Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДӘРЕС 44

Аллаһы бар бәйрәмнәрне дә хуплыймы?

Аллаһы бар бәйрәмнәрне дә хуплыймы?

Йәһвә безнең шатланып яшәвебезне һәм кайвакыт үзебезгә бәйрәмнәр ясавыбызны тели. Ләкин ул бар бәйрәмнәрне дә хуплыймы? Бәйрәмнәргә килгәндә, без Йәһвәне яратканыбызны ничек күрсәтә алабыз?

1. Ни өчен күп бәйрәмнәр Йәһвәгә ошамый?

Сез, бәлки, гаҗәпләнерсез: күп бәйрәмнәр Изге Язмаларга каршы килгән тәгълиматларга нигезләнгән я башлангычын мәҗүсиләрдән алган. Андый бәйрәмнәр ялган дин белән бәйле булырга мөмкин. Кайберләре сихерчелеккә я җан үлемсез дигән ышануга нигезләнгән. Кайбер бәйрәмнәр хорафатлар я уңышка ышану белән бәйле (Ишагыя 65:11). Йәһвә үз хезмәтчеләрен кисәтә: «Аерылыгыз... нәҗес нәрсәгә кагылмагыз» (2 Көринтлеләргә 6:17) a.

2. Кешеләрне олылаган бәйрәмнәргә Йәһвә ничек карый?

Йәһвә безне «Адәм улына таяну» тозагына эләгүдән кисәтә. (Ирмия 17:5 укы.) Кайбер бәйрәмнәр идарәчеләрне я хәрбиләрне олылый. Башкалары милли символлар я милли бәйсезлек хөрмәтенә үткәрелә (1 Яхъя 5:21). Ә икенчеләре сәяси я иҗтимагый хәрәкәтләргә багышланган. Без берәр кешене я берәр оешманы олыласак, аеруча ул Йәһвәнең ниятенә каршы килгән идеяләр таратса, Йәһвә нәрсә хис итәр иде?

3. Нинди тәртип бәйрәмнәрне Йәһвә күзендә яраксыз итә?

Изге Язмаларда «эчкечелеккә бирелү, котырынкы һәм тыелгысыз эчү мәҗлесләрендә катнашу» хөкем ителә (1 Петер 4:3). Кайбер бәйрәмнәрдә кешеләр үзләрен бәйдән ычкынгандай һәм әхлаксыз тота. Безгә, Йәһвәнең дуслары булып калыр өчен, андый нәҗеслектән читтә торырга кирәк.

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Бәйрәмнәр белән бәйле акыллы карарлар кабул итеп, Йәһвәне ничек сөендереп була икәнен карап чыгыгыз.

4. Йәһвәне хурлаган бәйрәмнәрдә катнашмагыз

Эфеслеләргә 5:10 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Берәр бәйрәмне үткәрергәме, юкмы икәнен хәл иткәндә, нәрсә турында уйланырга кирәк?

  • Сез яшәгән урында нинди бәйрәмнәр киң таралган?

  • Сезнеңчә, алар Йәһвәгә ошыймы?

Мәсәлән, сезнең уйланганыгыз бармы: Аллаһы туган көнне үткәрү турында нәрсә уйлый? Изге Язмаларда Йәһвәнең берәр хезмәтчесе туган көнен үткәргән дип әйтелми. Ләкин анда Йәһвәгә хезмәт итмәгән ике кешенең туган көннәрен бәйрәм иткәннәре турында әйтелә. Яратылыш 40:20—22 һәм Маттай 14:6—10 ны укыгыз. Аннары җавап бирегез:

  • Бу ике бәйрәмнең уртак яклары нинди булган?

  • Изге Язмалардагы бу хәбәрләр буенча, сезнеңчә, Йәһвә туган көннәргә ничек карый?

Ләкин сез уйлыйсыздыр: «Берәр туган көн бәйрәмендә я Изге Язмаларга каршы килгән башка бәйрәмдә катнашу-катнашмавым Йәһвә өчен чыннан да мөһимме?» Чыгыш 32:1—8 не укыгыз. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.

  • Ни өчен безгә Йәһвәгә берәр бәйрәм ошыймы, юкмы икәне турында уйланырга кирәк?

  • Бу яктан нәрсә ярдәм итә ала?

Йәһвәнең берәр бәйрәмгә карашын ничек белергә?

  • Ул ялган тәгълиматларга нигезләнмәгәнме? Моны белер өчен, аның каян килеп чыкканын тикшерегез.

