Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДӘРЕС 22

Яхшы хәбәрне ничек сөйләп була?

Яхшы хәбәрне ничек сөйләп була?

Изге Язмаларны өйрәнгәндә, сез: «Моны һәркем белергә тиеш!» — дип уйлап куясыздыр. Әйе, бу чыннан да шулай! Әмма сез башкаларга өйрәнгәннәрегезне сөйләргә куркасыздыр. Бу куркуны ничек җиңәргә? Изге Язмалардагы яхшы хәбәрне ничек шатланып вәгазьләргә? Әйдәгез, моны белик.

1. Сез өйрәнгәннәрегезне белгән кешеләргә ничек сөйли аласыз?

Гайсәнең шәкертләре болай дигән: «Күргәннәребез һәм ишеткәннәребез турында сөйләми булдыра алмыйбыз» (Рәсүлләр 4:20). Алар хакыйкатьне шулкадәр кадерләгән ки, аны мөмкин кадәр күбрәк кешегә сөйләргә теләгән. Сезнең дә шундый теләгегез бармы? Бар икән, өйрәнгәннәрегезне гаиләгезгә һәм дусларыгызга ихтирам белән сөйләр өчен мөмкинлекләр эзләгез. (Көләсәйлеләргә 4:6 укы.)

Нәрсәдән башларга

  • Гаиләгез белән сөйләшкәндә, Изге Язмалардан берәр фикер әйтер алдыннан болай диегез: «Беләсезме, бу атнада мин нәрсә белдем?»

  • Авырган я борчылган дустыгызга рухландыручы шигырь күрсәтегез.

  • Хәлләрегезне сораган хезмәттәшләрегезгә Изге Язмаларны өйрәнгән вакытта я җыелыш очрашуында белгәннәрегезне сөйләгез.

  • Дусларыгызга jw.org сайтын күрсәтегез.

  • Өйрәнүегезгә башкаларны чакырыгыз я үзләре белән өйрәнсеннәр өчен jw.org сайтында ничек купонны тутырырга икәнен күрсәтегез.

2. Ни өчен җыелыш белән вәгазьләү яхшы максат?

Гайсәнең шәкертләре танышларына гына вәгазьләү белән чикләнмәгән. Гайсә аларны вәгазьләр өчен «икешәр-икешәр итеп үзе барырга җыенган һәр шәһәргә... җибәргән» (Лүк 10:1). Бу оештырылган вәгазь эше күбрәк кешеләргә яхшы хәбәрне ишетергә мөмкинлек биргән. Бергә вәгазьләү шәкертләргә күп шатлык та китергән (Лүк 10:17). Сез дә җыелыш белән вәгазьләүне үз максатыгыз итеп куя алыр идегезме?

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Сез куркуыгызны ничек җиңә аласыз һәм яхшы хәбәрне вәгазьләүдән ничек шатлык таба аласыз икәнен карап чыгыгыз.

3. Йәһвә сезнең белән булачак

Вәгазьләргә теләгән кайберәүләр кешеләр нәрсә уйлар я яхшы хәбәрне ничек кабул итәр дип борчылырга мөмкин.

  • Башкаларга өйрәнгәннәрегезне сөйләү дигән фикер сездә курку тудырамы? Аңлатыгыз.

ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.

  • Бу яшь Шаһитләр куркуларын ничек җиңгән?

Ишагыя 41:10 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Вәгазьләргә курыксагыз, ни өчен дога кылырга кирәк?

Сез беләсезме?

Күп кенә Йәһвә Шаһитләре кайчандыр яхшы хәбәрне беркайчан да вәгазьли алмам дип уйлаган. Мәсәлән, Сергей үзен булдыксыз итеп хис иткән һәм башкалар белән аралашу аңа авыр булган. Ләкин аннары ул Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Ул болай ди: «Курыксам да, мин өйрәнгәннәремне башкаларга сөйли башладым. Гаҗәеп, әмма башкаларга вәгазьләү үз-үземә ышаныч өстәде. Шулай ук өйрәнгән нәрсәләргә иманым ныгыды».

