Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БЕРЕНЧЕ КИСӘК

«Югалганын эзләрмен»

«Югалганын эзләрмен»

Сарык каушап калды. Чирәм чемченеп йөргәндә, ул үзе дә сизмәстән көтүдән читләште. Көтү дә, көтүче дә еракта. Караңгы төшә бара. Тереклек белән тулган үзәндә югалып, ул бөтенләй яклаусыз кала. Кинәт таныш тавыш яңгырый: көтүче аңа ярдәмгә йөгерә. Ул аны кулына ала да, куенына кыстырып өйгә алып кайта.

ЙӘҺВӘ еш кына үзен шундый көтүче белән чагыштыра. Үз Сүзендә ул: «Мин үзем сарыкларымны эзләрмен һәм алар турында кайгыртырмын»,— дип ышандыра (Йәзәкил 34:11, 12).

«Мин кайгырткан сарыкларым»

Йәһвәнең сарыклары кем алар? Кыскача әйткәндә, Йәһвәнең сарыклары — аны яратучы һәм аңа хезмәт итүче кешеләр. Изге Язмаларда: «Килегез, Аңа егылып баш орыйк, безне Тудыручы Ходаебыз алдында тезләребезне бөгик. Чөнки Ул безнең Аллабыз, ә без — аның көтүенең халкы һәм кулының сарыклары»,— дип әйтелә (Мәдхия 94:6, 7). Сарыклар көтүчегә ияргән кебек, Йәһвә хезмәтчеләре дә үз Көтүчеләренә теләп ияреп бара. Аларның кимчелекләре юк дип әйтеп буламы? Юк. Кайчак Аллаһы хезмәтчеләре таралган, югалган һәм адашып йөргән сарыклар сыман булган (Йәзәкил 34:12; Маттай 15:24; 1 Петер 2:25). Ләкин Йәһвә андый кешеләргә кул селтәми.

Син Йәһвәне әле дә үз Көтүчең дип саныйсыңмы? Йәһвә үз сарыкларын ничек кайгырта? Әйдә, өч якка игътибар итик.

Ул безне рухи яктан тукландыра. «Мин аларны яхшы көтүлектә көтәрмен,— ди Йәһвә.— [...] Алар яхшы утлавыкларда ятар һәм... иң яхшы көтүлекләрдә тукланыр» (Йәзәкил 34:14). Йәһвә безне көч өстәүче һәртөрле рухи ризык белән һәрвакыт тукландыра. Берәр мәкалә, нотык я берәр видео догаңа җавап бирдеме? Бу сине Йәһвәнең кайгыртуына әллә ышандырмадымы?

Ул безне яклый һәм рухыбызны ныгыта. Йәһвә: «Мин югалганын эзләрмен, читкә киткәнен кире кайтарырмын, җәрәхәтләнгәненә бәйләвеч салырмын, хәлсезен ныгытырмын»,— дип вәгъдә бирә (Йәзәкил 34:16). Ул борчылып хәлсезләнеп киткәннәрнең рухын ныгыта. Йәһвә аларга бәйләвеч сала һәм яраларын — хәтта үз имандашлары җәрәхәтләсә дә — дәвалый. Шулай ук ул читкә китүчеләрне һәм тискәре уйлар белән көрәшүчеләрне кире кайтара.

Ул безнең өчен җаваплылык сизә. «Мин... аларны... таратылган бар урыннарыннан коткарырмын,— дип әйтә Йәһвә.— [...] Мин югалганын эзләрмен» (Йәзәкил 34:12, 16). Йәһвә бер югалган сарыгына да кул селтәми. Берсе адашса, ул моның турында белә. Ул аны эзли һәм тапкач шатлана (Маттай 18:12—14). Үзенең тугры хезмәтчеләре турында ул: «Сез, сарыкларым, мин кайгырткан сарыкларым»,— ди (Йәзәкил 34:31). Бу сарыкларның берсе — син.

Йәһвә бер югалган сарыгына да кул селтәми. Сарыгы табылгач ул шатлана

«Барысы да элеккечә булсын»

Ни өчен Йәһвә сине эзли һәм кире кайтырга чакыра? Чөнки ул синең бәхетле булуыңны тели. Ул сарыкларына «фатихалар яңгырлардай явар» дип вәгъдә итә (Йәзәкил 34:26). Бу вәгъдә буш сүзләр түгел. Бу сүзләрнең хаклыгына син үзең инангансыңдыр.

Йәһвә белән ничек танышканыңны исеңә төшер. Аллаһы исеме һәм аның кешеләргә карата нияте турындагы искиткеч хакыйкатьләрне белгәч, синдә нинди хисләр туган иде? Конгрессларда кардәшләр белән бердәмлекне сизеп ничек шатланганыңны хәтерлисеңме? Эчкерсез кызыксыну күрсәтүче кешеләргә яхшы хәбәрне сөйләгәч канәгатьлек хисе һәм зур шатлык кичереп өйгә кайтканыңны искә төшерә аласыңмы?

Бу шатлык сиңа кире кайта ала. «Безне үзеңә кире кайтар, и Йәһвә, без ашыгып сиңа кайтырбыз. Барысы да элеккечә булсын» (Ирмиянең елавы 5:21). Йәһвә бу догага җавап биргән; аның халкы аңа кире кайткан, һәм алар аңа хезмәт итүдән килгән шатлыкны яңадан кичергән (Никами 8:17). Йәһвәнең ярдәме белән син дә андый шатлыкны яңадан кичерерсең.

Ләкин Йәһвәгә кире кайту бик үк җиңел түгел. Моңа бәйле кайбер авырлыкларны һәм аларны хәл итү юлларын карап чыгыйк.