Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Диннәрнең саны шулкадәр күп булганда нәрсә эшләргә

Диннәрнең саны шулкадәр күп булганда нәрсә эшләргә

Сез, укытучылар, элгәре эшләгән укытучылар очратмаган проблемаларның берсе — диннәрнең саны артуы белән очрашасыз.

УРТА гасырларда бер илдә яшәүчеләр гадәттә бер дин тотканнар. XIX гасыр азагында ук инде Европада берничә генә төп дин: көнбатышта — католицизм һәм протестантизм, көнчыгышта — православие белән ислам һәм иудаизм таныш булган. Бүген Европада һәм бөтен җир шары буенча, һичшиксез, диннәрнең саны бик нык арткан һәм таралган. Әле моңа кадәр ишетелмәгән диннәр яки төп яшәүчеләр белән үзләштерелә, яки иммигрантлар һәм качаклар белән кабул ителә.

Шуңа күрә Австралия, Бөек Британия, Германия, Америка Кушма Штатлары һәм Франция кебек илләрдә ислам динен тотучыларның, индусларның һәм буддистларның саны бик күп. Шул ук вакытта мәсихчеләр булучы Йәһвә Шаһитләре 239 илдә актив эш алып баралар. 14 илдә актив Йәһвә Шаһитләренең саны 150 000 нән артык. (Шул илләрнең унөче « Йәһвә Шаһитләре — бөтен дөньяга таралган дин» дигән рамкада китерелгән).

Диннәрнең саны шулкадәр күп булгач, укытучылар, бәлки, нәрсә эшләргә дә белмиләрдер. Мәсәлән, алар алдында шундый сорау туарга мөмкин: һәрбер укучыны (аның тоткан диненә карамыйча) илдә популяр булган бөтен бәйрәмнәрдә катнашырга мәҗбүр итәргә кирәкме? Бу бәйрәмнәрдә күп кешеләр бернинди дә начарлык күрмиләр. Ләкин шулай ук азчылык карашына игътибар итәргә кирәк түгелмени? Яисә башка сорау: әгәр дә илнең законы буенча дин хөкүмәттән аерылган булса һәм шулай ук дини үгет-нәсихәтләр мәктәп программасында булмаса, бу бәйрәмнәрне мәҗбүри рәвештә мәктәпләрдә үткәрү акылга ятышлымы?

Туган көннәр

Бер караганда, дингә бернинди дә бәйләнеше булмаган бәйрәмнәр белән дә аңлашылмаучылык килеп чыгарга мөмкин. Мәсәлән, мәктәптә туган көннәрне үткәрү. Сез, бәлки, Йәһвә Шаһитләре башкаларның туган көннәр үткәрү хокукларын хөрмәт итсәләр дә, үзләре туган көннәрен үткәрмәүләренә игътибар иткәнсездер. Ләкин сезгә бәлки, ни өчен Шаһитләр һәм аларның балалары туган көннәрен үткәрмәве билгеле түгелдер.

Франциядә билгеле булган «Le livre des religions» дигән энциклопедиядә туган көн үткәрү — йола дип атала һәм ул «халыкның гореф-гадәтләр» исемлегенә кертелгән. Туган көннәр үткәрү халыкның гореф-гадәте генә дигән фикер йөрсә дә, чынлыкта бу бәйрәм мәҗүсиләр йоласына нигезләнә.

Бер энциклопедиядә: «Мисыр, Греция, Рим һәм Фарсы кебек борынгы дәүләтләрдә илаһиларның, патшаларның һәм аксөякләрнең туган көннәрен үткәргәннәр»,— дип әйтелә («The Encyclopedia Americana», 1991 елда чыккан). Ральф һәм Аделин Лингтон дигән язучылар, бу йоланың нигезен ачыклап күрсәтәләр һәм «The Lore of Birthdays» дигән китапларында алар: «Шулай ук үз туган көннәрен күзәтеп һәм аларны данлаучы, цивилизациянең бишеге булып торучы илләрнең беренчеләре булып Месопотамия белән Мисыр торган. Борынгы заманнарда туган көн турында язуларны саклау аеруча мөһим булган, чөнки бу көнгә нигезләнеп гороскоплар төзелгән»,— дип язалар. Астрология белән мондый туры бәйләнеш Изге Язмалар аның турында нәрсә әйткәнен белүче һәрбер кешене бу бик нык борчый. Шуңа күрә аларның астрология белән бернинди дә уртак яклары юк (Исай 47:13—15).

Шуңа күрә ни өчен «The World Book Encyclopedia»сендә: «Беренче мәсихчеләр Аның [Гайсәнең] туган көнен бәйрәм итмәгәннәр, чөнки теләсә кайсы кешенең туган көнен бәйрәм итүне мәҗүсиләр йоласы дип санаганнар»,— дип язылганына гаҗәпләнәсе юк (3 том, 416 б.).

Шаһитләр рәхәтләнеп бергәләп вакытларын уздыралар

Бу барлык шартларны исәпкә алып, Йәһвә Шаһитләре туган көннәргә багышланган бәйрәмнәрдә катнашмаска булганнар. Һичшиксез, һәр баланың тууы — бәхетле һәм искиткеч вакыйга һәм һәрбер ата-ана, билгеле, балаларының һәр елны үсә баруына шатлана. Йәһвә Шаһитләре шулай ук чын йөрәктән туганнарына һәм якыннарына бүләкләр биреп һәм алар белән бергә ял итеп, яратуларын күрсәтәләр. Ләкин алар моны, туган көн үткәрү нигезләренең кайдан чыкканын истә тотып, елның башка көннәрендә эшләүне яхшырак күрәләр (Лука 15:22—25; Ап. эшләре 20:35).

