ӨЧЕНЧЕ КИСӘК
Рәнҗү хисләре. Зарланыр өчен сәбәп
«Җыелышымнан бер апа-кардәш мине акчасын урлауда нахакка гаепләде. Кардәшләр моның турында белгәч, ике төркемгә бүленде: кайберәүләр — аның ягына, ә кемдер минем ягыма басты. Берникадәр вакыт узгач, шул апа-кардәш мине аклаучы дәлилләр табылды дип әйтте. Гафу үтенсә дә, мин аны рәнҗеткәне өчен беркайчан да кичерә алмам кебек тоелды» (Линда).
СИҢА Линданың апа-кардәш аркасында кичергән үпкә хисләре танышмы? Кызганычка каршы, кайберәүләргә кардәшләребезнең кылган эшләре шулкадәр тәэсир итә ки, алар хәтта рухи эшләр кылудан берникадәр вакытка туктап кала. Син дә нәкъ шундый хәлгә эләктеңме?
«Безне Аллаһының... мәхәббәтеннән» кем дә булса аера аламы?
Ризалашырсыңдыр, үпкәләткән кардәшебезне кичерү кайчак авыр. Һәм бу аңлашыла: без бит мәсихчеләрнең бер-берсен яратуына өметләнәбез (Яхъя 13:34, 35). Берәрсе үз имандашына карата гаделсезлек кылса, бу имандашыбызның күңеле әйтеп бетергесез әрни, һәм аның кардәшләргә ышанычы бетә (Мәдхия 54:13).
Әлбәттә, мәсихчеләрнең вакыт-вакыт бер-берсенә зарланыр өчен сәбәпләре булыр (Көләсәйлеләргә 3:13). Андый хәлгә эләксәк, хисләребезне тыю авыр булыр. Безгә нәрсә ярдәм итә ала? Әйдә, Изге Язмалардагы өч принципка игътибар итик.
Күктәге Атабыз барысын белә. Йәһвә бар нәрсәне белә, шуңа күрә берәрсе безгә карата гаделсезлек кылып газап китерсә дә, ул моны күрә (Еврейләргә 4:13). Моннан тыш, без газап чиккәндә ул безне кызгана (Ишагыя 63:9). Һичбер нәрсә дә — хәтта имандашларыбыз китергән газаплар я михнәтләр — «безне Аллаһының... мәхәббәтеннән аера алмаячак» (Римлыларга 8:35, 38, 39). Йәһвә моңа юл куймаячак. Шуңа күрә без һичбер нәрсәгә дә, һичбер кемгә дә Йәһвә белән үзебез арабызга чөй кагарга юл куймыйк.
Кичерү кылган хатага бармак аша карау дигән сүз түгел. Үзеңне рәнҗетүчене кичерсәң, бу аның гаебен танымыйсың, аны аклыйсың һәм хатасына бармак аша карыйсың дигән сүз түгел. Шуны истә тот: Йәһвә гөнаһ кылуны хуп күрми, ул аны нигез булса кичерә (Мәдхия 102:12, 13; Хабакук 1:13). Безне кичерүчән булырга өндәп Йәһвә үзеннән үрнәк алырга чакыра. Ул «хәтерен мәңгегә калдырмас» (Мәдхия 102:9; Маттай 6:14).
Үпкә сакламау безгә үзебезгә файда китерә. Ничек инде алай? Күз алдыңа китер: син бер-ике килограммлы ташны күтәреп аны сузылган кул ераклыгында тотасың, ди. Аны кыска вакыт дәвамында тотып тору әллә ни авыр булмас. Әмма озаграк тотарга булсаң ни булыр? Аны ничаклы тотып тора алырсың? Берничә минутмы, бер сәгатьме я озагракмы? Сүз дә юк, кулың арыр. Әлбәттә, ташның авырлыгы үзгәрмәс, әмма аны озаграк тоткан саен, ул авырайган кебек тоелыр. Шуны ук үпкә саклау турында да әйтеп була. Буш нәрсәгә үпкәләсәк тә, үпкә безгә зыян китерәчәк. Никадәр озак аны тотсак, шулкадәр күп зыян күрербез. Шуңа күрә Йәһвәнең ачу сакламауга кагылышлы киңәш биргәненә гаҗәпләнәсе юк. Әйе, үпкәне Гыйбрәтле сүзләр 11:17).
онытсак, хәлебез җиңеләер («Йәһвә минем белән сөйләшкән төсле булды»
Линда үзен рәнҗеткән апа-кардәшне ничек кичерә алган? Кирәкле чаралар күрүдән тыш ул Изге Язмалардан ни өчен кичерү мөһим икәнен тикшергән (Мәдхия 129:3, 4). Линданың күңелен аеруча бер фикер җылыткан: башкаларны кичерсәк, Йәһвә дә безне кичерәчәк (Эфеслеләргә 4:32—5:2). Үз хисләре турында ул: «Йәһвә минем белән сөйләшкән төсле булды»,— ди.
Тора-бара Линда үпкәсен оныткан. Ул апа-кардәшне чын күңелдән кичергән. Хәзер алар дуслар. Линда Йәһвәгә тагы да ашкыныбрак хезмәт итә башлаган. Шикләнмә, Йәһвәнең ярдәме белән син дә үпкәләреңне оныта алырсың.