Хөрмәткә лаеклы әхлакый хәзинәләр
Тарих дәвамында һәрвакыт замандашларының гадәттәге карашларына каршы баручы кыю кешеләр булган. Мондый кешеләргә үз өстендә сәяси, дини һәм раса хорафатларының рәхимсезлеген сынарга туры килә иде һәм үз карашларында торганга күрә, хәтта еш кына тормышларын да корбан итәргә туры килә иде.
БЕРЕНЧЕ мәсихчеләр искиткеч батырлык белән аерылып торганнар. Безнең эраның беренче өч гасыры дәвамында аларга рәхимсез эзәрлекләүгә түзеп торырга туры килгән һәм мәҗүси римлылар тарафыннан императорга баш имәгәнгә күрә, бу кешеләрнең күбесе җәзалап үтерелгән булганнар. Кайчакта ареналарда алтарьлар корылган. Азат ителер өчен
мәсихчеләргә императорның илаһилыгын танып, бер чеметем фимиам яндырырга гына кирәк булган. Ләкин аз сандагы кешеләр генә моны эшләргә ризалашкан. Күпчелеге үз иманнарын калдырганчы, үләргә риза булган.Безнең көннәрдә, сәяси эшләрдә катнашмау турында сүз барганда, Йәһвәнең мәсихче Шаһитләре шуңа охшаш позициядә торалар. Мәсәлән, нацизм елларында, аларның карашларында нык торулары тарих битләренә язылып калган. Икенче бөтендөнья сугышы алдыннан һәм аның дәвамында Германиядә яшәүче Шаһитләрнең дүрттән бер өлешенә якыны, күбесенчә, концлагерьдә «Хайль Гитлер» дип әйтүдән баш тартканга һәм сәясәттә катнашмаганга күрә, һәлак булганнар. Аларның балаларын көч белән ата-аналарыннан аерганнар. Яшүсмерләр, зур басым ясауга карамастан, үз карашларын үзгәртмәгәннәр һәм Изге Язмалар тәгълиматларына каршы баручыларның тәэсиренә бирешмәгәннәр.
Байракка честь бирү
Тулаем алганда, безнең көннәрдә Йәһвә Шаһитләре мондый рәхимсез эзәрлекләүләргә дучар ителмиләр. Ләкин кайчакта яшь Шаһитләрне үз карашлары буенча патриотик йолаларда, мәсәлән, хөкүмәт байрагына честь бирү церемониясендә катнашмаганга күрә, аларның карашларын аңлап бетермиләр.
Йәһвә Шаһитләренең балалары башкаларга байракка салют бирүне тыймаска кирәк дип өйрәтелгәннәр, чөнки бу һәрбер кешенең шәхси эше. Ләкин Шаһитләрнең үз позицияләре бар: алар бер генә илнең дә байрагына честь бирмәячәкләр. Бу һич тә хөрмәт күрсәтмәү турында әйтми. Йәһвә Шаһитләре үз илләренең байрагына Римлыларга 13:1—7). Болар барысы да безгә яхшы билгеле булган Гайсәнең: «Цезарьныкын Цезарьга, ә Алланыкын Аллага бирегез»,— дип әйткән сүзләре белән туры килә (Матфей 22:21).
чын хөрмәт белән карыйлар һәм аны илнең законнарына буйсынулары белән күрсәтәләр. Алар беркайчан да хөкүмәткә каршы юнәлдерелгән акцияләрдә катнашмаячаклар. Моннан тыш, Шаһитләр безнең көннәрнең кешелек хөкүмәтләре Алла яшәргә рөхсәт иткән «Алланың урнаштыруы» дип саныйлар. Шуңа күрә Шаһитләр, Алланың законнарын үтәп, алар үзләрен салым түләргә һәм «югары хакимиятләрне» хөрмәт итәргә бурычлы дип саныйлар (Ләкин кайберәүләрдә: алай булгач, ни өчен соң Йәһвә Шаһитләре байракка честь бирмиләр? — дигән сорау туарга мөмкин. Чөнки Шаһитләр байракка салют бирү — табынуның бер формасы дип саныйлар. Алар Алладан башка бернәрсәгә дә һәм беркемгә дә гыйбадәт кылмаячаклар, чөнки Аллага гына гыйбадәт кылырга кирәк (Матфей 4:10; Ап. эшләре 5:29). Шуңа күрә Йәһвә Шаһитләре укытучылар аларның карашларын хөрмәт иткәндә һәм аларның балаларына үз карашлары буенча эшләргә рөхсәт иткәндә, бик тә рәхмәтләрен белдерәләр.
Ләкин байракка честь бирү, табыну белән бәйле дип, Йәһвә Шаһитләре генә санамыйлар һәм түбәндәге фикерләрне укыгач, сезгә бу кызык булып күренмәс:
«Беренче байраклар чынында һәрвакыт дин белән бәйле булганнар. [...] Күрәсең, байракны ниндидер изге әйбергә әйләндерер өчен һәрвакыт дин ярдәменә мөрәҗәгать иткәннәр» («Encyclopædia Britannica», безнең курсив.— Ред.).
«Байракны да, тәрене кебек үк изгегә саныйлар. [...] Хөкүмәт байрагына кешенең мөнәсәбәте турында закон һәм карар текстларында көчле һәм тәэсирле фразалар кулланылган, мәсәлән, „байракка хезмәт итү“... „байракка честь бирү“, „байракка багышлау“» («The Encyclopedia Americana», безнең курсив.— Ред.).
