Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДӘРЕС 19

Йәһвә Шаһитләре — Мәсихнең чын шәкертләреме?

Йәһвә Шаһитләре — Мәсихнең чын шәкертләреме?

Йәһвә Шаһитләре буларак, без Мәсихнең чын шәкертләре булуыбызга шикләнмибез. Безнең ышануларыбыз нәрсәгә нигезләнгән икәнен карап чыгыгыз. Безне аерып торучы исем турында һәм бер-беребезгә күрсәткән мәхәббәт турында белегез.

1. Йәһвә Шаһитләре үз ышануларын нәрсәгә нигезли?

Гайсә әйткән: «[Аллаһының] сүзе — хакыйкать» (Яхъя 17:17). Гайсә кебек, Йәһвә Шаһитләре үз ышануларын һәрчак Аллаһы Сүзенә нигезли. Безнең хәзерге заман тарихыбызны карап чыгыгыз. 1870 елларда эчкерсез кешеләрнең бер төркеме Изге Язмаларны җентекләп тикшерә башлаган. Алар үз ышануларын Аллаһы Сүзендә әйтелгәннәргә нигезләгән. Кайбер очракларда бу ышанулар чиркәү тәгълиматларыннан аерылып торган. Тора-бара алар Изге Язмалардагы бу хакыйкатьләрне башкаларга сөйли башлаган a.

2. Ни өчен без үзебезне Йәһвә Шаһитләре дип атыйбыз?

Йәһвә үз хезмәтчеләрен үзенең Шаһитләре дип атый, чөнки алар аның турында хакыйкать сөйли (Еврейләргә 11:4—12:1). Мәсәлән, борынгы вакытларда Аллаһы үз халкына: «Сез минем шаһитләрем»,— дип әйткән. (Ишагыя 43:10 укы.) Гайсә «Тугры шаһит» дип атала (Ачылыш 1:5). Шуңа күрә без 1931 елны Йәһвә Шаһитләре дигән исемне кабул иттек. Без бу исемне йөртүебез белән горурланабыз.

3. Йәһвә Шаһитләре ярату күрсәтүдә Гайсәдән ничек үрнәк ала?

Гайсә үз шәкертләрен шулкадәр яраткан, хәтта алар аның өчен гаилә кебек булган. (Марк 3:35 укы.) Шулай ук Йәһвә Шаһитләре дә бөтен дөнья буйлап яшәгән бердәм гаилә булып тора. Менә ни өчен без бер-беребезне кардәшләр дип атыйбыз (Филимунга 1, 2). Без шулай ук мондый әмергә буйсынабыз: «Бөтен кардәшлекне яратыгыз» (1 Петер 2:17). Йәһвә Шаһитләре андый яратуны төрлечә күрсәтә, мәсәлән, алар бөтен дөньяда яшәгән имандашларына булыша.

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Йәһвә Шаһитләренең тарихы турында күбрәк белегез һәм безнең Мәсихнең чын шәкертләре булуыбызга өстәмә дәлилләрне карап чыгыгыз.

Мәсихнең чын шәкертләре үз ышануларын Изге Язмаларга нигезли һәм аларны башкаларга сөйли

4. Без үз ышануларыбызны Изге Язмаларга нигезлибез

Йәһвә алдан әйткәнчә, соңгы көннәрдә Изге Язмалардагы хакыйкать ачыграк аңлашылачак. Даниял 12:4 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Аллаһы халкы Изге Язмаларны тикшерүен дәвам иткәндә, нәрсә «артыр»?

Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең бер төркеме, шул исәптән Чарлз Расселл, ничек Аллаһы Сүзен өйрәнгән икәнен карап чыгыгыз. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.

  • Чарлз Расселл һәм башка Изге Язмаларны Тикшерүчеләр Аллаһы Сүзен ничек өйрәнгән?

Сез беләсезме?

Вакыт-вакыт кайбер тәгълиматларны аңлауга үзгәрешләр кертелә. Ни өчен? Таң атканда, кояшның акрын-акрын гына яктыра баруы аркасында җирдәге үзенчәлекләр яхшырак күренгән кебек, Аллаһы да үз Сүзендәге хакыйкатьне безгә акрын-акрын ачыклый бара. (Гыйбрәтле сүзләр 4:18 укы.) Шулай итеп, Изге Язмалар үзгәрмәсә дә, без Изге Язмаларны яхшырак аңлый башлагач, тәгълиматларны аңлауга үзгәреш кертәбез.

