Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БИШЕНЧЕ КИСӘК

«Җаннарыгызның көтүчесенә һәм күзәтчесенә» кире кайт

«Җаннарыгызның көтүчесенә һәм күзәтчесенә» кире кайт

Бу брошюрада каралган авырлыкларны кичергәнең булдымы? Алай булса, син ялгыз түгел. Аллаһының күп кенә тугры хезмәтчеләре — борынгы заманнардамы, бүгенге көннәрдәме — андый авырлыкларны кичереп чыккан. Йәһвә аларга ярдәм иткән кебек сиңа да ярдәм итәчәк.

Йәһвәгә кире кайтырга булсаң, ул сине, һичшиксез, җылы кабул итәчәк

ЙӘҺВӘГӘ кире кайтырга булсаң, ул сине, һичшиксез, җылы кабул итәчәк. Ул сиңа борчулы хисләреңне басарга ярдәм итәчәк, яраларыңны дәвалаячак һәм саф вөҗдан биреп йөрәгең белән аңыңны тынычлыкта саклаячак. Шулчак синең, бәлки, имандашларыңа кушылып Йәһвәгә яңадан хезмәт итү теләгең туачак. Һәм рәсүл Петернең беренче гасырдагы кайбер мәсихчеләргә язган сүзләре сиңа да кагылачак: «Сез адашып йөрүче сарыклар сыман идегез, әмма хәзер җаннарыгызның көтүчесе һәм күзәтчесе янына әйләнеп кайттыгыз» (1 Петер 2:25).

Шик тә юк, Йәһвәгә кире кайту — иң дөрес карар. Ни өчен алай дип әйтеп була? Бу карар Йәһвәнең йөрәген сөендерәчәк (Гыйбрәтле сүзләр 27:11). Билгеле, Йәһвә хиссез түгел, шуңа күрә безнең нинди карар кабул итүебез аны ваемсыз калдырмый. Әлбәттә, Йәһвә үзен мәҗбүри рәвештә яратуларын һәм үзенә хезмәт итүләрен теләми (Канун 30:19, 20). Изге Язмалар буенча бер белгеч бу фикерне менә ничек белдергән: «Кеше күңеле ишегенең тышкы ягында тоткасы юк. Ул эчке яктан гына ачыла». Йәһвәгә мәхәббәт белән тулы күңелдән хезмәт итеп, без бу ишекне ачабыз дип әйтеп була. Шулай итеп, без аңа сафлык белән тугрылык саклап кадерле бүләк бирәбез һәм аның күңелен бик шатландырабыз. Дөресен генә әйткәндә, эчкерсез гыйбадәт кылудан килгән шатлыктан яхшырак нәрсә юк; Йәһвә шундый гыйбадәтебезгә лаек та (Рәсүлләр 20:35; Ачылыш 4:11).

Моннан тыш, Йәһвәгә кире кайтсаң, син рухи нәрсәләргә сусавыңны баса алырсың (Маттай 5:3). Бөтен дөнья буенча кешеләрне: «Ни өчен без җирдә яшибез?» — дигән сорау борчый. Алар тормышның мәгънәсе турындагы сорауларына җавап алырга тели. Ни өчен? Чөнки бу теләкне аларның күңелләренә Йәһвә үзе сеңдергән. Аның беренче нияте буенча, аңа хезмәт итүебез безне бәхетле итәргә тиеш булган. Яратудан чыгып Йәһвәгә хезмәт итү безгә тиңсез шатлык китерә (Мәдхия 62:2—6).

Исеңдә тот, Йәһвә синең үзенә кире кайтуыңны тели. Ни өчен моңа шикләнмәскә була? Бу брошюраның ничек җентекләп әзерләнгәне турында уйлап кара. Сиңа аны, бәлки, берәр өлкән я берәр кардәш биргәндер. Синең аны укыйсы килгәндер, ә укып чыккач белгәннәрең йөрәгеңә үтеп керми калмагандыр. Боларның барысы Йәһвәнең сине онытмаганын исбатлый. Ул сине йомшак кына үзенә кире кайтырга чакыра (Яхъя 6:44).

Йәһвәнең үзенең югалган сарыкларын беркайчан да онытмаячагы безне юата. Донна исемле бер апа-кардәш моны үз тәҗрибәсендә татыган. Ул болай дип сөйли: «Йәһвәдән әкренләп ераклашсам да, мин еш кына Мәдхия 138:23, 24 тәге сүзләр турында уйладым: „Әй Алла, мине сына, һәм күңелемне бел; мине сына да, сукмакларымны аңыш. Һәм кара, мин куркыныч юлда түгелме, һәм мине мәңгелек юлыңа бастыр“. Мин бу дөньяныкы булмадым һәм анда үземне уңайсыз хис иттем. Минем урыным Йәһвәнең оешмасында иде. Йәһвә мине беркайчан да калдырмады; кире кайту юлын миңа үземә табарга кирәк иде. Бәхеткә каршы, мин аны таптым!»

«Йәһвә мине беркайчан да калдырмады; кире кайту юлын миңа үземә табарга кирәк иде»

Без синең «Йәһвәнең шатлыгын» яңадан кичерә алуың турында эчкерсез дога кылабыз (Никами 8:10). Син Йәһвәгә кире кайтуыңа һичкайчан да үкенмәссең.