3 нче кисәк. Кабатлау
Өйрәтүчегез белән фикер алышыгыз:
Гыйбрәтле сүзләр 27:11 не укыгыз.
Ни өчен сез Йәһвәгә тугры булырга телисез?
(34 нче дәресне кара.)
Изге Язмаларда ап-ачык күрсәтмә булмаса, сез яхшы карарлар ничек кабул итә аласыз?
(35 нче дәресне кара.)
Сез үзегезне һәр яктан ничек намуслы тота аласыз?
(36 нчы дәресне кара.)
Маттай 6:33 не укыгыз.
Эш һәм акчага килгәндә, сез ничек «Патшалыкны... беренче урынга куеп» яши аласыз?
(37 нче дәресне кара.)
Сез тормышны, Йәһвә кебек, кадерләгәнегезне ничек күрсәтә аласыз?
(38 нче дәресне кара.)
Рәсүлләр 15:29 ны укыгыз.
Йәһвәнең канга кагылышлы әмеренә сез ничек буйсына аласыз?
Сезнеңчә, аның таләпләре акыллымы?
(39 нчы дәресне кара.)
2 Көринтлеләргә 7:1 не укыгыз.
Физик һәм әхлакый яктан чиста булу нәрсәне аңлата?
(40 нчы дәресне кара.)
1 Көринтлеләргә 6:9, 10 ны укыгыз.
Изге Язмаларда җенси мөнәсәбәтләр турында нәрсә әйтелә? Сез моның белән ризамы?
Изге Язмаларда алкоголь турында нәрсә әйтелә?
(41 һәм 43 нче дәресләрне кара.)
Маттай 19:4—6, 9 ны укыгыз.
Аллаһының никахка карата нормалары нинди?
Ни өчен никахлар һәм аерылышулар теркәлгән булырга тиеш?
(42 нче дәресне кара.)
Йәһвә нинди бәйрәмнәрне хупламый һәм ни өчен?
(44 нче дәресне кара.)
Яхъя 17:16 һәм Рәсүлләр 5:29 ны укыгыз.
Сез ничек нейтраль була аласыз?
Кеше законы Аллаһы канунына каршы килсә, сез нәрсә эшләрсез?
(45 нче дәресне кара.)
Марк 12:30 ны укыгыз.
Йәһвәне яратканыгызны сез ничек күрсәтә аласыз?
(46 һәм 47 нче дәресләрне кара.)