4. Ихтирамлы булыгыз

Яхшы хәбәрне вәгазьләгәндә, нәрсә әйтергә икәне турында гына түгел, ә шулай ук ничек әйтергә икәне турында да уйлагыз. 2 Тимутигә 2:24 һәм 1 Петер 3:15 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Башкалар белән Изге Язмалар турында сөйләшкәндә, сез бу шигырьләрдәге киңәшләрне ничек куллана алыр идегез?

  • Кайбер туганнарыгыз я дусларыгыз сезнең белән ризалашмаска мөмкин. Сез нәрсә эшли аласыз? Сез нәрсә эшләргә тиеш түгел?

  • Ни өчен башкаларга нәрсәгә ышанырга икәнен әйтер урынына әдәпле сораулар бирү яхшырак булыр?

5. Яхшы хәбәрне вәгазьләү шатлык китерә

Йәһвә Гайсәгә яхшы хәбәрне вәгазьләү эшен тапшырган. Гайсә бу эшкә ничек караган? Яхъя 4:34 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Яхшы ризык безгә яшәү өчен көч бирә һәм безне шатлыклы итә. Ни өчен Гайсә Аллаһының ихтыярын үтәүне, шул исәптән яхшы хәбәрне вәгазьләүне, ризык ашау белән чагыштырган?

  • Сезнеңчә, яхшы хәбәрне вәгазьләү нинди шатлык китерә ала?

Файдалы киңәшләр

  • Атна уртасындагы очрашу вакытында сөйләшүләрне ничек башлап була икәнен карагыз.

  • Атна уртасындагы очрашуларда укучы йөкләмәләре белән чыгыш ясар өчен өйрәтүчегездән нәрсә эшләргә икәнен сорагыз. Андый өйрәтү сезне башкаларга өйрәнгәннәрегезне сөйләргә әзерләр.

  • Киң таралган сорауларга һәм каршы килүләргә җавап бирә алыр өчен бу басмадагы «Кайберәүләр әйтә» һәм «Берәрсе сорарга мөмкин» дигән өлешләрне кулланыгыз.

БЕРӘРСЕ: «Хәлләрең ничек?» — дип сорарга мөмкин.

  • Сез бу кешегә өйрәнгәннәрегезне сөйләр өчен бу мөмкинлекне ничек куллана аласыз?

ЙОМГАКЛАУ

Башкаларга яхшы хәбәрне сөйләү шатлык китерә, һәм вәгазьли башлау сез уйлаганнан җиңелрәк булырга мөмкин.

Кабатлау

  • Ни өчен башкаларга яхшы хәбәрне сөйләү мөһим?

  • Сез моны ничек ихтирам белән эшли аласыз?

  • Вәгазьләү белән бәйле куркуны ничек җиңәргә?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Яхшы хәбәрне jw.org визит карточкасы белән ничек вәгазьләп була икәнен күрсәтүче дүрт гади ысулны карагыз.

«JW.ORG визит карточкасын тәкъдим итү» (1:43)

Сезгә яхшы хәбәрне вәгазьләргә ярдәм итә алган дүрт сыйфат турында белегез.

«Син кешеләр тотучы булырга телисеңме?» («Күзәтү манарасы» 2020 ел, сентябрь)

Изге Язмалардагы мисал безгә, без яшь булсак та, яхшы хәбәрне вәгазьләргә ничек кыюлык бирә ала икәнен карагыз.

«Йәһвә сиңа кыюлык бирәчәк» (11:59)

Йәһвә турында белемнәре булмаган туганнар белән Изге Язмалар хакында ничек сөйләшеп була икәнен карап чыгыгыз.

«Туганнарыбызның күңелләрен йомшарту» («Күзәтү манарасы» 2014 ел, 15 март)