Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Җитәкче советтан хат

Җитәкче советтан хат

Кадерле кардәшебез!

Белгәнеңчә, Изге Язмаларда күбесенчә кешеләр тормышы турында язылган. Анда телгә алынган кешеләрнең күбесе Аллаһыга хезмәт иткән, һәм аларның да безнең кебек авырлыклары булган. «Бездә булган хисләрне» алар да кичергән (Ягъкуб 5:17). Кайберәүләрне авырлыклар баскан, һәм алар җан тынычлыгын югалткан. Башкалары туганнарга яки имандашларга бик каты рәнҗегән. Ә кемдер гаеп хисенә бирелеп һәм кылган хаталарына үкенеп борчылган.

Мондый хәлләр аркасында алар Йәһвә юлыннан читкә тайпылган. Әмма алар Йәһвәне бөтенләйгә ташлап киткәнме? Юк. Күпләргә мәдхия җырлаучының хисләре таныш булган. Ул: «Мин югалган сарык кебек адашып йөрдем, Син Үз бәндәңне эзләп тап, чөнки мин Синең васыятьләреңне онытмадым»,— дип дога кылган (Мәдхия 118:176). Ә сезгә андый хисләр танышмы?

Йәһвә үз «утарыннан» читкә тайпылган хезмәтчеләрен беркайчан да онытмый. Ул аларны үзенә кире кайтырга чакыра һәм еш кына моны аларның имандашлары аша эшли. Әйдә, Йәһвәнең Әюпкә ярдәм кулын сузганын искә төшерик. Әюп үз башыннан күп авырлыклар кичергән: матди яктан зыян күргән, якыннарын югалткан һәм каты авырган. Шулай ук аның күңелен якын кешеләрнең сүзләре рәнҗеткән. Булган хәлләргә башта төшенә алмаса да, ул Йәһвәдән ваз кичмәгән (Әюп 1:22; 2:10). Әюпкә хәл керсен өчен, Йәһвә нәрсә эшләгән?

Йәһвә Әюпкә имандашы Илуй аша ярдәм иткән. Әюп күңелен бушатканда, Илуй игътибар белән тыңлаган, ә тыңлап бетергәч сөйли башлаган. Ул нәрсә сөйләгән? Ул Әюпне шелтәләгәнме, аңарда гаеп хисе уятып фикер йөртүен төзәтергә тырышканмы? Ул Әюпкә өстен караганмы? Һич тә юк! Аллаһы тарафыннан рухландырылып Илуй: «Менә, Аллаһы алдында мин нәкъ синең кебек үк, мин дә балчыктан яратылганмын»,— дигән. Шуннан соң ул Әюпне: «Миннән куркырга бернинди сәбәп юк, бер сүзем дә авыр булмас»,— дип ышандырган (Әюп 33:6, 7). Илуй Әюпнең кайгыларын арттырмаган, ә йомшак кына киңәш биреп авыр чакта рухын ныгыткан.

Без дә бу брошюраны Илуй чагылдырган рухны чагылдырып язарга тырыштык. Иң беренче чиратта без Йәһвәдән ераклашкан кардәшләрне игътибар белән тыңладык һәм аларның хәленә керергә тырыштык (Гыйбрәтле сүзләр 18:13). Шуннан соң без Изге Язмаларны тикшердек һәм Йәһвәнең үз борынгы хезмәтчеләренә авырлыклар вакытында ничек ярдәм кулын сузганы турында уйландык. Андый очраклар белән заманча очракларны берләштереп, ахыр чиктә без бу брошюраны яздык. Бу брошюраны өйрәнергә рәхим ит! Без сине чын күңелдән яратабыз.

Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы