Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДҮРТЕНЧЕ КИСӘК

Гаеп хисе. «Мине гөнаһымнан... чистарт»

Гаеп хисе. «Мине гөнаһымнан... чистарт»

«Мин яңа эшкә кергәч, гаиләбез яхшырак яши башлады. Ләкин мин шикле эшләр белән шөгыльләндем: бәйрәмнәр уздыра, сәяси эшләрдә катнаша һәм хәтта чиркәүгә йөри башладым. Мин 40 ел актив булмаган Йәһвә Шаһите булдым. Еллар узган саен, Йәһвә мине кичерә алмаячак дип уйладым. Мин үз-үземне кичерә алмый идем. Мин бит дөрес юлдан читкә тайпылганчы хакыйкатьне белә идем» (Марта).

ГАЕП хисе күңелгә түзеп булмаслык авыр йөк булып ятарга мөмкин. Давыт патша: «Гөнаһларым башымны ук каплады, авыр күтәрәм шикелле авырайтты»,— дип язган (Мәдхия 37:5). Кайбер мәсихчеләр Йәһвә үзләрен беркайчан да кичермәс дип кайгыга батып йөргән (2 Көринтлеләргә 2:7). Алай уйлау дөресме? Әгәр дә син авыр гөнаһ кылган булсаң, син Йәһвәдән ераклашкансың. Ләкин ул сине кичерә алырмы? Әлбәттә!

«Арабыздагы мөнәсәбәтләрне ачыклыйк»

Гөнаһ кылганнан соң тәүбә иткән кешеләрне Йәһвә ташлап китми. Моның урынына ул аларга ярдәм кулын суза! Читкә киткән угыл турындагы хикәясендә Гайсә Йәһвәне кайгыртучы ата белән чагыштырган. Аның улы гаиләсен калдырган да, типтереп яшәп бөтен милкен туздырып бетергән. Берникадәр вакыттан соң улы атасы өенә кайтырга булган. «Ул әле еракта булганда, әтисе аны күреп алган һәм бик кызганган. Ул аның каршына йөгереп барган һәм аны җылы кочакларына алып, назлы итеп үпкән» (Лүк 15:11—20). Үзеңне Йәһвәдән әле дә «еракта» дип санасаң да, аңа якынлашасың киләме? Гайсәнең хикәясендәге ата улын яраткан кебек, Йәһвә дә сине ярата һәм кызгана. Ул түземсезлек белән синең үзенә кире кайтуыңны көтә.

Ә, бәлки, син гөнаһларың бик авыр һәм күп дип санап Йәһвә аларны кичерә алмас дип уйлыйсыңдыр. Шул чакта Ишагыя 1:18 дәге Йәһвәнең чакыруына игътибар ит. «Килегез, арабыздагы мөнәсәбәтләрне ачыклыйк,— ди Йәһвә.— Гөнаһларыгыз җете кызыл тукыма кебек булса да, алар кардай ак булып китәр». Йәһвә ак киемдәге бетереп булмый торган куе кызыл тапларны, ягъни гөнаһларны кичерә ала.

Йәһвә безнең вөҗдан газабыннан мәңге газаплануыбызны теләми. Йәһвә сине кичерсен өчен һәм вөҗданың саф булсын өчен нинди чаралар күрергә кирәк? Давыт патша менә нинди ике чара күргән. Беренчедән, ул «җинаятьләрен Ходайга әйтеп үкенергә» булган (Мәдхия 31:5). Истә тот: Йәһвә сине дога кылып үзенә якынлашырга һәм үзе белән «мөнәсәбәтләрне ачыкларга» инде чакырды. Бу чакыруны кабул ит. Йәһвә каршында тәүбә итеп күңелеңне бушат. Йәһвәнең шәфкать күрсәтүенә инанып, Давыт ышаныч белән: «Мине гөнаһымнан... чистарт... Алла горур булмаган, юаш күңелне кимсетмәс»,— дигән (Мәдхия 50:4, 19).

Икенчедән, Давыт Аллаһы исеменнән сөйләүче Нафан пәйгамбәрнең ярдәмен кабул иткән (2 Ишмуил 12:13). Безнең көннәрдә Йәһвә гөнаһ кылып тәүбә иткән кешеләргә өйрәтелгән өлкәннәр аша ярдәм кулын суза. Алар андый кешеләргә Йәһвә белән татулашырга ярдәм итә. Өлкәннәрдән ярдәм сорасаң, алар сиңа Изге Язмаларда язылганнарны ачып укыр һәм синең белән бергә чын күңелдән дога кылыр. Моның ярдәмендә сиңа җан тынычлыгын саклау, тискәре хисләреңне тыю я алардан бөтенләй арыну һәм рухи яктан сәламәтләнү җиңелрәк булыр (Ягъкуб 5:14—16).

Йәһвә синең җиңеллек сизеп саф вөҗдан белән яшәвеңне тели

«Җинаятьләре кичерелгән... кешеләр сәгадәтле»

Бәлки, сиңа Йәһвәгә гөнаһларыңны әйтеп үкенү һәм өлкәннәрдән ярдәм сорау көчеңнән килмәс кебек күренер. Күрәсең, Давыт та андый хисләр кичергән. Берникадәр вакыт ул гөнаһлары турында сөйләмәгән (Мәдхия 31:3). Ләкин ахыр чиктә ул Йәһвә каршында тәүбә итүнең һәм туры юлга кире кайтуның файдасын күргән.

Иң беренче чиратта ул Аллаһыга хезмәт итүдән яңадан шатлык кичергән. Ул: «Җинаятьләре кичерелгән, гөнаһлары бетерелгән кешеләр сәгадәтле»,— дип язган (Мәдхия 31:1). Шулай ук ул: «Әй Ходай, телемне ач, авызым Синең даныңны әйтер»,— дип дога кылган (Мәдхия 50:17). Гаеп хисеннән арынгач, Давытның йөрәге рәхмәт хисе белән тулган, һәм ул башкаларга Йәһвә турында сөйләп йөргән.

Йәһвә синең җиңеллек сизеп саф вөҗдан белән яшәвеңне тели. Шулай ук ул синең гаеп хисеннән арынуыңны тели. Син аның үзе һәм аның нияте турында чын күңелдән шатланып сөйләсәң, аның күңеле сөенер (Мәдхия 64:2—5). Аллаһының чакыруын истә тот: «Тәүбә итегез һәм Аллаһыга таба борылыгыз. Моны Йәһвә гөнаһларыгызны юып төшерсен өчен, сезгә яңарту заманнарын китерсен өчен... эшләгез» (Рәсүлләр 3:19, 20).

Марта очрагында менә ничек булган. Ул болай дип сөйли: «Улым миңа „Күзәтү манарасы“ белән „Уяныгыз!“ журналларын җибәреп торды. Тора-бара Йәһвә минем өчен яңа яктан ачылды. Йәһвәгә кылган гөнаһларымны кичерсен дип дога кылу иң авыры иде. Әмма мин Аллаһыга дога кылып аның кичерүен тәки үтендем. 40 ел хакыйкатьтә булмаганыма ышанып бетә алмыйм. Күп еллар узгач та, кеше Аллаһыга кире кайтып аңа хезмәт итә ала һәм аның мәхәббәтендә кала ала. Мин моңа үз тәҗрибәмдә инандым».