Рыштуа

Рыштуаны бөтен дөньяда, хәтта күпчелек христиан булмаган илләрдә дә бәйрәм итәләр. Христиан дөньясының күпчелек диннәре бу бәйрәмне хөрмәт иткән вакытта, Йәһвә Шаһитләренең аны үткәрмәскә карар итүләре бик гаҗәеп. Ни өчен соң?

25 декабрь, күпчелек энциклопедияләрнең ачык итеп күрсәтүенчә, Гайсәнең туган көнен Римдагы мәҗүсиләрнең берәр бәйрәмнәре белән берләштерер өчен бәйрәм булып сайланган. Менә белешмә китапларыннан кайбер өземтәләр:

«[Гайсә] Мәсихнең туган көне билгесез. Инҗилдә көне дә, ае да күрсәтелми» («New Catholic Encyclopedia», 2 том, 656 б.).

«Рыштуа көннәренең күпчелек бәйрәм йолалары өчен Рим Сатурналийлары үрнәк булып хезмәт иттеләр»

«Европада популяр булган рыштуа йолаларының, яисә безгә кадәр мәгълүматлары килеп җиткән кайбер йолаларның күпчелеге христиан диненнән түгел, ә Чиркәү тарафыннан мәҗүсиләр культурасыннан үзләштерелгән. [...] Рим Сатурналийлары рыштуа көннәренең бәйрәм йолаларының күпчелеге өчен үрнәк булып хезмәт итте» («Encyclopædia of Religion and Ethics» [Эдинбург 1910], Джеймс Хейстингс ред., 3 том, 608, 609 б.).

«Дүртенче г[асырның] ур[тасыннан], хрис[тиан] чиркәүләре, Митра культын кысрыклап чыгарырга тырышканда, митраистларның „җиңелмәс Кояш-алласының тууы“ (25 декабрьдә үткәрелгән) бәйрәмнәрен, М[әсих] Р[ыштуасына] әйләндереп, үзгәрткәннәр. Римның общиналары М[әсих] Р[ыштуасын] беренче булып үткәрә башладылар» (Зур Совет Энциклопедиясе, 1975, 22 том, 171 б.).

«Рыштуа бәйрәме (Митраның) Сол инвиктус исемле мәҗүсиләр бәйрәменә каршы үсеп барган. Икенче яктан 25 декабрь — кояшның кышкы тору көне — дөньяга Мәсих аша кергән яктылык белән чагыштырылган һәм шулай итеп Сол инвиктусның символлаштырылган мәгънәсе Мәсихкә күчерелгән булган» (Brockhaus Enzyklopadie [нем.] 20 том, 125 б.).

Рыштуа турында хакыйкатьне белгәннәр ничек илтифат итәләр соң? «Encyclopædia Britannica»та: «1644 елда Англия пуританнары төрле бәйрәм итүләрне һәм литургияләрне бетерү турында закон чыгарырга парламентны дәртләндергәннәр, чөнки ул [Рыштуа бәйрәме] мәҗүсиләр бәйрәме һәм аны ураза тоту формасында гына үткәрергә боерык биргәннәр. Карл II бәйрәм итүләрне яңадан башлаган, әмма шотландлылар пуритан карашларында торуларын дәвам иткәннәр»,— дип хәбәр ителә. Беренче мәсихчеләр Рыштуаны бәйрәм итмәгәннәр, шулай ук хәзерге Йәһвә Шаһитләре дә Рыштуа белән бәйле булган чараларда берничек тә катнашмыйлар.

Ләкин Изге Язмалар бүләк бирүләргә һәм гаилә яисә дуслар белән табын янында бергә башка бер сәбәп буенча җыелуга дәртләндерә. Ул, бүләкләрне тиеш булганга гына бүләк итү урынына, ата-аналарны балаларда чын юмартлык тәрбияләргә чакыра (Матфей 6:2, 3). Йәһвә Шаһитләре балаларына башка кешеләрнең тойгыларына түземлек һәм хөрмәт белән карарга өйрәтәләр. Бу шулай ук башкаларның Рыштуа бәйрәмен үткәрергә хокуклары бар икәнен үз эченә ала. Үз якларыннан алар башкалар аларның Рыштуа бәйрәмендә катнашмау карарын хөрмәт иткәндә ихтирам белән карыйлар.

Башка бәйрәмнәр

Йәһвә Шаһитләре уку елы дәвамында үткәрелә торган, башка өлешчә яисә тулысынча дини бәйрәмнәргә, шундый ук караш саклыйлар. Бу мәсәлән: Бразилиядәге июнь фестивальләре, Франциядәге Епифаний бәйрәмнәре, Германиядәге карнаваллар, Япониядәге сэцубун һәм АКШтагы барлык изгеләр бәйрәме. Бу һәм монда күрсәтелмәгән башка бәйрәмнәр турында сезнең сорауларыгызга Йәһвә Шаһитләре яисә аларның балалары җавап бирергә бик шат булырлар.