Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДӘРЕС 13

Ялган диннәр Аллаһыны ничек хурлый?

Ялган диннәр Аллаһыны ничек хурлый?

Аллаһы — мәхәббәт ул. Әмма Аллаһының исеменнән сөйлибез һәм эш итәбез дип әйтүче диннәр күп явыз эшләр кыла. Ничек алай була ала соң? Гади генә әйткәндә, бу — ялган диннәр; алар Аллаһыны хурлый. Алар моны ничек эшли? Аллаһы моның турында нәрсә уйлый? Ул нәрсә эшләячәк?

1. Ялган диннәр Аллаһыны үз тәгълиматлары белән ничек хурлый?

Ялган диннәр «Аллаһы хакыйкатен ялган белән алмаштырган» (Римлыларга 1:25). Мәсәлән, күпчелек диннәр үз мәхәллә кешеләрен Аллаһы исеме турында өйрәтми. Әмма Изге Язмаларда Аллаһы исемен кулланырга кирәк дип әйтелә (Римлыларга 10:13, 14). Кайбер дини җитәкчеләр, берәр коточкыч нәрсә килеп чыкса, бу Аллаһының ихтыяры дип әйтә. Ләкин бу ялган. Аллаһы явызлыкның чыганагы була алмый. (Ягъкуб 1:13 укы.) Кызганычка каршы, дини ялган аркасында кешеләр Аллаһыдан читләшә.

2. Ялган диннәр Аллаһыны үз эшләре белән ничек хурлый?

Ялган диннәр кешеләр белән үзләрен начар тота. Изге Язмаларда ялган диннең «гөнаһлары күккә кадәр җитте» дип әйтелә (Ачылыш 18:5). Гасырлар дәвамында диннәр сәясәттә катнашкан һәм сугышларны хуплаган. Алар шулай ук күпсанлы кешеләрне я үтерткән, я аларның үтерелүен хуплаган. Кайбер дини җитәкчеләр зиннәтле тормыш алып барырга ярата һәм андый тормыш алып барыр өчен үз мәхәллә кешеләреннән акча таләп итә. Бу эшләр аларның Аллаһыны белмәгәнен һәм шуңа күрә аның вәкиле булырга хаклары юк икәнен күрсәтә. (1 Яхъя 4:8 укы.)

3. Аллаһы ялган дингә ничек карый?

Ялган диннең эшләре сезнең ачуыгызны чыгара икән, алайса, Йәһвә аның эшләренә ничек карый? Аллаһы кешеләрне ярата, ләкин үзен хурлаган һәм мәхәллә кешеләре белән начар мөгамәлә иткән дин җитәкчеләренә аның ачуы чыга. Ул ялган дин юк ителәчәк дип һәм «аны инде беркайчан да тапмаячаклар» дип вәгъдә итә (Ачылыш 18:21). Тиздән Аллаһы бөтен ялган диннәрне юкка чыгарачак (Ачылыш 18:8).

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Аллаһының ялган дингә ничек караганын алга таба тикшерегез. Ялган диннең эшләре турында күбрәк белегез һәм ни өчен аның эшләре Йәһвә турында белем алуыгызны туктатмаска тиеш икәнен карап чыгыгыз.

4. Аллаһы бар диннәрне дә хуплыймы?

Күпләрнең фикеренчә, бөтен диннәр — Аллаһыга алып бара торган төрле юллар. Әмма бу дөресме? Маттай 7:13, 14 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Изге Язмаларда тормышка алып баручы юл ничек сурәтләнә?

ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.

  • Изге Язмаларда Аллаһы хуплаган диннәр күп дип әйтеләме?

5. Ялган диннәр Аллаһының ярату турындагы канунын боза

Диннәр Аллаһыны төрле яктан хурлый. Иң коточкычы, алар сугышларда катнаша. Моңа бер мисалны күрер өчен, ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.

  • Икенче бөтендөнья сугышы вакытында күп чиркәүләр нәрсә эшләгән?

  • Аларның бу эшләре турында сез нәрсә уйлыйсыз?

Яхъя 13:34, 35 һәм 17:16 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Сезнеңчә, диннәр сугышларда катнашканда, Йәһвә нәрсә хис итә?

  • Ялган дин күп җинаятьләр өчен җаваплы. Сез ничек уйлыйсыз, диннәр Аллаһының ярату турындагы әмерен ничек боза?

Ялган дин Аллаһының ярату турындагы канунын боза

6. Аллаһы кешеләрне ялган диннән азат итәргә тели

Ачылыш 18:4 не укыгыз a һәм җавап бирегез:

  • Аллаһы ялган дин алдаган кешеләрне коткарырга тели. Моны белү сездә нинди хисләр уята?

7. Хак Аллаһы турында белем алуыгызны дәвам итегез

Ялган диннең тәгълиматлары һәм эшләре Аллаһыга карата мөнәсәбәтегезгә тәэсир итәргә тиешме? Әйтик, бер угыл әтисенең акыллы киңәшләрен кире кага, ди. Бу угыл өйдән китә һәм бозык тормыш алып бара. Әтисе аның эшләрен хупламый. Ник бу фетнәчел угылның тормышы өчен атасын гаепләү дөрес булмас иде?

  • Ялган диннең эшләре аркасында Йәһвәне гаепләү һәм аның турында белем алудан туктау дөрес булыр идеме?

КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Бар диннәр дә бертигез, алар барысы яхшылыкка өйрәтә»,— дип әйтә.

  • Сез дә шулай уйлыйсызмы?

  • Ни өчен ялган диннең эшләре Йәһвәгә карата мөнәсәбәтебезгә тәэсир итәргә тиеш түгел?

ЙОМГАКЛАУ

Ялган дин үз тәгълиматлары һәм коточкыч эшләре белән Аллаһыны хурлый. Аллаһы ялган динне юк итәчәк.

Кабатлау

  • Сез ялган диннең өйрәтүләре һәм эшләре турында нәрсә уйлыйсыз?

  • Йәһвә ялган дингә ничек карый?

  • Аллаһы ялган дин белән нәрсә эшләячәк?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Аллаһы күпчелек диннәрне нәрсә өчен хупламый икәнен белегез.

«Бар диннәр дә Аллаһыга илтәме?» (Интернет мәкалә)

Ни өчен Йәһвә безнең башкалар белән бергә үзенә гыйбадәт кылуыбызны тели?

«Иман иткән кеше берәр дини оешма белән бәйле булырга тиешме?» (Интернет мәкалә)

Бер рухани үз диненең хаклыгына шикләнә башлаган. Ләкин бу аңа Аллаһы турындагы хакыйкатьне белергә комачауламаган.

«Ни өчен рухани үз чиркәвен ташлап киткән?» («Уяныгыз!» 2015 ел, февраль)

Гасырлар буе диннәр Аллаһы турында ялган сөйләгән. Бу ялган Аллаһыны ерак һәм мәрхәмәтсез итеп күрсәткән. Ялганның өчесен белегез.

«Аллаһы турындагы ялган тәгълиматлар» («Күзәтү манарасы» 2013 ел, 1 ноябрь)

a Ачылыш китабында ялган дин Бөек Бабыл дип аталган хатын-кыз итеп сурәтләнә. Моның турында күбрәк белер өчен, 1 нче аңлатманы карагыз.