  • Ул кешеләрне, оешмаларны я милли символларны олыламыймы? Без иң элек Йәһвәне олылыйбыз һәм дөнья проблемаларын хәл итәр дип аңа өметләнәбез.

  • Бу бәйрәмдәге йолалар һәм тәртип Изге Язмалардагы нормаларга каршы килмиме? Без әхлакый яктан чиста булып калырга тиеш.

5. Башкаларга карашларыгызны аңлатыгыз

Башкалар сезне Йәһвә хупламаган бәйрәмнәрдә катнашырга кыстаганда, моңа каршы тору авыр булырга мөмкин. Аларга үз карашларыгызны сабыр һәм ипләп кенә аңлатыгыз. Моны ничек эшләп була икәнен белер өчен, ВИДЕОРОЛИК карагыз.

Маттай 7:12 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Бу шигырь буенча, сез Йәһвәгә иман итмәгән туганнарыгызга берәр бәйрәмне үткәрергә ярамый дип әйтергә тиешме?

  • Сез, бәйрәмнәрдә туганнарыгыз белән катнашмасагыз да, аларны яратканыгызны һәм кадерләгәнегезне ничек күрсәтә аласыз?

6. Йәһвә безнең бәхетле булуыбызны тели

Йәһвә безнең гаиләбез һәм дусларыбыз белән күңелле вакыт үткәрүебезне тели. Вәгазьче 8:15 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Бу шигырь буенча, Йәһвә безнең бәхетле булуыбызны телиме? Аңлатыгыз.

Йәһвә үз халкының күңел ачуын һәм бергә күңелле вакыт үткәрүен тели. Моны аеруча халыкара конгрессларда күреп була. ВИДЕОРОЛИК карагыз.

Гәләтиялеләргә 6:10 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Башкаларга «игелек эшләр» өчен, без киң таралган бәйрәмнәрне үткәрергә тиешме?

  • Сезгә нинди бүләкләр бирү ошый: берәр бәйрәм уңаеннанмы я үзегез теләгәнгә бүләк бирүме?

  • Күп Йәһвә Шаһитләре үз балалары өчен вакыт-вакыт бәйрәмнәр оештыра һәм хәтта аларны бүләкләр биреп шатландыра. Балаларыгыз булса, сез алар өчен нинди бәйрәмнәр оештыра алыр идегез?

КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Бәйрәмнең каян килеп чыкканы мөһим түгел. Ул гаилә һәм дуслар белән очрашыр өчен сәбәп кенә бит»,— дип әйтә.

  • Сез нәрсә дияр идегез?

ЙОМГАКЛАУ

Йәһвә безнең гаиләбез һәм дусларыбыз белән күңелле вакыт үткәрүебезне тели. Әмма ул безнең үзе хупламаган бәйрәмнәрдә катнашуыбызны теләми.

Кабатлау

  • Берәр бәйрәм Йәһвәгә ошыймы, юкмы икәнен белер өчен, нинди сорауларны карап чыгып була?

  • Бәйрәмнәр белән бәйле карашларыбызны гаиләбезгә һәм дусларыбызга ничек аңлатырга?

  • Йәһвә безнең бәхетле булуыбызны һәм вакытны күңелле үткәрүебезне телиме? Без моны кайдан беләбез?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Мәсихчеләр үткәрмәгән кайбер бәйрәмнәрне карап чыгыгыз.

«Ни өчен Йәһвә Шаһитләре киң таралган бәйрәмнәрне бәйрәм итми?» (Интернет мәкалә)

Ни өчен без туган көннәрне үткәрү Йәһвәгә ошамый дип саныйбыз? Дүрт сәбәпне карап чыгыгыз.

«Ни өчен Йәһвә Шаһитләре туган көн бәйрәмен үткәрми?» (Интернет мәкалә)

Йәһвәне яраткан балалар бәйрәмнәр вакытында аның йөрәген ничек сөендерә ала? Моны бу видеодан белегез.

«Син Йәһвә өчен кадерле» (11:35)

Миллионлаган мәсихчеләр Раштуаны бәйрәм итмәскә булган. Алар үз карарлары турында нәрсә уйлый?

«Алар яхшыракны тапкан» («Күзәтү манарасы» 2012 ел, 1 декабрь)

a Бәйрәмнәр белән бәйле кайбер очракларда ничек эш итәргә икәнен белер өчен, 5 нче аңлатманы карагыз.