Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бу брошюраның максаты

Бу брошюраның максаты

НИДЕРЛАНДИЯ философы Спиноза: «Минем максатым елау һәм көлү түгел, ә кешеләрнең эшләгән эшләрен аңлау»,— дип язган. Укытучылар, сезнең алдыгызда укучыгызның, шулай ук Йәһвә Шаһитләре гаиләсеннән булган баланың, дөньяга карашы нинди, үзе нинди һәм нәрсәгә ышануын аңлауның катлаулы мәсьәләсе тора. Беренче карашка, Шаһитләрнең баласы үз тормышын гомуми нормалар буенча алып бармый кебек. Әгәр дә укучыгыз үзенең дини һәм әхлакый карашлары белән башкалардан аерылып тора торган булса, бу игътибарга лаек. Бу брошюра укытучыларга Йәһвә Шаһитләре гаиләләреннән булган балаларны яхшырак аңлар өчен, Изге Язмалар һәм трактатларның Күзәтү Манарасы Җәмгыяте (Йәһвә Шаһитләренең нәшрияты) тарафыннан бастырылган. Без сезнең бу брошюраны игътибар белән укырга һәм аның белән танышырга вакытыгыз булыр дип ышанабыз.

Башка кешенең нинди дин тотканын аңлау — бу аның карашларын уртаклашуны һәм аның динен тотуны белдерми һәм таныштыру — кешене үз динеңә күчерү дә түгел. Без, бу брошюра аша, сезгә яки сезнең укучыларыгызга Шаһитләрнең карашларын көчләп тагарга тырышмыйбыз. Без сезне, Шаһитләрнең балаларын аңларга һәм алар белән эшләргә уңайлы булсын өчен, бу укучыларыгызны нинди принципларга һәм ышануларга өйрәткәннәре белән генә таныштырасыбыз килә. Әлбәттә, тәрбия һәрвакытта да балаларның үзүзләрен тотуларында чагылмый, чөнки һәрбер баланың үзенә үз намусын тәрбияләргә өйрәнергә кирәк.

Йәһвә Шаһитләре, һәрбер атаана кебек, балаларының мәктәптән күбрәк белем алып чыгуларын телиләр. Шуңа күрә алар балаларын укытучылары белән уртак тел табарга өйрәтәләр. Үз чиратында, Шаһитләр һәм аларның балалары, укытучылары аларга хөрмәт һәм аңлау белән караганда, аларга күп рәхмәтләрен белдерәләр.

Йәһвә Шаһитләре — мәсихчеләр һәм алар бөтен дөньяга танылган. Ләкин кайчакта аларны дөрес аңламыйлар. Шуңа күрә, без бу брошюра укытучыларга Шаһитләр гаиләсеннән булган үз укучыларын яхшырак аңларга ярдәм итәр дип ышанабыз. Аеруча, без бу брошюраны ни өчен алар, кайбер очракларда башка укучыларга караганда, икенче эшләргә үз хокукларын яклауларын, аңларга ярдәм итәр дип ышанабыз.