Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИКЕНЧЕ КИСӘК

Мәшәкать һәм борчылу. «Безне һәр яктан каты кысрыклыйлар»

Мәшәкать һәм борчылу. «Безне һәр яктан каты кысрыклыйлар»

«Ирем белән бергә 25 ел яшәгәннән соң, без аерылыштык. Балаларым хакыйкатьне ташлады. Сәламәтлегем начарланды, һәм мин депрессиягә бирелдем. Миңа аяк астымдагы җир чайкалган кебек тоелды, һәм күңелем китек иде. Мин җыелыш очрашуларына һәм вәгазьгә йөрми башладым» (Джун).

ҺӘРКЕМ, хәтта Аллаһы хезмәтчесе дә, җан тынычлыгын югалта ала. «Күңелемдә кайгыларым күбәй[де]»,— дип язган мәдхия җырлаучы (Мәдхия 93:19). Гайсә соңгы көннәрдә «тормыш мәшәкатьләре» аркасында Йәһвәгә хезмәт итү аеруча авыр булыр дигән (Лүк 21:34). Ә синең турында шуны ук әйтеп буламы? Акча җитмәве, никахтагы авырлыклар һәм сәламәтлек начарлануы сине хәлсезләндерәме? Алай булса, Йәһвә сиңа ничек ярдәм итә ала?

«Кеше көченнән өстенрәк кодрәт»

Борчулы хисләргә каршы көрәштә без берүзебез түгел. Рәсүл Паул язганча, «безне һәр яктан каты кысрыкласалар да... аптырашта калсак та... бәреп төшерелсәк тә» безне «почмакка китереп кысмадылар... [без] котылгысыз хәлдә түгел... һәлак булмыйбыз». Барысына да түзәргә безгә нәрсә булыша? «Кеше көченнән өстенрәк кодрәт», ягъни Чиксез Кодрәт Иясе Йәһвә Аллаһыдан килгән көч (2 Көринтлеләргә 4:7—9).

Аллаһы сиңа «кеше көченнән өстенрәк кодрәтне» элек ничек биргән? Изге Язмаларга нигезләнгән берәр нотыкны тыңлаганда, Йәһвәгә тугры мәхәббәте өчен тагы да рәхмәтлерәк булып киттеңме? Оҗмахта яшәү өмете турында сөйләгәндә, Йәһвәнең үз вәгъдәләрен үтәячәгенә ышанычың ныгыдымы? Мәсихче очрашуларына йөреп һәм ышануларыбызны башкаларга сөйләп, без тормыш мәшәкатьләрен оныттыручы көчкә һәм хезмәтне шатлыклы итүче җан тынычлыгына ия булабыз.

«Йәһвәнең игелекле икәнен татыгыз һәм күрегез»

Бәлки, син барысына да ничек өлгерермен дип баш ватасыңдыр. Мәсәлән, Йәһвә Патшалыкны беренче урынга куеп яшәгез һәм рухи эшләр белән мәшгуль булыгыз дип әйтә (Маттай 6:33; Лүк 13:24). Ләкин туганнарның я сыйныфташларның каршы килүләре, сәламәтлекнең начарлануы һәм никахтагы авырлыклар көчсезләндерсә нишләргә? Вакытың белән көчеңне җыелыш урынына эшкә сарыф итсәң нишләргә? Башкарасы эшләр шулкадәр күп булганга һәм вакыт белән көч җитмәгәнгә, синең күңелең тула бара. Син, бәлки: «Ничек инде Йәһвә миннән эшли алмаганны таләп итсен ди?» — дип уйлыйсыңдыр.

Йәһвә безнең хәлебезгә керә белә. Ул бездән беркайчан да эшли алмаганны таләп итми. Физик һәм эмоциональ көч җыяр өчен күпмедер вакыт кирәк, һәм Йәһвә моны белә (Мәдхия 102:13, 14).

Әйдә, Йәһвәнең Ильяс пәйгамбәр турында ничек кайгыртканын искә төшерик. Ильяс куркуга һәм төшенкелеккә шулкадәр бирелгән ки, хәтта чүлгә качып киткән. Йәһвә аны шелтәләп үз хезмәтен дәвам итүен таләп итә башлаганмы? Юк. Ул Ильяс янына ике тапкыр фәрештәсен җибәргән. Тегесе аңа чак кына кагылып уяткан да, ризык биргән. Әмма 40 көн узгач та Ильясның эче пошкан һәм куркуы әле дә бетмәгән. Йәһвә тагын нинди чаралар күргән? Беренчедән, ул аңа үз хезмәтчеләрен яклар өчен көче җитәрлек икәнен күрсәткән. Икенчедән, Йәһвә «тыныч, әкрен тавыш» белән сөйләгән. Һәм өченчедән, Йәһвә аны тагын меңләгән кеше үзенә тугры хезмәт итә дип юаткан. Тиз арада көч җыеп, Ильяс элекке дәрт белән хезмәт итә башлаган (1 Патшалар 19:1—19). Безнең өчен нинди сабак? Ильясның эче пошкач, Йәһвә аңа карата сабырлык күрсәткән һәм хәленә кергән. Йәһвә үзгәрмәгән. Ул безнең турында да шулай ук кайгырта.

Йәһвә өчен нәрсә эшли алам дип уйлаганда, үзеңә карата чиктән тыш таләпчән булма. Элекке заманнарда күп эшләр башкарырлык көчеңне бүгенге көндәге көчең белән чагыштырма. Мисал өчен: йөгерүче берничә айга яисә елга йөгерүеннән туктаса, күнегүләрне бар көчен куеп ясый алмас. Башта ул үзенә кечкенә максатлар куеп әкрен-әкрен генә көч белән чыдамлылык үстерә. Мәсихчеләр йөгерүчеләргә тиң. Тормыш өчен йөгерештә катнашканда, алар үзләренә билгеле максатлар куя (1 Көринтлеләргә 9:24—27). Син инде бүген нинди рухи максатка ирешә аласың? Бәлки, син үзеңә җыелыш очрашуларына йөрүне максат итеп куя аласың. Максатыңа ирешер өчен, Йәһвәдән ярдәм сора. Рухилыгың ныгыгач, син «Йәһвәнең игелекле икәнен татырсың һәм күрерсең» (Мәдхия 34:8, ЯД). Шуны истә тот: яратудан чыгып нәрсә генә, хәтта кечкенә нәрсә эшләсәң дә, Йәһвә бу эшеңне кадерли (Лүк 21:1—4).

Йәһвә бездән беркайчан да эшли алмаганны таләп итми

«Ә миңа нәкъ шул кирәк иде»

Йәһвә Джун исемле кардәшкә үзенә кире кайтырга ничек көч өстәгән? Джун болай ди: «Мин Йәһвәдән өзлексез көч сорадым. Киленем миңа шәһәребездә конгресс булачагын әйтте. Һәм мин бер көненә барырга булдым. Йәһвә халкы арасында яңадан булу шундый шатлыклы иде! Мин дәртләнеп киттем. Ә миңа нәкъ шул кирәк иде дә. Шуннан бирле мин Йәһвәгә шатлык белән хезмәт итәм. Тормышым элекке вакытка караганда күпкә мәгънәлерәк. Мин кардәшләрнең ярдәмнәренә шулкадәр мохтаҗмындыр дип бер дә уйламаган идем. Ярый әле кайтырга өлгердем!»