Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укыту программалары

Укыту программалары

Йәһвә Шаһитләрен аларның аң-белем тарату эшчәнлеге өчен бөтен дөньяда беләләр.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ аң-белем тарату эшчәнлегенә бик җитди караганга күрә, кайберәүләр аларны башка бернинди белем дә кызыксындырмый дип уйларга мөмкин. Ләкин бу һич тә алай түгел. Башкаларны өйрәтер өчен башта үзеңә өйрәнергә — белем һәм практик киңәшләр алырга кирәк. Шуңа күрә, мәктәп укуыннан башка, Йәһвә Шаһитләре Күзәтү Манарасы Җәмгыяте оештырган төрле укыту программаларыннан һәм мәктәпләрдән инде күп еллар зур файда табалар. Шулар аркасында, Шаһитләр һәм башка укучылар үзләренең интеллектуаль, әхлакый һәм рухи дәрәҗәләрен бик нык күтәрделәр.

Мәсәлән, күп илләрдә Шаһитләр аерым проблема белән очрашканнар: беркайчан да мәктәптә укырга мөмкинлекләре булмаган аз белемле һәм белемсез кешеләрне ничек итеп укытырга. Бу мәсьәләне чишәр өчен, Күзәтү Манарасы Җәмгыяте укый-яза белмәүчелек белән көрәшү буенча программа чыгарган.

Мәсәлән, 1949 елда Йәһвә Шаһитләре мондый курсларны Нигериядә оештырганнар. Андый курслар ярдәмендә Нигериядәге дистәләгән мең кеше укырга өйрәнгән. Бер тикшерү буенча, Йәһвә Шаһитләренең — 90 проценты, ә калган нигериялеләрнең 50 проценты гына укый-яза белгән. Мексикада Йәһвә Шаһитләре андый курсларны 1946 елда үткәрә башлаган. Бер ел эчендә 6 500 дән артык кеше укырга һәм язарга өйрәнгән. Гомумән алганда, бу курсларда 100 000 нән артык кеше белем алган. Еллар дәвамында андый курслар башка илләрдә дә, мәсәлән Боливиядә, Камерунда, Непалда һәм Замбиядә, оештырылган булган. Йәһвә Шаһитләре «Уку һәм язу белән шөгыльлән» дигән эш дәфтәренең җиде миллионнан артык данәсен 100 дән артык телдә бастырып чыгарган.

Мондый программалар турында җирле мәгариф министрлыгы тарафыннан еш кына мактау сүзләре әйтелә. Мексикадагы бер дәүләт хезмәтчесе: «Мин сезгә безнең штат администрациясе исеменнән, хезмәттәшлегегез һәм укый-яза белмәүчеләр арасында белемнең яктысын таратып, кешеләр өчен алып барыла торган искиткеч фидакарь эшчәнлегегез өчен, чын йөрәгемнән рәхмәтемне белдерәсем килә. [...] Сезнең аң-белем тарату эшчәнлегегездә уңышлар телим».

Бүтән осталыкларны яхшырту

Укучылар кешеләр алдында укырга һәм сөйләргә өйрәнә

Йәһвә Шаһитләре Изге Язмаларның аң-белем тарату эшенә бик җитди караганга күрә, алар Изге Язмаларның тәгълиматларын яхшырак аңлатыр өчен өйрәнергә телиләр. Мәсәлән, бөтен дөнья буенча 119 000 нән артык җыелышта укучылар кешеләр алдында уку һәм сөйләү осталыкларын яхшырта ала. Әгәр укый беләләр икән, мәктәпкә балалар да языла алалар. Бу, һичшиксез, аларга мәктәптә дә, тормышның башка якларында да зур файда китерәчәк. Күпчелек укытучылар, Шаһитләр гаиләсеннән булган укучылар фикерләрен дөрес итеп аңлата беләләр, дип билгелиләр.

Җыелышларга килүчеләрне чын йөрәктән укырга кызыксындыралар, ә гаиләләргә, шулай ук күп санлы публикацияләр булган йорт китапханәсен тотарга киңәш ителә

Моннан тыш, Йәһвә Шаһитләренең барлык җыелышларында, очрашулар үткәрелә торган Патшалык Залларының күпчелегендә китапханәләр бар һәм анда китаплар, сүзлекләр һәм башка белешмә китаплары саклана. Бу китапханә белән Патшалык Залындагы очрашуларга йөрүче һәрбер кеше куллана ала. Җыелышларга килүчеләрне чын йөрәктән укырга кызыксындыралар, ә гаиләләргә, шулай ук, балаларга һәм өлкәннәргә ярашлы күп санлы публикацияләр булган йорт китапханәсен тотарга киңәш ителә.

Өстәмә белем

Моннан тыш, Күзәтү Манарасы Җәмгыяте ир-ат һәм хатын-кызларга миссионер хезмәтенә хәзерләнер өчен һәм шулай ук урындагы җыелышларда ир-атларга хезмәт бурычларын үтәр өчен мәктәпләр оештыра. Бу мәктәпләр Йәһвә Шаһитләренең белем алуга зур әһәмият бирүләренең тагын бер дәлиле.