идарә итәчәк кешеләр икмәк белән шәрабтан авыз итә. Җирдә мәңге яшәргә өметләнүчеләр исә бу символлардан авыз итми. Үз рәхмәтләрен белдерер өчен, алар да Искә алу кичәсенә килә.

5 нче бүл., 21 нче абз.

17. ҖАН

Татар телендәге «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә «җан» дигән сүз 1) кешене, 2) хайванны, 3) кешенең я хайванның тормышын аңлатырга мөмкин. Берничә мисал карап чыгыйк.

  • Кеше. «Нух көннәрендә... ...Бик аз кеше, ягъни сигез җан гына, су аша коткарылган булган» (1 Петер 3:20). Монда кулланылган «җан» дигән сүз кешеләргә: Нухка, аның хатыны, өч улы һәм улларының хатыннарына кагыла.

  • Хайван. «Аллаһы: „Сулар тере җаннар белән тулсын һәм күкләрдә, җир өстендәге күк йөзендә канатлы тереклек ияләре очсын“,— диде. Аннары Аллаһы болай диде: „Җир, төрләренә карап, тере җаннарны, йорт хайваннарын, җанварларны һәм хәрәкәт итүче башка хайваннарны булдырсын“. Һәм шулай булды да» (Яратылыш 1:20, 24).

  • Кешенең я хайванның тормышы. Йәһвә Мусага болай дип әйткән: «Синең җаныңны эзләүчеләр үлеп беттеләр» (Чыгыш 4:19). Гайсә җирдә булганда болай дигән: «Мин яхшы көтүче. Яхшы көтүче үз сарыклары өчен үз җанын бирә» (Яхъя 10:11).

    Өстәвенә, кеше «бөтен җаны» белән нәрсәдер эшләсә, бу аның моны бирелеп, бар көч-сәләтләрен куеп эшләвен аңлата (Маттай 22:37; Канун 6:5). Борынгы еврей телендә «җан» дигән сүз шулай ук кешенең я хайванның көчле теләген я аппетитын аңлатырга мөмкин. Үлгән кеше турында да үле җан дип әйтелергә мөмкин (Саннар 6:6; Гыйбрәтле сүзләр 23:2; Ишагыя 56:11; Һәггәй 2:13). Аллаһы Сүзендә үлемсез җан турында бернәрсә дә әйтелми. Киресенчә, анда җан үлә дип ап-ачык әйтелә (Йәзәкил 18:4, 20; Ягъкуб 5:20).

6 нчы бүл., 5 нче абз.; 15 нче бүл., 17 нче абз.

18. РУХ

Татар телендәге «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә «рух» дип тәрҗемә ителгән еврей һәм грек сүзләренең берничә мәгънәсе бар. Әмма алар һәрвакыт күзгә күренмәгән нәрсәләрне, мәсәлән, җилне һәм кешенең я хайванның сулышын аңлата. Бу сүзләр шулай ук рухи шәхесләргә я Аллаһының эш итүче көченә — изге рухка кагыла. Изге Язмалар буенча, кеше үлгәннән соң, аның бернинди өлеше дә яшәвен дәвам итми (Чыгыш 35:21; Зәбур 104:29; Маттай 12:43, Изге Язма, 2015; Лүк 11:13).

6 нчы бүл., 5 нче абз.; 15 нче бүл., 17 нче абз.

19. ГӘҺӘННӘ

Гәһәннә Иерусалим янындагы бер үзәннең исеме булган. Анда чүп-чар яндырганнар. Гайсә вакытында бу үзәндә хайваннарны я кешеләрне тере килеш яндырып җәфалаганнар дигән фикергә бернинди дәлил юк. Шуңа күрә Гәһәннә дигән сүз үлгән кешеләр мәңге янып җәфаланган берәр күзгә күренмәгән урынны аңлатмый. Гайсә, Гәһәннәгә ташланган кешеләр турында әйткәндә, аларның мәңгегә юк ителүен күздә тоткан (Маттай 5:22; 10:28).