5. Без исемебезгә лаек булып яшибез

Ни өчен без Йәһвә Шаһитләре дигән исемне кабул иттек? ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.

  • Ни өчен «Йәһвә Шаһитләре» дигән исемебез урынлы?

Ни өчен Йәһвә, үзенең Шаһитләре булсыннар өчен, халык сайлаган? Аллаһы турында күп ялган таратылганга күрә, алар аның турында хакыйкатьне сөйләргә тиеш. Бу ялганнарның икесен карап чыгыйк.

Кайбер диннәрдә Аллаһы үзенә гыйбадәт кылуда сурәтләр кулланылуын тели дип өйрәтәләр. Аллаһы чыннан да моны телиме? Левилеләр 26:1 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Бу шигырь буенча, Йәһвә потларга ничек карый?

Кайбер дини җитәкчеләр: «Гайсә Аллаһы ул»,— дип әйтә. Гайсә чыннан да Аллаһымы? Яхъя 20:17 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Бу шигырь буенча, Аллаһы һәм Гайсә бер үк шәхесме?

  • Йәһвә үз Шаһитләрен үзе һәм Улы турындагы хакыйкатьне вәгазьләргә җибәргәнен белгәч, бу сезгә ничек тәэсир итте?

6. Без бер-беребезне яратабыз

Изге Язмаларда мәсихчеләр кеше тәненең төрле өлешләре белән чагыштырыла. 1 Көринтлеләргә 12:25, 26 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Мәсихчеләр имандашлары газап чиккәндә, нәрсә эшләргә тиеш?

  • Йәһвә Шаһитләренең ничек ярату күрсәткәннәрен сөйләп бирегез.

Җирнең берәр төбәгендә Йәһвә Шаһитләре газап чиксә, бөтен дөньядагы имандашлары аларга шунда ук ярдәм итәргә тырыша. Моңа бер мисалны күрер өчен, ВИДЕОРОЛИК карагыз. Аннан соң сорауга җавап бирегез.

  • Йәһвә Шаһитләренең ярдәм итүләре ничек яратуларын дәлилли?

Мәсихнең чын шәкертләре ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә ярату күрсәтә

КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Йәһвә Шаһитләре яңа килеп чыккан дин генә»,— дип әйтә.

  • Кайчаннан бирле Йәһвә үз хезмәтчеләрен шаһитләр дип атый?

ЙОМГАКЛАУ

Йәһвә Шаһитләре — Мәсихнең чын шәкертләре. Без — бөтен җир йөзе буйлап яшәгән бердәм гаилә. Без үз ышануларыбызны Изге Язмаларга нигезлибез һәм Йәһвә турындагы хакыйкатьне башкаларга сөйлибез.

Кабатлау

  • Ни өчен без Йәһвә Шаһитләре дигән исемне кабул иттек?

  • Безнең бер-беребезгә мөнәсәбәтебез нинди?

  • Сезнеңчә, Йәһвә Шаһитләре Мәсихнең чын шәкертләреме?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Йәһвә Шаһитләренең ялган тәгълиматларны фаш иткәнен күрсәтүче бер мисалны карап чыгыгыз.

«Аллаһы халкы аның исемен данлый» (7:08)

Йәһвә Шаһитләре турында туа алган сорауларыгызга җавап алыгыз.

«Йәһвә Шаһитләре турында популяр сораулар» (Интернет-бит)

Стивен нәфрәт хисе аркасында җинаятьләр кылган. Йәһвә Шаһитләре арасындагы нинди мөнәсәбәтләр аны үз тормышын үзгәртергә этәргән икәне турында белегез.

«Тормышым түбәнгә тәгәрәде» («Күзәтү манарасы» 2015 ел, 1 июль)

a Безнең төп журналыбыз «Күзәтү манарасы»нда Изге Язмалардагы хакыйкать 1879 елдан башлап өзлексез бастырыла.