Ата-аналарның роле
Хәзерге җәмгыятьтә балаларны, алардан аек фикер йөртүче кешеләр үсеп җитсен өчен тәрбияләү, һичшиксез, җиңел эш түгел.
АМЕРИКАНЫҢ психик сәламәтлек милли институты бала тәрбияләү буенча уңышлы дип саналган (балалары 21 яшьне узып, аларны «җәмгыятькә файдалы һәм яхшы сыйфатлы кешеләр итеп санарга мөмкин дип күрсәткән») ата-аналар арасында сорау алу үткәргән һәм аның нәтиҗәсен бастырып чыгарган. Шул ата-аналарга: «Сез, үзегезнең шәхси тәҗрибәгезгә нигезләнеп, башка ата-аналарга беренче чиратта нинди киңәш бирер идегез?» — дигән
сорау тәкъдим ителгән иде. Еш кына мондый җаваплар очраган: «Яратуга саран булмагыз», «Акыл белән җәза бирегез», «Буш вакытыгызны бергә үткәрегез», «Яхшылыкны начарлыктан аерырга өйрәтегез», «Бер-берегезне хөрмәт итәргә өйрәтегез», «Игътибар белән тыңлагыз», «Нотацияләр укырга тырышмагыз, ә файдалы һәм төгәл киңәш бирегез» һәм «Тормышка аек акыл белән караучы булыгыз».Ләкин балаларны җәмгыятебезнең яхшы сыйфатлы кешеләре итеп тәрбияләү мәсьәләсе ата-аналар өстенә генә йөкләнмәгән. Укытучылар да мондый тәрбия бирүдә шактый әһәмиятле роль уйныйлар. Күп еллар мәктәптә эшләгән консультант: «Мәҗбүри белем бирүнең төп максаты — ата-аналарга җаваплы һәм акыл, физик, эмоциональ яктан югары үсеш алган кешеләр үстерергә ярдәм итү»,— дип билгеләгән.
Шуңа күрә ата-аналар һәм укытучылар бер гомуми максат белән берләштерелгән — үсеп килүче буынны тормышлары белән канәгать булган һәм җәмгыятьтә үз урыннарын таба алучы
тәҗрибәле, аек фикер йөртүче кешеләр итеп тәрбияләү.Ярыш түгел, ә хезмәттәшлек
Ата-аналар укытучылар белән уртак тел таба алмаган вакытта, проблемалар туа. Мәсәлән, кайбер ата-аналар, балаларының укуы белән бер дә кызыксынмыйлар, икенчеләре, киресенчә, бөтен яктан да укытучылардан өстен чыгарга тырышалар. Бер француз журналында бу хәл менә ничек күрсәтелә: «Укытучылар күптән инде дәрәҗәнең хуҗасы булудан туктады. Ата-аналар, балаларының уңышларында саташып, дәреслекләр турында алдан ук ялгыш фикер йөртәләр, укыту методикасын тәнкыйтьлиләр һәм баланың беренче начар билгесенә үк артык нык илтифат итәләр». Мондый эшләр белән укытучыларның аерылгысыз хокуклары бозыла.
Йәһвә Шаһитләре, әгәр дә ата-аналар укытучылар белән бергә хезмәт итсәләр һәм балаларының укуы белән чын-чынлап кызыксынсалар, аларның балалары өчен бу файда гына китерә дигән фикердә торалар. Алар бу хезмәттәшлекне, укытучы булып эшләргә тагын да авырайганнан-авырая барганга күрә, аеруча мөһим дип саныйлар.
Хәзерге мәктәп проблемалары
Мәктәпләр җәмгыять структурасының бер өлеше булып торганга күрә, алар да хәзерге җәмгыять проблемалары белән очраша. Соңгы еллар дәвамында социаль сферасының проблемалары күпкә тирәнәйде. «Нью-Йорк таймс» газетасында АКШның бер мәктәбенең хәле турында болай дип язылган иде: «Дәресләрдә укучылар йоклыйлар, тәнәфес вакытында, стеналары оятсыз сүзләр белән чуарлап бетергән ял итә торган залга чыгып, бер-берсен куркыталар, яхшы укучыларны мыскыл итәләр... Һәрбер укучыда диярлек ниндидер авырлыклар бар: берәүләре бала карыйлар, икенчеләренең әти-әниләре төрмәдә, өченчеләре яшь җинаятьче бандаларының һөҗүменә дучар ителәләр. Һәр көнне укучыларның биштән бер өлеше укырга килми».
Мәктәпләрдәге көч куллану һәр җирдә дә була торган күренешкә әверелә һәм бу аеруча борчый. Укучылар арасында вакыт-вакыт башланган сугышулар, гадәти атышуларга һәм пычак белән сугышуларга алмашынды. Корал белән йөрү гадәтигә әйләнде, һөҗүмнәр аеруча катылык белән эшләнәләр, балалар бик тиз һәм бик иртә көч куллана башладылар.
Мондый начар хәл, әлбәттә, һәрбер илдә дә юк. Әмма укытучыларга Франциянең «Пуэн» исемле атналыгында: «Укытучыларны хөрмәт итми башладылар, хәзер аларны беркемгә дә санамыйлар»,— дип язылган проблема белән һәр җирдә очрашырга туры килә.
Балаларда җитәкчелеккә юнәлгән мондый ихтирамсызлыкның тууы аларның барысына да кагыла. Шуңа күрә Йәһвә Шаһитләре балаларында җитәкчелеккә — хәзерге мәктәпләрдә сирәк очрый торган сыйфатлар — хөрмәт һәм тыңлаучанлык тәрбияләргә тырышалар.