Йәһвә Шаһитләре белем алу турында нәрсә уйлыйлар
Йәһвә Шаһитләре дә барлык ата-аналар кебек, балаларының киләчәге турында кайгырталар һәм шуңа күрә аларның укуына зур әһәмият бирәләр. «Белем алуның максаты — кешеләргә җәмгыятькә файдалы булырга ярдәм итү. Алар шулай ук үзләренең культура мирасының кадерен белергә өйрәнәләр һәм тагын да тулырак тормыш алып бара алалар».
1 Тимәтигә 5:8). Мәктәп елларында укучылар тормышта булачак бурычларын үтәргә әзерләнәләр. Шуңа күрә, Шаһитләр белем алуга җитди карарга кирәк, дип саныйлар.
БУ ӨЗЕМТӘ «The World Book Encyclopedia»сеннән алынган һәм ул күрсәткәнчә, мәктәпнең иң төп мәсьәләсе балаларны гадәти тормышка хәзерләү, бу шулай ук булачак гаилә турында кайгыртуны да үз эченә ала. Йәһвә Шаһитләре өчен гаилә турында кайгырту — изге бурыч. Изге Язмаларның үзендә: «Әгәр кем дә булса үзләренекеләре һәм аеруча өйдәгеләре турында кайгыртмый, ул иманнан ваз кичкән һәм имансыздан да начаррак»,— дип әйтелә («Белем алуның максаты — кешеләргә җәмгыятькә файдалы булырга ярдәм итү. Алар шулай ук үзләренең культура мирасының кадерен белергә өйрәнәләр һәм тагын да тулырак тормыш алып бара алалар» («The World Book Encyclopedia»).
Шаһитләр Изге Язмаларның: «Нәрсә генә эшләсәгез дә, барысын да кешеләр өчен дип түгел, ә Йәһвә өчен дип чын күңелегездән эшләгез»,— дигән әмере буенча яшәргә тырышалар (Колосслыларга 3:23, ЯД). Бу принцип тормышның бөтен якларына, шулай ук мәктәптә укуга да кагыла. Шуңа күрә Шаһитләр үз балаларын тырышып укырга һәм дәресләргә җитди карарга дәртләндерәләр.
«Нәрсә генә эшләсәгез дә, барысын да кешеләр өчен дип түгел, ә Йәһвә өчен дип чын күңелегездән эшләгез» (Колосслыларга 3:23, ЯД).
Изге Язмалар шулай ук үз иленең законнарына буйсынырга өйрәтә. Шуңа күрә, әгәр дә мәктәптә укыту ничәдер яшькә кадәр мәҗбүри икәне турында закон булса, Йәһвә Шаһитләре аңа буйсыналар (Римлыларга 13:1—7).
Изге Язмалар бер яктан балаларны тормышка әзерләү мөһим икәнлегенә басым ясап, икенче яктан моның бердәнбер һәм төп максат түгел икәнлеген күрсәтә. Яхшы тәрбия биргәнгә күрә, балада дөньяны шат күңел белән аңлый алуы арта һәм ул җәмгыятькә файдалы кеше була. Шуңа күрә Йәһвә Шаһитләре класстан тыш дәресләрне сайлауга бик җитди карыйлар. Алар: яхшы ял итү, музыка, мавыгулар, физик күнегүләр, китапханәләргә, музейларга бару һәм башкалар — болар барысы да баланың һәрьяктан аһәңле үсүендә бик әһәмиятле роль уйный дип ышаналар. Аннан тыш, алар үз балаларында өлкән яшьтәге кешеләргә хөрмәт һәм аларга карата ярдәм итәргә әзер булуны тәрбиялиләр.
Ә өстәмә белем алу турында алар нәрсә уйлыйлар?
Яңа технологияләр кертү хезмәт биржасының хәлен гел үзгәртеп тора. Бу күп кенә яшь кешеләрнең махсус әзерлеге булмаган эш тармаклары һәм профессияләр белән очрашачакларын
белдерә. Шул вакытта аларга эш яратулары һәм алган күнекмәләре, аеруча яңа шартларга җайлашу осталыклары кирәк булачак. Шуңа күрә Яңарыш чорының эссеисты Монтень әйтүенчә, малайлар һәм кызларның «күп белүче түгел, ә яхшы уйлый торган башлы» булып үсүләре иң яхшысы.Бай илләрдәге кебек, ярлы илләрдә дә еш кына, кирәкле квалификацияләре булмаган яшь кешеләргә эшсезлек яный. Шуңа күрә, әгәр дә хезмәт биржасында мәҗбүри белемнән башка, өстәмә белем алырга кирәк икән, ул чагында ата-аналар балалары белән бергә, бу сорауны бөтен яктан карап, нинди белем алырга икәнен карар итәләр.
Ләкин тормышның төп максаты байлык җыюдан тормавы белән сез, мөгаен, ризалашырсыз. Соңгы елларда бөтен гомерләре тик карьера тирәсендә генә әйләнгән ир-ат һәм хатын-кызлар эшләрен дә һәм шуның белән бергә яшәү мәгънәсен дә югалтканнар. Кайбер ата-аналар эшләренә шулай нык бирелгәнлектән, хәтта гаилә тормышын һәм бала тәрбияләү вакытларын да шул эшкә корбан иткәннәр.
Әлбәттә, кирәкле укуны сайлаганда шунсын истә тотарга кирәк: чын бәхеткә ия булыр өчен, материаль муллык кына түгел, ә тагын да әһәмиятлерәк нәрсә кирәк. Гайсә Мәсих: «„Кеше икмәк белән генә түгел, әмма Алла Матфей 4:4). Йәһвә Шаһитләре — мәсихчеләр һәм шуңа күрә алар яшәр өчен акча эшләү осталыгыннан башка, үзләрендә әхлакый һәм рухи сыйфатлар үстерүнең бик мөһим икәнен аңлыйлар.
авызыннан чыккан һәр сүз белән яшәр“,— дип язылган»,— дигән (