7 нче бүл., 20 нче абз.

20. ҮРНӘК ДОГА

Гайсә аны үз шәкертләрен дога кылырга өйрәткәндә әйткән. Бу дога шулай ук «Күктәге Атабыз» дип атала. Гайсә нәрсә турында дога кылырга өйрәткән?

  • «Исемең изге ителсен»

    Без Йәһвә исеме, ягъни абруе, бар ялганнан чистарынсын дип дога кылабыз, чөнки без күктә һәм җирдә яшәүче һәрберсенең Йәһвә исемен хөрмәт итүен һәм данлавын телибез.

  • «Синең Патшалыгың килсен»

    Без Аллаһының хөкүмәте Шайтанның явыз дөньясын юк итсен, ә үзе, җир белән идарә итеп, оҗмах булдырсын дип дога кылабыз.

  • «Җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен»

    Без Аллаһының җиргә карата нияте үтәлсен дип һәм, Йәһвә баштан ук теләгәнчә, тыңлаучан камил кешеләр оҗмахта мәңге яшәсен дип дога кылабыз.

8 нче бүл., 2 нче абз.

21. ЙОЛЫМ

Йәһвә, кешеләрне гөнаһ белән үлемнән коткарыр өчен, йолым биргән. Йолым — беренче кеше Адәм югалткан камил тормышны кайтарыр өчен түләнергә тиешле бәя. Аның ярдәмендә шулай ук кешеләрнең Йәһвә белән бозылган мөнәсәбәтләре торгызылачак. Аллаһы Гайсәне, үз гомерен биреп, кешеләрне гөнаһлардан азат итсен өчен, җиргә җибәргән. Гайсәнең корбаны нигезендә бар кешеләрнең камил булып китәргә һәм мәңге яшәргә мөмкинлеге бар.

8 нче бүл., 21 нче абз.; 9 нчы бүл., 13 нче абз.

22. НИ ӨЧЕН 1914 ЕЛ — МӨҺИМ ЕЛ?

Даниял пәйгамбәрлегенең 4 нче бүлегеннән Аллаһының үз Патшалыгын 1914 елда урнаштырганын белеп була.

Пәйгамбәрлек. Йәһвә Нәбукаднизар патшага кисеп ташланган зур агач турында пәйгамбәрлек төшен биргән. Бу төштә агач төбенә, ул үсмәсен өчен, «җиде вакытка» тимер һәм бакыр богау салынган булган. Бу вакыт узгач, агач яңадан үсәр иде (Даниял 4:1, 10—16).

Бу пәйгамбәрлек безнең өчен нинди мәгънәгә ия? Агач Аллаһының хакимлеген аңлата. Якынча 500 ел дәвамында Йәһвә Исраил халкы белән Иерусалим патшалары аша идарә иткән (1 Елъязма 29:23). Ләкин бу патшалар тугрылыксыз булып киткән, һәм аларның хакимлеге тәмамланган. Б. э. к. 607 елда Иерусалим җимерелгән булган. Шунда «җиде вакыт» башланган (2 Патшалар 25:1, 8—10; Йәзәкил 21:25—27). Гайсә: «Халыкларга билгеләнгән вакыт үтеп киткәнчегә кадәр халыклар Иерусалимны таптар»,— дигәндә, «җиде вакытны» күздә тоткан (Лүк 21:24). Димәк, Гайсә җирдә булганда, «җиде вакыт» әле тәмамланмаган. Йәһвә «җиде вакытның» ахырында Патшаны билгеләргә вәгъдә иткән. Яңа Патшаның хакимлеге җир йөзендә яшәүче бөтен Аллаһы хезмәтчеләренә мәңге зур фатихалар китерер иде (Лүк 1:30—33).

«Җиде вакытның» дәвамлылыгы. «Җиде вакыт» 2 520 ел дәвам иткән. Б. э. к. 607 елдан алып 2 520 ел санасак, без 1914 елга килеп җитәбез (нуленче ел юк). Бу елны Йәһвә Гайсә Мәсихне күктәге Аллаһы Патшалыгының Патшасы итеп билгеләгән.

