Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДӘРЕС 26

Ни өчен дөнья явызлык һәм газаплар белән тулы?

Ни өчен дөнья явызлык һәм газаплар белән тулы?

Бәла-каза килгәндә кешегә: «Ни өчен?» — дигән сорау бирү табигый. Изге Язмаларда бу сорауга ачык җавап булганына без бик шатбыз!

1. Дөньяга явызлык ничек үтеп кергән?

Шайтан Аллаһыга каршы фетнә күтәргән. Ул башкалар өстеннән идарә итәргә теләгән, шуңа күрә ул Адәм белән Хауваны үз фетнәсенә кушылырга котырткан. Моны Шайтан Хаувага ялган әйтеп эшләгән (Яратылыш 3:1—5). Ул Хауваны Йәһвә аңардан ниндидер яхшы нәрсәне яшерә дип уйларга этәргән. Шайтанның әгәр кешеләр Аллаһыга буйсынмаса, бәхетлерәк булачак дип әйтәсе килгән. Шайтан Хаувага ул үлмәячәк диеп, беренче ялган әйткән. Шуңа күрә Изге Язмаларда Шайтан «ялганчы һәм ялганның атасы» дип атала (Яхъя 8:44).

2. Адәм белән Хаува нәрсә эшләргә карар иткән?

Йәһвә Адәм белән Хаувага карата бик юмарт булган. Ул аларга Гадән бакчасындагы һәрбер агачтан ашый аласыз дигән, бер агачтан гына ашарга ярамаган (Яратылыш 2:15—17). Әмма Хаува «агачтан җимеш өзеп алган да аны ашый башлаган». Аннан соң Адәм дә ашаган (Яратылыш 3:6). Адәм белән Хаува камил булганга, аларга дөрес булганны эшләү табигый булган. Ләкин алар белә торып Аллаһыга буйсынмаган, шулай итеп гөнаһ кылган һәм аның идарәсен кире каккан. Нәтиҗәдә, алар үзләрен зур газапларга дучар иткән (Яратылыш 3:16—19).

3. Адәм белән Хауваның карары безгә ничек тәэсир иткән?

Адәм белән Хаува, гөнаһ кылгач, камилсез булып киткән, шулай итеп камилсезлек бар кешеләргә күчкән. Адәм турында болай диелә: «Дөньяга бер кеше аркылы гөнаһ, ә гөнаһ аша үлем үтеп кергән кебек һәм шулай итеп... үлем барлык кешеләргә күчкән» (Римлыларга 5:12).

Без төрле сәбәпләр аркасында газап чигәбез. Кайчак без үзебезнең, ә кайчак башкаларның начар карарлары аркасында газапланабыз. Ә кайчак без тиешсез вакытта тиешсез урында булганга газап чигәбез. (Вәгазьче 9:11 укы.)

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Бүгенге дөньядагы явызлык һәм газаплар өчен Аллаһы җаваплы түгел икәнен һәм без газап чиккәндә ул нәрсә хис итә икәнен карап чыгыгыз.

4. Безнең газапларыбыз өчен кем җаваплы?

Күп кешеләр уйлаганча, дөнья белән Аллаһы идарә итә. Бу дөресме? ВИДЕОРОЛИК карагыз.

Ягъкуб 1:13 һәм 1 Яхъя 5:19 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Газаплар һәм явызлык өчен Аллаһы җаваплымы?

5. Шайтан идарәсенең нәтиҗәләрен карап чыгыгыз

Яратылыш 3:1—6 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Шайтан нинди ялган әйткән? (4 һәм 5 нче шигырьләрне кара.)

  • Шайтанның Йәһвә кешеләрдән ниндидер яхшы нәрсәне яшерә дип әйтәсе килгән. Нинди сүзләр белән ул моны күрсәткән?

  • Шайтанның сүзләре буенча, кешеләргә бәхетле булыр өчен Йәһвәнең идарәсе кирәкме?

Вәгазьче 8:9 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Бу дөнья белән Йәһвә идарә итмәгәнгә, дөнья хәле нинди?

  1. А. Адәм белән Хаува камил булган һәм оҗмахта яшәгән. Ләкин алар, Шайтанны тыңлап, Йәһвәгә каршы фетнә күтәргән

  2. Ә. Шул фетнәдән соң дөньяда гөнаһ, газаплар һәм үлем хөкем сөрә

  3. Б. Йәһвә гөнаһны, газапларны һәм үлемне юк итәчәк. Кешеләр яңадан камил булачак һәм оҗмахта яшәячәк

6. Йәһвә газапларыбызга ваемсыз түгел

Аллаһы безнең газапларыбызга ваемсызмы? Давыт Патшаның һәм рәсүл Петернең нәрсә язганын карап чыгыгыз. Зәбур 31:7 һәм 1 Петер 5:7 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Йәһвәнең безнең газапларыбызны күргәнен һәм ваемсыз булмаганын белгәч, бу сезгә ничек тәэсир итте?

7. Аллаһы кешеләрнең бар газапларын юк итәчәк

Ишагыя 65:17 һәм Ачылыш 21:3, 4 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Йәһвә кешелекнең бар проблемаларын һәм аларның нәтиҗәләрен юк итәчәк икәнен белү ни өчен юата?

Сез беләсезме?

Беренче ялганны әйтеп, Шайтан Йәһвәгә яла яккан. Ягъни ул Йәһвәнең гадел һәм яратучы идарәче булуын шик астына алып, аның исеменә тап төшергән. Йәһвә, якын киләчәктә кешеләрнең газапларын юк иткәч, үз исемен аклаячак. Башка сүзләр белән әйткәндә, ул үз идарәсенең иң яхшы икәнен раслаячак. Йәһвәнең исемен аклау — Галәмдә иң мөһим нәрсә (Маттай 6:9, 10).

КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Аллаһы безне сынар өчен барлыкка китергән»,— дип әйтә.

  • Сез моңа нәрсә әйтер идегез?

ЙОМГАКЛАУ

Дөньядагы явызлык өчен башлыча Шайтан Иблис һәм беренче ике кеше җаваплы. Йәһвә безнең газапларга ваемсыз түгел һәм ул аларны тиздән юк итәчәк.

Кабатлау

  • Шайтан Иблис Хаувага нинди ялган әйткән?

  • Адәм белән Хауваның фетнәсе безнең барыбызга ничек тәэсир иткән?

  • Йәһвәнең газапларыбызга ваемсыз булмаганын без кайдан беләбез?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Изге Язмалар буенча гөнаһның нәрсә икәнен белегез.

«Гөнаһ нәрсә ул?» (Интернет мәкалә)

Шайтан Иблис Гадән бакчасында күтәргән бәхәсле сорау турында күбрәк белегез.

«Ни өчен Аллаһы газапларга юл куя?» («Күзәтү манарасы» 2014 ел, 1 гыйнвар)

Бер ир-ат газапларның сәбәбен ничек аңлаган икәнен карагыз.

«Мин бүтән ялгыз түгел» (5:09)