Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

КУШЫМТА Ә

Нинди очракта сөйләшүне тәмамларга кирәк?

Нинди очракта сөйләшүне тәмамларга кирәк?

Берәрсе эчкерсез сорау биргәндә я кызыксыну күрсәткәндә, без сөйләшүне дәвам итәргә шат. Без бит «хакыйкатьне кабул итәргә әзер бар кешеләргә» вәгазьләргә телибез (Рәс. 13:48).

Ләкин кеше ярсыса, бәхәсләшсә я сөйләшүне дәвам итәргә теләмәсә, әңгәмәне тыныч һәм ипле генә тәмамлагыз (Гыйб. сүз. 17:14). Хөрмәт күрсәтергә һәм игелекле булырга тырышыгыз. Яхшы мөнәсәбәтебез кешене Йәһвә Шаһитләре белән киләчәктә сөйләшергә дәртләндерергә мөмкин (1 Пет. 2:12).