Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йомгаклау

Йомгаклау

Йәһвә халкы арасында булган чакларыңны сагынып искә төшерәсеңме? Бәлки, син рухыңны ныгыткан берәр җыелыш очрашуын, дулкынландыргыч конгрессны, вәгазьдәге берәр кызык очракны күз алдына китерәсеңдер. Я берәр кардәшең белән булган яхшы сөйләшү исеңә төшерәсеңдер. Син Йәһвәне онытмадың, ул да сине онытмаган. Ул синең тугры хезмәт итүеңне хәтерендә саклый. Һәм ул сиңа кире кайтырга булышырга бик тели.

«Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Менә! Мин үзем сарыкларымны эзләрмен һәм алар турында кайгыртырмын. Таралган сарыкларын табып, аларны кайгыртучы көтүчедәй, мин үз сарыкларымны кайгыртырмын, аларны... таратылган бар урыннарыннан коткарырмын“» (Йәзәкил 34:11, 12).