2 520 санын без кайдан алдык? Изге Язмалар буенча, өч ярым вакыт 1 260 көнгә тиң (Ачылыш 12:6, 14). Шулай итеп, «җиде вакыт» — икеләтә озынрак вакыт — 2 520 көнгә тиң (1 260 х 2). «Һәр көн өчен бер ел» дигән пәйгамбәрлек кагыйдәсе буенча, 2 520 көн 2 520 елга тиң (Саннар 14:34; Йәзәкил 4:6).

8 нче бүл., 23 нче абз.

23. БАШ ФӘРЕШТӘ МИКАИЛ

Изге Язмаларда бары тик бер баш фәрештә турында гына әйтелә. Аның исеме Микаил (Даниял 12:1; Яһүд 9).

Микаил — Аллаһы гаскәренең Җитәкчесе. Бу гаскәр фәрештәләрдән тора. Ачылыш 12:7 дә болай диелгән: «Микаил үз фәрештәләре белән аждаһага каршы, ә аждаһа үз фәрештәләре белән аларга каршы сугышты». Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Аллаһы гаскәренең Җитәкчесе — Гайсә Мәсих. Димәк, Микаил — Гайсәнең бүтән бер исеме (2 Тисалуникәлеләргә 1:7; Ачылыш 19:14—16).

9 нчы бүл., 4 нче абз., иск.

24. СОҢГЫ КӨННӘР

Бу сүзтезмә Аллаһы Патшалыгы Шайтан дөньясын юк итәр алдыннан булган вакытны аңлата. Шул вакыт дәвамында җирдә хәлиткеч вакыйгалар булырга тиеш. Изге Язмалардагы «бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуы» һәм «Адәм Улының килү чоры» кебек сүзтезмәләр шул ук вакытка карый (Маттай 24:3, 27, 37). «Соңгы көннәр» 1914 елда Аллаһы Патшалыгының күктә урнашуы белән башланган һәм Шайтан дөньясының Армагеддон сугышында юк ителүе белән тәмамланачак (2 Тимутигә 3:1; 2 Петер 3:3).

9 нчы бүл., 5 нче абз.

25. ТЕРЕЛТЕЛҮ

Аллаһының кемне дә булса тормышка кайтаруы терелтелү дип атала. Изге Язмаларда үледән терелгән тугыз кеше турында әйтелә. Ильяс, Илиша, Гайсә, Петер һәм Паул кешеләрне терелткән. Аларның барысы да моны Аллаһының көче ярдәмендә генә башкара алган. Йәһвә «тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк» дип вәгъдә итә (Рәсүлләр 24:15). Изге Язмалар буенча, кайбер кешеләрне Аллаһы күктә Гайсә белән бергә идарә итәр өчен терелтә (Яхъя 5:28, 29; 11:25; Филипиялеләргә 3:11; Ачылыш 20:5, 6).

9 нчы бүл., 13 нче абз.

26. СИХЕРЧЕЛЕК (СПИРИТИЗМ)

Сихерчелек — турыдан-туры я медиум аша, мәсәлән өшкерүче, сихерче аша, җеннәр белән бәйләнешкә керү. Кеше үлгәч аның җаны яшәвен дәвам итә һәм куәтле рух булып китә дип уйлаганга, кешеләр сихерчелек белән шөгыльләнә. Җеннәр кешеләрне Аллаһыга буйсынмаска котырта. Астрология, күрәзәчелек, тылсым һәм хорафатлар — сихерчелекнең кайбер төрләре. Күп кенә китаплар, журналлар, гороскоплар, фильмнар, музыка, уеннар һәм хәтта плакатлар сихерчелекне, җеннәрне я табигатьтән өстен нәрсәләрне куркынычсыз һәм кызыклы итеп күрсәтә. Җирләү белән бәйле күп йолалар, мәсәлән үлгән кешенең елын уздыру, үлгәннәргә бүләкләр китерү, мәет янында йокламыйча төн үткәрү, шулай ук җеннәр белән бәйле. Кайвакыт кешеләр, җеннәр белән элемтәгә керер өчен, наркотиклар куллана (Гәләтиялеләргә 5:20, 21; Ачылыш 21:8).