«Мәсихчеләр илаһи дип саналган [Рим] императорына корбан китерүдән... баш тартканнар,— бу безнең көннәрдә хөкүмәт байрагына салют яисә хөкүмәткә тугрылыклы булуда ант бирүдән баш тартуны күрсәтә дип әйтеп була» (Дэниел П. Манникс, «Those About to Die», 1958, 135 бит).
Йәһвә Шаһитләренең хөкүмәт байрагына честь бирүдән баш тартуын бер дә аларның дәүләтне яисә илнең хөкүмәтен хөрмәт итмәүләре турында берничек тә расламавын тагын бер тапкыр билгеләп китәсе килә иде. Шаһитләр бары тик дәүләт символлары булган әйберләргә табынмыйлар һәм салют бирмиләр. Изге Язмаларда тасвирланган Деир болынындагы Даниел, 3 бүлек). Шуңа күрә башкалар байракка салют, яисә хөкүмәткә тугрылыклы булуда ант бирсәләр дә, Йәһвә Шаһитләренең балалары Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗданнары буенча эш итәләр. Алар мондый церемонияләргә хөрмәт белән карыйлар, ләкин үзләре анда катнашмыйлар. Шушы ук сәбәпләр буенча, Шаһитләрнең балалары хөкүмәт гимны яңгыраганда башкаларга кушылмыйлар.
Набуходоносор куйган тораташка йөзтүбән егылудан баш тарткан өч яшь яһүди егете кебек, алар да үзләрен шундый ук позициядә торалар дип саныйлар (Ата-аналар хокукы
Бүген күпчелек илләрдә ата-аналарның үз карашлары буенча балаларына дини тәрбия бирү хокуклары хөрмәт ителә. Бу хокук, бүгенге көндә Католик чиркәүләренең Канон хокукы буенча, бөтен диннәр белән яклана. Бу Канонда: «Баласына яшәү биргән ата-аналарда аны тәрбияләүдә бик мөһим бурычлары бар һәм аларга моның өчен бөтен хокук бирелә, менә ни өчен ата-аналарга иң беренче итеп, балага Чиркәү тәгълиматлары белән туры килгән христиан укытуын бирергә кирәк»,— дип әйтелә (226 Канон).
Йәһвә Шаһитләре башка бернәрсә дә таләп итмиләр. Алар кайгыртучан ата-аналар һәм үз балаларына чын байлыклар турында мәсихчеләр карашын, үз якыннарына ярату һәм башка кешеләрнең әйберләренә хөрмәт тәрбияләргә телиләр. Шаһитләр рәсүл Пауалның Ефестагы мәсихчеләргә: «Аталар, балаларыгызның ачуын чыгармагыз, әмма аларны Ходай тәгълиматында һәм нәсихәтендә тәрбияләгез»,— дип әйткән киңәшен тотарга тырышалар (Ефеслыларга 6:4).
Төрле дини караш булган гаиләдә
Ата-аналарның берсе генә Йәһвә Шаһите булган гаиләләр дә бар. Мондый чакта Йәһвә Шаһите ирнең *. Һәрбер бала аңа нинди дин тотарга икәнен, үзе карар итәргә тиеш. Билгеле, балаларның барысы да үз ата-аналарының, Йәһвә Шаһитләреме алар әллә юкмы, моңа бәйсез рәвештә, дини принциплар буенча яшәргә карар итмиләр.
яисә хатынның балаларны үз дини карашлары буенча тәрбияләргә хокукы булуы турында онытмаска өйрәтелгән. Бу төрле дини карашлар тәэсиренә дучар булган балаларга беркайчан да начарлык китерми диярлекБаланың вөҗдан ирегенә хокукы
Шунсын да билгеләргә кирәк, Йәһвә Шаһитләре мәсихчеләр вөҗданына бик зур әһәмият бирәләр (Римлыларга, 14 бүлек). Балалар хокукы буенча конференциядә баланың «фикер, вөҗдан һәм дин ирегенә» хокукы бар һәм «аңа кагылган теләсә нинди эштә һәм теләсә кайсы шартларда да шәхси фикеренә игътибар итәргә кирәк» һәм аның «шәхси фикер иреген белдерергә» хокукы бар дип икърар ителгән. Бу хокукларны БМОның Генераль Ассамблеясе 1989 елда раслаган иде.
Дөньяда ике охшаш бала юк. Шуңа күрә яшь Йәһвә Шаһитләре дә һәм шулай ук башка балалар да сүз мәктәп эшләре яки йомышлары турында барганда, үзләре үз карарларын кабул итә алалар дип көтү акыллы булыр иде. Без вөҗдан иреген сез дә хөрмәт итәрсез дип өмет белдерәбез.
^ 18 абз. Фәлсәфә докторы Стивен Карр Рубен үзенең «Хәзерге заманда яһуд баларына тәрбия бирү» («Raising Jewish Children in a Contemporary World») дигән китабында ата-аналары төрле дин тоткан балалар турында болай дип әйтә: «Ата-аналар үз алларында үзләренең кем икәнен танымаганда, ялгышканда, хәйләләгәндә һәм дин турында сөйләшүдән баш тартканда балаларының фикерләрен генә чуалталар. Ә аларда ачык, саф, үз карашларында, рухи байлыкларында һәм бәйрәмнәрендә нык ышанычлары булганда, балалар куркынычсыз сиземлелек белән үсәләр һәм үзләрен дини сферада беркемгә дә кирәкми дип санамыйлар һәм бу үз-үзеңне хөрмәтләүдә һәм җәмгыятьтә үз урыныңны белү дә бик мөһим».