Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү


Изге Язмаларны өйрәнүдән файда алыгыз

Изге Язмаларны өйрәнүдән файда алыгыз

Башта бу кереш өлешне карап чыгыгыз һәм аннан соң ВИДЕОРОЛИК карагыз.

БЕРЕНЧЕ ӨЛЕШ

Дәрескә әзерләнер өчен, аның беренче өлешен укып чыгыгыз. Калын хәрефләр белән язылган сораулар (А) һәм шигырьләр (Ә) төп фикерләрне ассызыклый. Игътибар итегез, кайбер шигырьләр «укы» дип билгеләнгән.

УРТА ӨЛЕШ

«Тирәнрәк казыгыз» дигән исем астындагы сүзләр (Б) каралачак нәрсәләрне аңлата. Өстәмә исемнәр (В) төп фикерләр белән таныштыра. Өйрәтүчегез белән шигырьләрне укыгыз, сорауларга җавап бирегез һәм видеороликларны карап чыгыгыз.

Дәрестәге ВИДЕОРОЛИКЛАР һәм АУДИОЯЗМАЛАР өйрәнү материалын тирәнрәк аңларга булыша. Кайбер видеороликларда чынбарлыкта булган вакыйгалар күрсәтелә. Башкалары исә — видеопостановкалар. Аларда реаль вакыйгалар һәм кешеләр күрсәтелми, ләкин чынбарлыкта була алган ситуацияләр күрсәтелә.

Рәсемнәрне һәм язуларны (Г) карагыз. «Кайберәүләр» (Д) әйткән сүзләргә ничек җавап бирергә икәнен уйлагыз.

СОҢГЫ ӨЛЕШ

Дәрес «Йомгаклау» һәм «Кабатлау» (Е) белән тәмамлана. Дәрес карап чыгылгач, датаны языгыз. «Максат» (Ё) сезгә нәрсә эшләргә кирәклеген күрсәтә. «Өстәмә материал» (Ж) сез укый я карый алган нәрсәләрне үз эченә ала.

Изге Язмаларның шигырьләрен табар өчен ярдәм

Изге Язмалар китабы кечкенә 66 китапны үз эченә ала. Ул ике өлештән тора: Еврей-арамей Язмалары (Тәүрат, Зәбур һәм пәйгамбәрләр китаплары) һәм Мәсихче Грек Язмалары (Инҗил).

Дәресләрдә китерелгән сылтамалар Изге Язмаларның китабын (А), китапның бүлеген (Ә) һәм шигырь я шигырьләрне (Б) күрсәтә.

Мәсәлән, Зәбур 25:2 бу — Зәбур китабының 25 нче бүлеге 2 нче шигырь.