Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДӘРЕС 41

Изге Язмаларда җенси мөнәсәбәтләр турында нәрсә әйтелә?

Изге Язмаларда җенси мөнәсәбәтләр турында нәрсә әйтелә?

Күп кешеләр җенси мөнәсәбәтләр турында сөйләшергә читенсенә. Әмма Изге Язмаларда моның турында ачыктан-ачык, ләкин хөрмәт белән әйтелә. Анда әйтелгәннәр безгә файда китерә, һәм бу аңлашыла да. Йәһвә бит безнең Барлыкка Китерүчебез. Ул безнең өчен нәрсә иң яхшысы икәнен белә. Ул безгә, үзен сөендерер өчен, нәрсә эшләргә кирәк икәнен әйтә. Аның күрсәтмәләрен үтәп, без мәңге шатланып яши алачакбыз.

1. Йәһвәнең җенси мөнәсәбәтләргә карашы нинди?

Җенси мөнәсәбәтләр — Йәһвәнең бүләге. Ул моның ир белән хатынга рәхәтлек китерүен тели. Җенси мөнәсәбәтләр ярдәмендә ир белән хатын балалы булып китә ала, шулай ук бер-берсенә яратуларын һәм назлы хисләрен белдерә ала. Менә ни өчен Аллаһы Сүзендә: «Яшьлектәге хатының белән күңел ач»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 5:18, 19). Йәһвә никахтагы мәсихчеләрнең үз тормыш иптәшләренә тугры булуларын һәм бер-берсенә беркайчан да хыянәт итмәүләрен тели. (Еврейләргә 13:4 укы.)

2. Фәхешлек нәрсә ул?

Изге Язмаларда: «Фәхеш кешеләр... Аллаһы Патшалыгын мирас итеп алмаячак»,— диелә (1 Көринтлеләргә 6:9, 10). Изге Язмаларны грек телендә язган кешеләр, фәхешлекне сурәтләр өчен, порне́йа дигән сүзне кулланган. Бу сүз 1) өйләнешмәгән кешеләр арасындагы җенси мөнәсәбәтләрне a, 2) гомосексуализмны һәм 3) хайваннар белән якынлык кылуны үз эченә ала. «Фәхешлектән ерак» торсак, без Йәһвәне сөендерәчәкбез һәм үзебезгә файда китерәчәкбез (1 Тисалуникәлеләргә 4:3).

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Фәхешлектән ничек сакланырга һәм әхлакый яктан саф булу нинди файда китерә икәнен белегез.

3. Фәхешлектән качыгыз

Йосыф исемле тугры кеше әхлакый яктан саф калыр өчен бар көчен куйган. Яратылыш 39:1—12 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Йосыфны качарга нәрсә этәргән? (9 нчы шигырьне кара.)

  • Сезнеңчә, Йосыф дөрес эш иткәнме? Ни өчен?

Бүгенге көндәге яшь кешеләр ничек, Йосыфтан үрнәк алып, фәхешлектән кача ала? ВИДЕОРОЛИК карагыз.

Йәһвә һәрберебезнең фәхешлектән качуыбызны тели. 1 Көринтлеләргә 6:18 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Нинди ситуацияләрдә берәрсе фәхешлек кылырга мөмкин?

  • Сез фәхешлектән ничек кача аласыз?

4. Сез вәсвәсәләргә каршы тора аласыз

Нәрсә аркасында фәхешлек кылу вәсвәсәсенә каршы тору авыр булырга мөмкин? ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.

  • Уйлары һәм эшләре үз хатынына хыянәт итүгә китерә алганын аңлагач, абый-кардәш нәрсә эшләгән?

Хәтта тугры мәсихчеләргә дә кайвакыт үз уйларын тезгендә тоту авыр. Сезгә әхлаксыз уйлардан арынырга нәрсә ярдәм итә ала? Филипиялеләргә 4:8 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Без нәрсәләр турында уйланырга тиеш?

  • Изге Язмаларны уку һәм Йәһвәгә күп хезмәт итү безгә гөнаһ кылу вәсвәсәсенә каршы торырга ничек ярдәм итә ала?

5. Йәһвәнең нормалары безгә файда китерә

Йәһвә безнең өчен нәрсә иң яхшысы икәнен белә. Ул безгә ничек әхлакый яктан саф булып калырга һәм бу нинди файда китерә икәнен әйтә. Гыйбрәтле сүзләр 7:7—27 не укыгыз я ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.

  • Бу егет вәсвәсәле хәлгә ничек эләккән? (Гыйбрәтле сүзләр 7:8, 9 кара.)

  • Гыйбрәтле сүзләр 7:23, 26 буенча, фәхешлек җитди нәтиҗәләргә китерә ала. Без әхлакый яктан саф булып калсак, нинди авырлыклардан саклана алырбыз?

  • Әхлакый яктан саф тормыш алып барсак, бу киләчәктә нинди фатихалар китерәчәк?

Кайбер кешеләр уйлавынча, Изге Язмалардагы гомосексуализмга караш мәрхәмәтсез. Ләкин Йәһвә — мәхәббәт Аллаһысы — һәрбер кешенең мәңге шатланып яшәвен тели. Моның өчен без аның нормалары буенча яшәргә тиеш. 1 Көринтлеләргә 6:9—11 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Аллаһы карашыннан гомосексуаль теләкләр генә начармы?

Аллаһыга яраклы булыр өчен, һәрберебезгә ниндидер үзгәрешләр ясарга кирәк. Ни өчен тырышлыклар кую мөһим? Зәбур 19:8, 11 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Сезнеңчә, Йәһвәнең әхлакый нормалары акыллымы? Аңлатыгыз.

Йәһвә күп кешеләргә үзенең әхлакый нормалары буенча яшәргә ярдәм иткән. Ул сезгә дә ярдәм итә ала

КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Бер-берсен яраткан ике кеше арасындагы җенси мөнәсәбәтләрдә бернинди начарлык юк»,— дип әйтә.

  • Сез моңа нәрсә әйтер идегез?

ЙОМГАКЛАУ

Җенси мөнәсәбәтләр Йәһвәнең ирле-хатынлыларга биргән бүләге.

Кабатлау

  • Фәхешлеккә нәрсә керә?

  • Фәхешлектән качарга безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

  • Йәһвәнең әхлакый нормалары буенча яшәү безгә нинди файда китерә?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Ни сәбәпле Аллаһы өчен ир белән хатынның никахлашканмы, юкмы икәне мөһим?

«Изге Язмаларда никахлашмыйча яшәү турында нәрсә әйтелә?» (Интернет мәкалә)

Изге Язмаларда гомосексуализм тыела. Әмма бу без андый кешеләрне нәфрәт итәргә тиеш дигәнне аңлатмый.

«Гомосексуализм. Бу начармы?» (Интернет мәкалә)

Аллаһының җенси мөнәсәбәтләр турындагы кануннары ничек безне яклый икәнен белегез.

«Ораль секс чыннан да секс булып саналамы?» (Интернет мәкалә)

«Алар миңа хөрмәт күрсәтте» дигән мәкаләдән бер гомосексуалистны Аллаһыга яраклы булыр өчен үз тормышын үзгәртергә нәрсә этәргән икәнен белегез.

«Изге Язмалар тормышны үзгәртә» (Мәкаләләр 2011)

a Бу бозык мөнәсәбәтләргә, мәсәлән, якынлык кылу, ораль я аналь секс һәм кешенең җенси әгъзаларын иркәләү керә.