Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йомгак

Йомгак

БУ БРОШЮРАДА без үз алдыбызга Йәһвә Шаһитләренең барлык дин карашлары турында да сөйләү максатын куймадык. Без Шаһитләр яши торган, кайбер принципларны гына аңлатырга һәм сезнең укучыгызга ата-аналар нинди йогынты ясый икәнен, ачык итеп күрсәтергә генә тырышкан идек.

Йәһвә Шаһитләре балаларын рухи яктан тәрбияләүгә бик зур игътибар бирәләр. Һәм алар бу тәрбиянең бала үсешенең төрле якларына тәэсир итүенә чын-чынлап ышаналар. Шаһитләрнең принциплары һәм карашлары аларның тормышларын чын мәгънә белән тутыра һәм булган авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә. Моннан тыш, бу карашлар һәм принциплар балада укуга кызыксыну һәм әдәпле кеше булырга теләк үстерергә ярдәм итә.

Йәһвә Шаһитләре тормышка аек караганга күрә, алар белем алуга зур әһәмият бирәләр. Шуңа күрә Шаһитләр сезнең белән бергә яхшырак хезмәттәшлек итәргә телиләр. Үз якларыннан алар һәркайда, өйдә һәм үзләренең очрашулары үткән урыннарда да, балаларын бу нәтиҗәле хезмәттәшлеккә үз өлешләрен кертергә кызыксындыруларын дәвам итәчәкләр.