10 нчы бүл., 10 нчы абз.; 16 нчы бүл., 4 нче абз.

27. ЙӘҺВӘНЕҢ ХАКИМЛЕГЕ

Йәһвә — Чиксез Кодрәт Иясе. Ул бөтен галәмне барлыкка китергән (Ачылыш 15:3). Шуңа күрә ул бөтен нәрсәнең Хуҗасы. Аллаһының хакимлеге — аның бөтен нәрсә өстеннән идарә итәргә тулы хокукы (Зәбур 24:1; Ишагыя 40:21—23; Ачылыш 4:11). Ул бөтен иҗади эшләре өчен кануннар урнаштырган. Йәһвәнең шулай ук теләсә кемне идарәче итеп билгеләр өчен хакимлеге бар. Аллаһыны яратып һәм тыңлап, без аның хакимлегенә буйсынуыбызны күрсәтәбез (1 Елъязма 29:11).

11 нче бүл., 10 нчы абз.

28. АБОРТ

Аборт тумаган баланы үтерү максаты белән ясала. Бу бәхетсез очрак я тәннең табигый реакциясе аркасында йөклелекнең тукталуы түгел. Яралгач ук, бала әни тәненең бер өлеше түгел, ә аерым кеше була. Шулай итеп, аборт үтерүгә тиң.

13 нче бүлек, 5 нче абз.

29. КАН САЛУ

Бу медик процедура ярдәмендә кеше тәненә кан я канның дүрт төп компонентының берсе салына. Кешегә я алдан җыелып сакланган үз каны, я башка кешенең каны салынырга мөмкин. Канның дүрт төп компонентына плазма, эритротцитлар, лейкоцитлар һәм тромбоцитлар керә.

13 нче бүлек, 13 нче абз.

30. ТӘРБИЯ

Изге Язмаларда «тәрбия» дигән сүз җәза бирүне генә аңлатмый. Тәрбияләүгә өйрәтү, үгетләү һәм төзәтү керә. Йәһвә берәрсенә тәрбия биргәндә, беркайчан да кырыс һәм мәрхәмәтсез эш итми (Гыйбрәтле сүзләр 4:1, 2). Ата-аналар өчен Йәһвә бик яхшы үрнәк күрсәтә. Ул биргән тәрбия файда гына китерә. Кеше тәрбияне хәтта ярата башларга мөмкин (Гыйбрәтле сүзләр 12:1). Йәһвә үз хезмәтчеләрен яратканга күрә тәрбияли. Ул аларның дөрес булмаган фикерләрен төзәтә, аларга үз карашын үзләштерергә һәм аңа яраклы итеп эш итәргә ярдәм итә. Ата-аналар үз балаларын ничек тәрбияли ала? Алар үз балаларына буйсынуның мөһимлеген аңлатырга тиеш. Балаларга шулай ук Йәһвәне, аның Сүзен яратырга һәм принципларын аңларга ярдәм итәргә кирәк.

14 нче бүлек, 13 нче абз.

31. ҖЕННӘР

Бу күзгә күренмәгән явыз рухлар. Алар табигатьтән өстен көчкә ия. Җеннәр — явыз фәрештәләр. Аллаһыны тыңламыйча, алар явыз булып киткән һәм үзләрен аның дошманнары иткән (Яратылыш 6:2; Яһүд 6). Алар Шайтанның Йәһвәгә каршы фетнәсенә кушылган (Канун 32:17; Лүк 8:30; Рәсүлләр 16:16; Ягъкуб 2:19).

16 нчы бүлек, 4 нче абз.